Зәбур 10 - Изге Язма1 Мин Раббыда сыеныр урын таптым. Ничек инде сез: «Таулар ягына коштай оч, качып кит! 2 Әнә күр: яман бәндәләр, саф күңелле кешегә караңгыда төбәп атар өчен, җәя керешләрен киереп, укларын җайлап куйдылар. 3 Нигезләр җимерелгәндә, күңеле саф кеше нәрсә эшли алыр икән?!» – дип әйтәсез. 4 Раббы Үзенең изге йортындадыр, тәхете югарыда-күктә. Аның күзләре очлы: адәм балаларына карашын төбәп, Ул барысын күреп-сынап тора. 5 Тәкъва инсанны Раббы сыный, ә яманны, залим кешене бөтен җаны белән дошман күрә. 6 Яман бәндәләр өстенә Ул утлы күмер, күкерт яңгыры коячак. Көйдергеч сәмум җиле – шул булыр аларга язмыш касәсеннән тигән өлеш. 7 Чөнки Раббы – гадел, гаделлек сөюче, һәм күңеле саф адәм Аның нурлы йөзен күрәчәк. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia