Юныс 3 - Изге ЯзмаЮнысның Раббыга буйсынуы 1 Раббы Юныска икенче мәртәбә сүзен ирештерде: 2 – Ниневәгә юл ал! Шул бөек шәһәргә барып, Мин кушканча, халкын кисәт! 3 Юныс, Раббының сүзен үтәп, Ниневәгә китте. Ниневә шундый бөек бер шәһәр иде ки, аны карап чыгу өчен өч көн вакыт кирәк иде. 4 Беренче көнне Юныс, шәһәр буйлап йөреп, халыкны үгетләде: – Кырык көннән соң Ниневә җимереләчәк! – диде. 5 Ниневәлеләр Аллаһы сүзенә ышандылар һәм олысыннан кечесенә кадәр уразага керделәр, тәүбәгә килгәннәрен күрсәтеп, тупас тукымага төренделәр. 6 Ниневә патшасына бу хәбәр килеп ирешкәч, ул, тәхетеннән торып, өстеннән патша киемнәрен салды да, тупас тукымага төренеп, көл өстенә утырды. 7 Шуннан соң патша Ниневәдә түбәндәге фәрманны игълан итте: «Патша һәм аның түрәләренең боерыгы нигезендә кешеләргә дә, хайваннарга да – сыермы ул, сарыкмы – ашарга-эчәргә рөхсәт ителми! 8 Бөтен кеше һәм хайван тупас тукыма ябынсын. Һәркайсы чын күңелдән Аллаһыга ялварсын, явызлык һәм җәбер кылудан ваз кичсен. 9 Кем белә, бәлки әле, Аллаһы, күңеле йомшарып, уеннан кайтыр, ачуланудан туктар һәм безне һәлак итмәс». 10 Аллаһы, аларның гамәлләрен – явызлык кылудан туктауларын күргәч, халыкны кызганды һәм алар өстенә җибәрергә вәгъдә иткән бәла-казасын җибәрми калды. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia