Яратылыш 2 - Изге Язма1 Күкнең һәм җирнең, андагы бөтен нәрсәнең яратылышы әнә шулай тәмамланды. 2-3 Аллаһы Үз эшен җиденче көнгә бетерде. Җиденче көнне Ул мөбарәк кылды. Аны изге бер көн итәрәк аерды. Чөнки Аллаһы, бөтен эшлисе, башкарасы эшләрен тәмамлап, ул көнне ял итте. 4 Җир вә күкнең яратылышы менә шулайдыр. Раббы Алла җирне һәм күкне яратканда, Адәм һәм Һава 5 җир йөзендә әле бернинди дә куаклык, чирәм-яшеллекләр юк, чөнки Раббы Алла җир өстенә яңгыр яудырмаган, һәм җирне эшкәртер өчен кеше дә юк иде. 6 Шулай да җирдән булар күтәрелеп, бөтен туфрак өстен дымландырып тора иде. 7 Раббы Алла адәмне туфрактан яратты һәм аның борын тишекләренә тереклек сулышы өрде. Адәм әнә шулай җан иясе булды. 8 Раббы Алла көн чыгышы тарафында, Гадәндә, бер бакча булдырды һәм туфрактан яратылган адәмне шунда урнаштырды. 9 Раббы Алла бакчада тәмле җимешләр бирә торган төрле-төрле гүзәл агачлар, бакчаның уртасында тереклек агачы белән яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачы да үстерде. 10 Бакчадагы туфракны сугару өчен, Гадәннән бер елга агып чыга да дүрт ермакка аерыла иде. 11 Ул ермакларның берсе Пишон исемендәдер; ул ермак алтынга бай бөтен Хавилә җирләрен уратып ала иде. 12 Хавилә җиренең алтыны бик яхшы, анда тагын хуш исле сумала һәм ахак асылташы табыла иде. 13 Икенче ермакның исеме Гихон; ул Күш җирләре буйлап ага. 14 Өченче ермакның исеме Диҗлә; ул Ашшур җирләренең чиге буйлап ага. Дүртенчесе исә Фөрат елгасыдыр. 15 Раббы Алла, адәмне Гадән бакчасына урнаштырганда, аңа бакчаны саклап тору һәм эшкәртү хезмәтен йөкләде. 16 Аңа әйтте: – Бакчадагы теләгән һәр агачның җимешен ашарга рөхсәт, 17 әмма яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашама, чөнки ул агачның җимешен ашаган көнне үк мотлак үләчәксең, – диде. 18 Соңра Раббы Алла: – Адәмне ялгызын калдыру әйбәт түгел, үзенә тиң бер ярдәмчене яратачакмын, – диде. 19 Раббы Алла җирдәге хайваннарның, күктәге кошларның барчасын туфрактан яраткан иде. Һәркайсына нинди исем кушылачагын күрү өчен, Раббы Алла аларның һәммәсен адәм хозурына китерде. Адәм кайсына нинди исем кушса, ул җан иясе шул исем белән танылды. 20 Күктәге кошларга, барлык кыргый хайван һәм терлекләргә адәм исем кушты. Әмма аның үзенә тиңдәш бер генә ярдәмчесе дә юк иде. 21 Раббы Алла адәмне каты йокыга талдырды. Адәм йоклап киткәч, аның кабырга сөякләреннән берсен суырып алып, урынын ит белән каплады. 22 Адәмнән алынган шул кабырга сөягеннән Раббы Алла бер хатын-кыз яратты һәм аны адәм хозурына китерде. 23 Адәм әйтте: «Менә минем сөякләремнән алынган сөяк, менә минем итемнән алынган ит. Аңа „хатын-кыз“ диелер, чөнки ул „ир“дән алынды». 24 Шуңа күрә ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр, һәм алар икесе бер тән булыр. 25 Адәм дә, хатыны да шәп-шәрәләр, оялуның нәрсә икәнен белмиләр иде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia