Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яратылыш 6 - Изге Язма


Туфан

1 Җир йөзендә адәм балалары үрчегәннән-үрчеде, аларның кызлары туа башлады.

2 Аллаһы угыллары, адәм кызларының чибәрлеген күреп, алар арасыннан үзләренә хатыннар сайлый торган булды.

3 Раббы әйтте: – Кеше тәнендә Минем рухым-сулышым мәңгелек түгел, чөнки адәм баласы үлемледер, – диде. – Аның гомере йөз егерме ел белән чикләнер.

4 Ул заманнарда һәм аннан соң да, бигрәк тә Аллаһы угылларының адәм кызларын хатынлыкка алып бала-чага үрчетеп яшәгән көннәрендә, җир йөзендә элек-электән шөһрәтле, көчле әзмәверләр бар иде.

5 Раббы күрде ки, җир йөзендә адәм баласын азгынлык баскан, кешенең бөтен күңеле, уй-фикере һәрвакыт явызлыкта.

6 Раббы кешене бар итүенә үкенде, бөтен йөрәге белән сызланды.

7 Әйтте: – Дөньяга Үзем яраткан кешеләрне, хайваннарны, сөйрәлүче хәшәрәтләрне, күктәге кошларны – һәммәсен җир йөзеннән юк итәм, чөнки аларны яратуыма Мин үкенәм, – диде.

8 Раббы күңеленә фәкать Нух кына хуш килде.

9 Нухның яшәү рәвеше болайдыр: ул тугры, замандашлары арасында саф, Аллаһы юлында йөрүче кеше иде.

10 Аның өч углы булды: Шем, Хам вә Яфет.

11 Әмма Аллаһы хозурында җир йөзе бозылган, явызлыкка кереп баткан иде.

12 Аллаһы җир йөзен күзеннән кичерде һәм һәр нәрсәнең тәмам бозылганын күрде, чөнки адәм балалары туры юлдан читкә тайпылганнар иде.

13 Аллаһы Нухка әйтте: – Бөтен кешелек дөньясын юк итәчәкмен! – диде. – Чөнки кешеләр аркасында җир йөзе явызлык белән тулды.

14 Гофәр агачыннан үзеңә көймә яса. Эчен-тышын сумалала, көймәнең эчендә бүлмәләр яса.

15 Көймәнең зурлыгы болай булсын: озынлыгы өч йөз терсәк, киңлеге илле терсәк, биеклеге утыз терсәк.

16 Көймәнең өске өлешендә бер терсәк киңлегендә ачыклык калдыр, ян ягыннан ишек куй. Эчен аскы, урта, өске катлы итеп яса.

17 Шуннан соң Мин җир йөзен туфан суына батырачакмын, күк астындагы барлык җан ияләрен юк итәчәкмен. Җир йөзендә бернинди тереклек калмаячак.

18 Әмма Мин синең белән килешү төзим. Угылларың, хатының, киленнәрең белән берлектә көймәгә кер.

19 Исән калсыннар өчен, һәрбер токым җан иясеннән ата һәм ана җенесле берәр парны үзең белән көймәгә ал.

20 Төрле токымдагы кошлар, хайваннар, җирдә сөйрәлүчеләр – һәр төрдән икешәр-икешәр булып – исән калу өчен, синең янга килерләр.

21 Син исә, үзең һәм башкалар тукланыр өчен, төрлесеннән кирәк кадәр азык ал, аны яныңа тупла.

22 Нух Аллаһының барлык боерыкларын җиренә җиткереп үтәде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan