Юныс 4 - Изге ЯзмаЮнысның Раббы кызгануын кабул итмәве 1 Моны күреп, Юныс бик гарьләнде, аның ачуы чыкты. 2 Раббыга ул шундый дога кылды: – И-и Раббы, шушылай буласын өйдә чакта ук әйтмәдеммени?! Шуңа күрә Таршишка качмакчы булдым да инде, чөнки белә идем: Син кызганучан вә рәхимле, түзем-сабыр вә үтә мәрхәмәтле, бәла-каза җибәрергә дигән уеңнан кире кайтучан Алласың. 3 И-и Раббы, инде хәзер җанымны ал, чөнки минем өчен үлем яшәүдән яхшырактыр. 4 Раббы әйтте: – Синең шулай ачуланырга ни хакың бар?! 5 Юныс шәһәрдән чыкты да, көнчыгышка таба юл алып, бер урынга килеп утырды. Шунда ул үзенә куыш ясады һәм, күләгәгә утырып, шәһәр белән ниләр буласын көтә башлады. 6 Раббы Алла, Юнысның баш өстенә күләгә төшереп, уңайсыз хәлен җиңеләйтер өчен, бер үсемлек үстерде. Юныс моңа бик сөенде. 7 Әмма икенче көнне таң атканда Аллаһы бер кортны җибәрде, һәм шул корт үсемлекне кимереп корытты. 8 Кояш чыккач, Аллаһы көйдергеч көнчыгыш җиле истерде. Юнысның башын кояш шундый кыздырды ки, эссе сугудан ул һуштан язар хәлгә җитте. – Болай яшәгәнче, үлүең яхшырак, – диде ул, үзенә үлем теләп. 9 Ләкин Аллаһы Юныска әйтте: – Үсемлек корганга, шулай ачуың чыктымы? – Әйе, – диде Юныс, – бик каты ачуым чыкты. Шуңа күрә үләргә телим дә. 10 Шунда Раббы Юныска әйтте: – Син үзең карап үстермәгән үсемлекне кызганасың. Ул бер төндә тишелеп үсте, икенче төндә юкка да чыкты. 11 Ә Мин ничек итеп Ниневәне, шул бөек шәһәрне кызганмыйм ди?! Бу шәһәрдә, күп санлы хайваннарны санамаганда, йөз егерме меңнән артык бәхетсез кеше яши. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia