Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Юныс 2 - Изге Язма

1 Шуннан соң Раббы бер зур балыкка Юнысны йотарга кушты. Юныс өч көн вә өч төн шул балыкның карынында булды.


Юнысның догасы

2 Юныс балыкның карыныннан Раббы Алласына шундый дога кылды:

3 «Бәлагә юлыккан вакытымда Раббыга ялвардым, һәм Ул миңа җавап бирде; үлеләр аймагының төпкеленнән мин ярдәм сорадым, һәм Син тавышымны ишеттең.

4 Син мине тирәнгә, диңгез төбенә төшердең, ташкын суларың мине чолгап алды; өркәч-өркәч суларың һәм дулкыннарың бөтенесе минем өстән узды.

5 „Хозурыңнан сөрелдем, тик шулай да Синең изге йортыңны яңадан күрермен!“ – дидем.

6 Сулар мине тәмам чорнап алды, төпсез упкын кочагына эләктем, башыма диңгез үләннәре уралды.

7 Тауларның нигезенә кадәр иңдем, җир карынында мәңгелеккә бикләндем, әмма Син, Раббы Аллам, мине үлем упкыныннан чыгардың!

8 Җаным хәлдән таеп, мин Раббыны искә төшердем, һәм Минем догам Сиңа, Синең изге йортыңа барып иреште.

9 Яраксыз потларга табынучылар үзләренә кылынасы мәрхәмәттән баш тартты,

10 ә мин Сиңа шөкер итеп корбан китерермен, әйткән нәзерләремне үтәрмен. Котылу – Раббыдандыр!»

11 Шуннан Раббы балыкка Юнысны коры җиргә косып чыгарырга кушты.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan