Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яхъя 9 - Изге Язма


Тумыштан сукыр кешенең күрә башлавы

1 Үтеп барышлый, Гайсә тумыштан ук сукыр бер кешене күрде.

2 Шәкертләре Аңардан: – Остаз! Бу кешенең сукыр булып тууы кемнең гөнаһыннан: үзе гөнаһ кылганмы, әллә ата-анасымы? – дип сорадылар.

3 Гайсә болай җавап бирде: – Бу кеше үзенең гөнаһы өчен дә, ата-анасының гөнаһы өчен дә сукыр түгел. Аллаһының гамәлләре аңарда күренсен өчен, ул сукыр булып туды.

4 Көн үткәнче Мине җибәргән Затның эшләрен башкарырга тиешбез. Төн җитеп килә, ул чакта һичкем берни эшли алмас.

5 Мин дөньяда вакытта, Мин – дөньяга яктылык.

6 Шулай дип, Ул җиргә төкерде, төкереге белән лай ясап, шуны сукырның күзләренә сөртте дә

7 аңа: – Шилуах буасына барып юын, – диде. (Шилуах – «Җибәрелгән» дигән мәгънәдә.) Ул барып юынды һәм күзләре күрә торган булып кайтты.

8 Аның күршеләре һәм элек хәер сорашып утыруын күргән кешеләр: – Бу соң, теге, хәер сорашып утырган кеше түгелме? – диештеләр.

9 Кайберләре: «Бу – шул», ә кайберләре: «Шуңа охшаган», – диделәр. Кузләре ачылган кеше үзе исә: – Мин – шул кеше, – дип әйтә иде.

10 – Күзләрең ничек ачылды соң? – дип сорадылар аңардан.

11 – Гайсә атлы Кеше лай ясап күзләремә сөртте дә: «Шилуах буасына барып юын», – диде. Мин барып юындым һәм күзләрем ачылды, – диде ул.

12 Аңардан: «Ул Кеше кайда?» – дип сорагач: – Мин белмим, – дип җавап бирде.

13 Элек сукыр булган бу кешене фарисейлар янына алып бардылар.

14 Ә Гайсә, лай ясап, сукырның күзләрен ачкан көн – шимбә көн иде.

15 Фарисейлар да аңардан ничек күрә башлавы хакында сораштылар. Ул аларга: – Ул минем күзләремә лай сылады, аннары мин юындым да күрә башладым, – диде.

16 Шунда кайбер фарисейлар: – Бу Кеше шимбә көн кагыйдәләрен үтәми, шуңа күрә Ул Аллаһыдан түгел, – дип әйттеләр. Ә башкалары: – Гөнаһлы кеше мондый могҗизалы гамәлләрне ничек эшли алсын? – диделәр. Һәм алар арасында бәхәс чыкты.

17 Әлеге кешегә: – Син Аның турында нәрсә әйтерсең? Ул синең күзләреңне ачты бит, – диделәр. – Ул – Пәйгамбәр, – дип җавап бирде күзләре ачылган кеше.

18 Әмма яһүдиләр, күзләре ачылган кешенең ата-анасын чакырганчы, аның сукыр булганына һәм күрә башлавына ышанмадылар.

19 – Тумыштан сукыр дигән углыгыз шушымы? Әмма хәзер ул ничек күрә ала? – дип сорадылар алар.

20 Ата-анасы аларга: – Без аның углыбыз икәнен һәм сукыр булып туганын беләбез.

21 Ә аның ничек күрә башлавын да, күзләрен кем ачканын да белмибез. Ул инде балигъ булган, үзеннән сорагыз, үзе хакында үзе сөйләсен, – дип җавап бирделәр.

22 Күзләре ачылган кешенең ата-анасы яһүдиләрдән курыкканга күрә, шулай диде. Чөнки яһүдиләр, Гайсәнең Мәсих икәнен икърар итүче һәркемне гыйбадәтханәдән куарга, дип сүз куешкан иделәр.

23 Шунлыктан аның ата-анасы: «Ул инде балигъ булган, үзеннән сорагыз», – диделәр.

24 Шулай итеп, яһүдиләр элек сукыр булган кешене икенче тапкыр чакырып, аңа: – Аллаһыны хөрмәт ит! Без ул Кешенең гөнаһлы икәнен беләбез, – диделәр.

25 Ул аларга: – Ул гөнаһлымы, түгелме, анысын белмим. Шуны гына беләм: мин сукыр идем, ә хәзер күрәм, – дип җавап бирде.

26 – Ул нәрсә эшләде? Синең күзләреңне ничек ачты? – дип тагын сорадылар аңардан.

27 Ул аларга: – Мин инде сезгә сөйләдем, ә сез тыңламадыгыз. Ни өчен тагын ишетергә телисез? Әллә сез дә Аның шәкертләре булырга җыенасызмы? – дип җавап бирде.

28 Алар аңа мыскыллап: – Син – Аның шәкерте, ә без – Муса шәкертләре.

29 Без Аллаһының Мусага сөйләгәнен беләбез, әмма Аның кайдан икәнен белмибез, – диделәр.

30 Күрә башлаган кеше аларга: – Шунысы гаҗәп тә: сез Аның кайдан икәнен белмисез, ә Ул минем күзләремне ачты! – дип әйтте. –

31 Без Аллаһының гөнаһлыларны тыңламавын беләбез, әмма Үзенә табынучыны һәм Аның ихтыярын башкаручыны Ул тыңлый.

32 Кемнең дә булса тумыштан сукыр кешенең күзләрен ачканлыгы турында гомердә дә ишетелгәне юк.

33 Ул Кеше Аллаһыдан булмаса, һичнәрсә булдыра алмас иде.

34 – Башыңнан аягыңа тикле гөнаһта тугансың, нигә безне өйрәтәсең? – дип алар аны куып чыгардылар.


Рухи сукырлык

35 Гайсә бу кешене куып чыгарганнарын ишетте дә аны табып: – Син Адәм Углына ышанасыңмы? – дип сорады.

36 – Әфәндем, мин Аңа ышансын өчен, Аның кем икәнен әйт сәнә, – дип җавап бирде ул.

37 – Син Аны күрдең. Хәзер синең белән Ул сөйләшә, – дип әйтте Гайсә.

38 – Хакимем, мин ышанам! – дип сәҗдә кылды ул.

39 Гайсә: – Күрми торганнар күрсен, ә күрә торганнар сукырайсын, дип хөкем итү өчен килдем Мин бу дөньяга, – дип әйтте.

40 Аның янында булган кайбер фарисейлар, моны ишеткәч: – Әллә без дә сукырмы? – диделәр.

41 – Сез сукыр булсагыз, гөнаһыгыз өчен гаепле булмас идегез. Ә сез «күрәбез» дигәнлектән гөнаһыгыз үзегездә кала, – дип әйтте Гайсә.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan