Зәбур 1 - Изге ЯзмаБеренче китап 1 Бәхетледер кеше, яманнар үгете белән йөрмәсә, гөнаһлылар юлына басмаса, мыскыллап көлүчеләр арасында утырмаса! 2 Раббы канунында булыр аның ирке, көне-төне өйрәнер шул Канунны. 3 Агымсу ярында үскән агач кебек ул: җимешен үз вакытында бирер, яфраклары шиңмәс-корымас; һәр эшендә уңышка ирешер ул. 4 Яманнар андый түгелләр, җилгәреп очырган ашлык чүбе кебек алар. 5 Шунлыктан яманнар хөкемдә акланмас, тәкъвалар арасында гөнаһлылар урын тапмас. 6 Тәкъваларның юлын Раббы саклый, ә яманнарның юлы һәлакәткә илтә. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia