Юныс 1 - Изге ЯзмаЮнысның Раббыдан качуы 1 Амиттай углы Юныска Раббы шушы сүзләрне ирештерде: 2 – Ниневәгә юл ал, шул бөек шәһәргә барып, халкын кисәт! Чөнки Миңа андагы явызлыклар турында хәбәр килеп иреште. 3 Әмма Юныс, Раббыдан качмакчы булып, капма-каршы якка китеп барды. Яфу шәһәренә килеп төшкәч, Таршишка баручы бер корабка юлыкты. Юл бәһасен түләп корабка утырды да, Раббыдан ераграк китү өчен, Таршишка юл тотты. 4 Ләкин Раббы диңгез өстендә шундый көчле җил кузгатты ки, коточкыч давыл кубып, кораб җимерелер хәлгә килде. 5 Диңгезчеләрнең котлары алынып, һәммәсе үз илаһына ялварды. Корабны җиңеләйтү өчен, алар йөкне диңгезгә ыргытырга тотындылар. Юныс исә кораб төбенә төшеп ятты да тирән йокыга талды. 6 Кораб башлыгы, Юныс янына төшеп: – Нишләп йоклап ятасың? Тор! Илаһыңа ялвар! Бәлки, хәлебезгә керер дә, һәлак булмабыз, – диде. 7 Диңгезчеләр: – Әйдәгез, жирәбә салып белик: бу бәлагә кем аркасында тарыдык икән? – диешә башладылар. Жирәбә салдылар, һәм ул Юныска чыкты. 8 Шуннан соң Юныска: – Сөйләп бир: бу бәла кем аркасында башыбызга төште? – диделәр. – Шөгылең нинди? Кайдан киләсең? Ватаның кайда? Кайсы халыктан буласың? 9 – Мин гыйбриләрдән, – дип җавап бирде Юныс. – Диңгезне һәм җирне яраткан Күк Алласына, Раббыга табынамын. 10 Диңгезчеләргә ул Раббыдан качуын да әйтте. Диңгезчеләр бик нык куркуга төштеләр һәм Юныстан: – Ни өчен шулай эшләдең? – дип сорадылар. 11 Диңгез тагы да катырак ярсыганга күрә, Юныстан алар: – Диңгез тынсын өчен, сине нәрсә эшләтик? – дип сорадылар. 12 Юныс: – Тотыгыз да диңгезгә атыгыз мине, – дип җавап бирде. – Шулвакыт диңгез тынар. Мин беләмен: бу коточкыч давылга сез минем аркада эләктегез. 13 Диңгезчеләр, аның сүзләренә карамыйча, коры җиргә җитү өчен, ишкәкләре белән катырак ишәргә керештеләр, әмма файдасы тимәде, чөнки диңгез ярсый-ярсый дулавын дәвам итте. 14 Раббыга мөрәҗәгать итеп: – Йа Раббы, ялварып сорыйбыз, – диде алар. – Шушы адәмнең җаны өчен һәлак булмасак иде. Безне гаепсез адәмнең үлеме өчен гөнаһлы итмә. Син, Раббы, инде теләгәнеңне эшләдең! 15 Шулай дип, алар Юнысны диңгезгә тотып аттылар – ярсыган диңгез шундук тынычланды. 16 Бу хәлдән соң диңгезчеләр, Раббыдан куркып, Аңа корбан китерделәр һәм нәзерләрен әйттеләр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia