Яратылыш 4 - Изге ЯзмаКабил һәм Һабил 1 Адәм үзенең хатыны Һава белән якынлык кылды. Һава, йөккә узып, Кабилне тудырды. – Раббының мәрхәмәте белән бер ир заты кабул иттем, – диде. 2 Тагы да соңрак Кабилнең энесе Һабилне тудырды. Һабил – сарыклар көтүче, Кабил исә игенче булды. 3 Берникадәр вакыт узгач, Кабил җир җимешләре уңышыннан Раббыга бүләк китерде. 4 Һабил дә үз көтүендә беренче булып туган мал-туар үрчеменнән берничәсен һәм куй мае алып килде. Раббы Һабилне һәм аның бүләген кабул итте, 5 Кабилне һәм аның бүләген исә кире какты. Кабил бик нык рәнҗеде, ачуыннан башын түбән иде. 6 Раббы Кабилдән: – Нигә шулай рәнҗисең? Ни өчен башыңны түбән идең? – дип сорады. – 7 Яхшылык кылгач, башны түбән ияргә димени?! Яхшылык кылмыйсың икән, гөнаһ ишек төбендә посып торыр, сине сагалар. Ә син аңардан өстен бул! 8 Энесе Һабилгә Кабил: – Әйдә, кырга чыгабыз! – диде. Кырда чакта Кабил, энесе Һабилгә һөҗүм итеп, аны үтерде. 9 Раббы Кабилдән: – Энең Һабил кайда? – дип сорады. Кабил: – Белмимен, энемнең җан сакчысы түгел ич мин! – дип җаваплады. 10 Раббы: – Син ни кылдың? – диде. – Туфрактан кардәшеңнең кан ыңгырашуы Миңа ишетелеп тора. 11 Инде син кардәшеңнең түккән канын эчәргә авызын ачкан туфракның каргышын алдың. 12 Эшкәртә торган туфрагың моннан соң сиңа көч-куәтен бирмәс; җир йөзендә син гомерең буе сөрелеп һәм качак булып яшәрсең. 13 Кабил Раббыга: – Җәзам көчем җитмәс дәрәҗәдә авыр җәзадыр, – диде. – 14 Бүген мине туган җиремнән сөрәсең. Синең хозурыңнан югалып, мин горбәттә качак булып яшәргә мәҗбүр. Юлымда очраган теләсә кем мине үтерә алачак. 15 Раббы әйтте: – Кем дә кем Кабилне үтерсә, аңардан җиделәтә артык үч алыныр, – диде. Шулай дип, Кабилне беркем дә күреп үтермәсен өчен, Раббы аны кисәтүле галәмәт белән тамгалады. 16 Кабил, Раббысы хозурыннан аерылып, Гадән бакчасының көн чыгышы тарафындагы Нод төбәгенә барып җирләште. 17 Кабил үзенең хатыны белән якынлык кылды, хатыны йөккә узды һәм углы Ханохны тудырды. Кабил, ул арада бер шәһәр салдырып, аны углы хөрмәтенә Ханох дип атады. 18 Ханохтан Ирад булды. Ирадтан Мәһүәил, Мәһүәилдән Мәтушаил, Мәтушаилдән Ләмех булды. 19 Ләмех ике хатын алды. Бер хатынының исеме – Ада, икенчесенеке Силла иде. 20 Ада Явалны тудырды. Явал, көтү көтеп, чатырда яшәүчеләрнең нәсел атасы булды. 21 Явалның бертуган кардәше Ювал исемле иде. Ювал саз һәм курайда уйнаучыларның атасы булды. 22 Силла Түбәл-Кабилне тудырды. Түбәл-Кабил бакыр һәм тимердән кораллар коеп ясау остасы иде. Түбәл-Кабилнең Нагама исемле кыз кардәше дә бар иде. 23 Ләмех үзенең хатыннарына болай диде: «Әй Ада һәм Силла, мине тыңлагыз! Әй Ләмех хатыннары, сүзләремә колак салыгыз! Мине берәр адәм яраласа – үтерәм! Берәр егет мине рәнҗетсә – үтерәм! 24 Кабил өчен җиделәтә артык үч алынасы булса, Ләмех өчен җитмеш җиделәтә артык үч алыначак!» 25 Адәм янә хатыны белән якынлык кылды. Һава бер угыл тудырды. – Кабил тарафыннан үтерелгән Һабил урынына Аллаһы миңа икенче бер угыл багышлады, – дип, Һава бу углына Шет дип исем бирде. 26 Шетның бер углы булды, Шет аңа Энош дип исем куйды. Шул заманнардан адәм балалары үзләренең догаларын Раббы исеменә багышлый башладылар. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia