Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яратылыш 41 - Изге Язма


Фиргавен күргән төшләр

1 Ике ел вакыт кичкәннән соң, фиргавен дә бер төш күрде. Ул Нил елгасы ярында басып тора имеш.

2 Менә, елга суыннан көр-симез бәдәнле җиде сыер чыкты да яр буе камышлыгында утлап йөри башлады.

3 Ул да булмады, алар артыннан судан янә җиде сыер чыкты. Болары гәүдәгә бик тә арык-ябык сыерлар иде. Алар яр буенда утлап йөргән көр-симез сыерлар янына килеп бастылар да

4 тегеләрне ашарга керештеләр. Арык-ябык җиде сыер көр һәм симез җиде сыерны ашап бетергәндә, фиргавен йокысыннан уянды.

5 Аннан ул тагын йоклап китте һәм бу юлы башка бер төш күрде. Имеш, бер сабактан тук-симез орлыклы җиде башак үсеп чыкты.

6 Шуның артыннан ук ач орлыклы, көнчыгыш җилләреннән тәмам куырылып беткән янә җиде башак үсеп чыкты да

7 тук-симез орлыклы җиде башакны йотып-ашап бетерде. Фиргавен, уянып, үзенең төш күргәнлеген аңлады.

8 Иртән аның бөтен җаны-рухы тынычсыз иде. Ул, чапкыннар җибәреп, Мисырның барлык акыл ияләрен, тәгъбирчеләрне чакыртып алды һәм аларга үзенең күргән төшләрен сөйләп бирде. Ләкин аңа төшләренең мәгънәсен юрардай кеше табылмады.

9 Шулчак баш шәрабчы, сүз сорап, фиргавенгә әйтте: – Мин бүген үткәндәге гөнаһымны хәтергә алырга мәҗбүрмен, – диде. –

10 Без колларына ачуы чыгып, фиргавен мине һәм баш икмәкчене җансакчылар башлыгы йортындагы зинданга яптырган иде.

11 Бер үк төнне без икебез дә – мин дә, ул да – һәркайсыбыз үзенә аерым мәгънәдәге төш күрдек.

12 Зинданда безнең белән бергә җансакчылар башлыгының кол хезмәтчесе – бер гыйбри егет утыра иде. Без күргән төшләребезне аңа сөйләдек, һәм ул һәркайсыбызның төшен үзенчә юрап бирде.

13 Аның юраганнары барысы да дөрескә чыкты: мин әүвәлге хезмәтемә кайтарылдым, ә теге икмәкче дарга асылды.

14 Фиргавен, Йосыфны тизлек белән зинданнан чыгарып, аны үз янына китертте. Сакал-чәчен алдырып, киемен алыштыргач, Йосыф фиргавен хозурына килде.

15 Фиргавен аңа болай диде: – Мин бер төш күрдем, әмма аны юрап аңлатырдай кеше юк. Ә синең турыда: «Төшләрне ишетүгә үк юрый белә», – диләр.

16 Йосыф фиргавенгә җавап биреп әйтте: – Бу минем кодрәтемдә түгел. Фиргавенгә хәерле җавапны Аллаһы Үзе ирештерер, – диде.

17 Фиргавен үзе күргән төшне Йосыфка сөйләп бирде: – Төшемдә мин Нил елгасы ярында басып торам, имеш.

18 Менә, елга суыннан көр-симез бәдәнле җиде сыер чыкты да яр буе камышлыгында утлап йөри башлады.

19 Ул да булмады, алар артыннан судан янә җиде сыер чыкты. Болары гәүдәгә бик тә арык-ябык сыерлар иде. Андый алама сыерларны Мисыр җирендә минем бөтенләй күргәнем дә юк иде.

20 Менә шул арык-ябык сыерлар әүвәл чыккан симез сыерларны ашап бетерделәр.

21 Симез сыерлар тегеләрнең карынына шулай йотылды да бетте, әмма йотылулары тыштан беленмәде: арык-ябык сыерлар электә ничек булсалар, шул арык хәлендә калдылар. Шулчак мин уянып киттем.

22 Аннан тагын бер төш күрдем. Имеш, бер сабактан тук-симез орлыклы җиде башак үсеп чыкты.

23 Ләкин, менә, шуның артыннан ук арык, ач орлыклы, көнчыгыш җилләреннән тәмам куырылып беткән янә җиде башак үсеп чыкты да

24 тук-симез орлыклы җиде башакны кабып йотты. Мин бу төшне тәгъбирчеләргә сөйләсәм дә, мәгънәсен аңлатучы булмады.

25 Фиргавенгә җавап биреп Йосыф әйтте: – Фиргавен күргән ике төшнең дә мәгънәсе бердер, – диде. – Аллаһы алда кыласы эшенең хәбәрен фиргавенгә ирештерә.

26 Җиде симез сыер – ул җиде ел димәктер; җиде тук башак та – җиде ел ул. Мәгънәләре бер үк.

27 Соңыннан пәйда булган җиде ач-арык сыер һәм көнчыгыш җилләреннән куырылып беткән ач орлыклы җиде башак шулай ук җиде елны белдерә һәм җиде ел кытлык буласын хәбәр итә.

28 Менә шуның өчен мин: «Аллаһы фиргавенгә алда ни кыласын күрсәтеп бирде», – дип әйттем дә.

29 Шулай, бөтен Мисыр җирендә җиде ел бөек муллык чоры булачак.

30 Аннан соң җиде еллык кытлык чоры башланачак, һәм Мисыр иле тәмам бөлгенлеккә төшеп, элекке муллык еллары онытылачак.

31 Кытлык чоры шулкадәр авыр булыр ки, ачка интегүдән илдәге элекке муллык бөтенләй хәтердән чыгачак.

32 Төшнең фиргавенгә ике тапкыр кабатлануы исә Аллаһының әмере хак булуны күрсәтә. Тиздән Ул аны гамәлгә ашырачак.

33 Шунлыктан фиргавенгә, зирәк акыллы бер адәм табып, аны Мисыр җирләре өстеннән идарәче итеп кую мәслихәттер.

34 Фиргавен мәмләкәтнең бөтен өлкәләренә назыйрлар куйсын. Алар уңдырышлы җиде ел дәвамында Мисыр җирендә җитештерелгән бар азык-төлекнең биштән бер өлешен җыеп барсыннар.

35 Шул муллык елларында һәртөрле икмәктән җыелган азык-төлек нәрсәсе шәһәрләргә – фиргавен карамагындагы саклык урыннарына туплансын.

36 Бу азык-төлек, саклык мал буларак, Мисыр җирләренә ябырылачак җиде еллык кытлык чоры ихтыяҗына, ягъни мәмләкәтне ачлык һәлакәтеннән коткару өчен калдырылсын.


Йосыф – Мисыр идарәчесе

37 Бу мәслихәт фиргавенгә вә аның барлык хезмәтчеләренә хуш килде.

38 Фиргавен үзенең барлык хезмәтчеләренә: – Аллаһының Рухын үзендә йөрткән мондый кешене тагын кайдан табарга мөмкин?! – дип әйтеп куйды.

39 Йосыфка исә фиргавен: – Аллаһы сиңа боларның һәммәсен ачып биргән икән, димәк, синдәй зирәк акыллы адәм бүтән юктыр, – диде. –

40 Син минем ил-йортымның идарәчесе булырсың. Бөтен халкым синең сүзне тыңлап эш итәр. Синнән тик минем тәхетем генә бөегрәк булыр.

41 Менә, мин сине бөтен Мисыр җирләре өстеннән идарәче итеп куям! – дип, сүзен бетерде фиргавен.

42 Шулай дип, фиргавен, үзенең бармагыннан мөһер йөзеген салып, аны Йосыфның бармагына кигезде; аңа нәфис җитеннән тегелгән киемнәр бирде, муенына алтын чылбыр муенса такты.

43 Аны үзенең икенче дәрәҗә арбасына утыртырга кушты. Юлда барганда, Йосыфны «Юл бирегез!» дигән сүзләр белән каршылап һәм озатып калырга тиешләр иде. Шул рәвешчә, фиргавен Йосыфны бөтен Мисыр җирләре өстеннән идарәче итеп куйды.

44 Йосыфка фиргавен: – Мин фиргавеннең сүзе: бөтен Мисыр мәмләкәтендә синең рөхсәтеңнән башка һичкем кулын да, аягын да селкетмәс! – диде.

45 Фиргавен Йосыфка Сафнат-Панеах дип исем кушты, аңа Он шәһәренең каһине Поти-Пераның кызы Асенатны хатынлыкка алып бирде. Йосыф шулай бөтен Мисыр җирләре буйлап сәяхәтен башлады.

46 Мисыр патшасы фиргавен хозурына килгәндә, Йосыф утыз яшьтә иде. Фиргавен хозурыннан киткәч, ул бөтен Мисыр җирләрен аркылыга-буйга йөреп чыкты.

47 Җиде ел муллык чорында туфракка чәчелгән һәр орлык бөртегеннән кушучлап уңыш алынды.

48 Җиде ел эчендә Йосыф, Мисыр җирендә җитешкән һәртөрле игеннән мул уңыш җыеп, шәһәрләрнең саклык урыннарына азык-төлек туплады; аерым шәһәр тирәсендәге басулардан җыелганны шул шәһәр эчендәге амбарларга салдырды.

49 Тупланган ашлык диңгез комыдай шулкадәр күп иде ки, ахырда Йосыф аның исәбен үк югалтты.

50 Кытлык еллары башланганчы ук, Йосыфның ике углы туды, аларны аңа Он шәһәренең каһине Поти-Пераның кызы Асенат табып бирде.

51 Йосыф беренче углына Менашше дип исем кушты. «Чөнки, – диде ул, – Аллаһы миңа бөтен кайгы-хәсрәтемне, атам йортында кичергән бөтен нәрсәне онытырга мөмкинлек бирде».

52 Ә икенче углын Эфраим дип атады. «Чөнки, – диде ул, – Аллаһы мине газап чигеп яшәгән илемдә җимешле кеше итеп кылды».

53 Ниһаять, Мисыр җирләрендә җиде ел дәвам иткән муллык чоры тәмам булды.

54 Йосыф юраганча, алмашка җиде еллык кытлык чоры килде. Бөтен мәмләкәтләрдә ачлык хөкем сөрде. Ә Мисырның барлык төбәкләрендә әле азык-төлек бар иде.

55 Ләкин тора-бара Мисыр төбәкләрендә дә ачлык башланды, һәм халык, икмәк даулап, фиргавенгә фөрьяд итте. Фиргавен барлык мисырлыларга: – Йосыф янына барыгыз! Ул нәрсә әйтсә, шулай эшләгез! – дип киңәш кылды.

56 Ачлык бөтен җирләрне биләп алгач, Йосыф, азык-төлек амбарларын ачтырып, мисырлыларга икмәк сата башлады. Әмма кытлык Мисыр төбәкләрендә дә көчәйгәннән-көчәя барды.

57 Менә, бөтен илләрдән кешеләр Йосыфтан икмәк сатып алырга Мисырга агыла башлады. Чөнки ачлык афәте бөтен җир йөзен каплап алган иде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan