Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яратылыш 5 - Изге Язма


Адәмнең нәсел шәҗәрәсе

1 Адәмнең нәсел шәҗәрәсе түбәндәгечә. Кешене яратканда, Аллаһы аны Үзенә охшаш итеп яратты.

2 Кешеләрне ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты һәм мөбарәк кылды. Яраткан көнендә аларга «адәм» дип исем бирде.

3 Адәмгә йөз дә утыз яшь булганда, аның үз сурәтендә, үзенә охшаган бер углы туды. Аңа Шет дип исем кушты.

4 Шет туганнан соң, Адәм тагын сигез йөз ел гомер итте. Башка угыллары һәм кызлары булды.

5 Адәм барлыгы тугыз йөз дә утыз ел яшәп вафат булды.

6 Шетка йөз дә биш яшь булганда, углы Энош туды.

7 Энош туганнан соң, Шет тагын сигез йөз дә җиде ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.

8 Шет барлыгы тугыз йөз дә унике ел яшәп вафат булды.

9 Эношка туксан яшь булганда, углы Кынан туды.

10 Кынан туганнан соң, Энош тагын сигез йөз дә унбиш ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.

11 Энош барлыгы тугыз йөз дә биш ел яшәп вафат булды.

12 Кынанга җитмеш яшь булганда, углы Маһалалел туды.

13 Маһалалел туганнан соң, Кынан тагын сигез йөз дә кырык ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.

14 Кынан барлыгы тугыз йөз дә ун ел яшәп вафат булды.

15 Маһалалелгә алтмыш биш яшь булганда, углы Еред туды.

16 Еред туганнан соң, Маһалалел тагын сигез йөз дә утыз ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.

17 Маһалалел барлыгы сигез йөз дә туксан биш ел яшәп вафат булды.

18 Ередка йөз дә алтмыш ике яшь булганда, углы Ханох туды.

19 Ханох туганнан соң, Еред тагын сигез йөз ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.

20 Еред барлыгы тугыз йөз дә алтмыш ике ел яшәп вафат булды.

21 Ханохка алтмыш биш яшь булганда, углы Мәтушелах туды.

22 Мәтушелах туганнан соң, Ханох тагын өч йөз ел Аллаһы юлында йөрде. Башка угыллары, кызлары булды.

23 Ханох барлыгы өч йөз дә алтмыш биш ел гомер итте,

24 Аллаһы юлында йөрде, соңра күздән югалды, чөнки Аллаһы аны Үз янына алган иде.

25 Мәтушелахка йөз дә сиксән җиде яшь булганда, углы Ләмех туды.

26 Ләмех туганнан соң, Мәтушелах тагын җиде йөз дә сиксән ике ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.

27 Мәтушелах барлыгы тугыз йөз дә алтмыш тугыз ел яшәп вафат булды.

28 Ләмехка йөз дә сиксән ике яшь булганда, аның да углы туды.

29 «Раббы ләгънәтләгән бу туфракны эшкәртеп, кулларыбыз хезмәттән талчыккан вакытларда юатучыбыз булыр», – дип, Ләмех үзенең углына Нух дип исем кушты.

30 Нух туганнан соң, Ләмех тагын биш йөз дә туксан биш ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.

31 Ләмех барлыгы җиде йөз дә җитмеш җиде ел яшәп вафат булды.

32 Биш йөз ел гомер кичергәннән соң, Нухның Шем, Хам вә Яфет исемле угыллары туды.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan