Яратылыш 20 - Изге ЯзмаИбраһим белән Әбумәлик 1 Ибраһим, аннан көньякка таба юл алып, Кадыш белән Шур шәһәрләре арасындагы дала җирләргә барып урнашты; вакытлыча Герарда да яшәде. 2 Хатыны Сара хакында Ибраһим: – Бу минем кыз кардәшем, – дип таныштыра иде. Шуннан соң Герар патшасы Әбумәлик, кеше җибәреп, Сараны үзенә алдырды. 3 Әмма бер төнне, Әбумәликнең төшенә кереп, Аллаһы аңа әйтте: – Бу хатынны үзеңә алган өчен, сине үлем көтә, чөнки ул башка кеше хатыныдыр, – диде. 4 Әбумәлик исә хатынга кагылмаган иде, ул әйтте: – Йа Хуҗа-Хакимем, Син гаепсез бер кавемне юк итмәкчесеңме? – диде. – 5 «Бу хатын – минем кыз кардәшем», – дип, Ибраһим миңа үзе үк әйтте бит? Хатыны да Ибраһимны: «Бу минем абыемдыр» – дип таныштырды. Мин моны саф күңелдән эшләдем, минем кулларым чиста. 6 – Саф күңелдән эшләгән икәнеңне беләм, – диде Аллаһы Әбумәликкә төшендә. – Шуңа күрә Мин сине Минем алда гөнаһлы эш кылудан тыеп калдым – синең тарафтан хатынга кул тидертмәдем. 7 Инде хатынны хуҗасына кире кайтарып бир, чөнки аның ире – пәйгамбәрдер, ул синең өчен дога кылып, сине үлемнән коткарыр. Кире кайтарып бирмисең икән, ул чакта, белеп тор, синең үзеңне дә, халкыңны да үлем көтә. 8 Әбумәлик, иртүк торып, хезмәтендәге адәмнәрне җыйды да аларга булган хәлне сөйләп бирде. Кешеләрне дәһшәтле курку биләп алды. 9 Әбумәлик, Ибраһимны чакыртып, әйтте: – Син безне нишләттең? – диде. – Миңа һәм мәмләкәтем өстенә шундый зур бәла китерердәй нинди гөнаһлы эш кылдым мин сиңа? Мондый эшне тиктомалдан эшләмиләр! 10 Шулай дип, Әбумәлик Ибраһимнан сорады: – Сәбәбе нәрсә, нигә син моны эшләдең? 11 Ибраһим җавап бирде: – Сәбәбе шулдыр: сезнең монда Аллаһыдан курку һәм Аны хөрмәт итү юк, шунлыктан хатыным аркасында мине үтерерләр дип уйладым. 12 Ул чыннан да минем кыз кардәшемдер – атабыз бер үк, аналарыбыз гына башка. Ахырдан ул минем хатыным булды. 13 Аллаһы мине горбәткә чыгарып җибәргән чакта, мин хатыныма әйттем: «Үтенеп сорыйм, нинди генә урынга барып чыксак та, син минем хакта: „Бу минем абыем“, – дип сөйлә», – дидем. 14 Әбумәлик Ибраһимга хатынын кире кайтарды. Моның өстенә вак һәм эре терлектән мал-туар, кол хатыннар һәм кол ирләр бүләк итте. 15 Һәм әйтте: – Менә, мәмләкәтем синең каршыңда – кайда телисең, шунда утрак тормыш корып яшә, – диде. 16 Сарага да әйтте: – Менә, мин синең абыеңа мең көмеш бирдем, – диде. – Бу сиңа баш бөркәнчеге, яныңдагы бар кешегә ул синең гөнаһсыз икәнлегеңне күрсәтеп торыр. 17 Ибраһим Аллаһыдан мәдәт сорап дога кылды, һәм Аллаһы Әбумәликнең үзен дә, хатынын һәм җарияләрен дә сихәтләндерде; хатыннар бала таба башладылар. 18 Чөнки Раббы Ибраһимның хатыны Сара аркасында Әбумәлик йортындагы барлык хатын-кызны кысыр кылган иде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia