Яхъя 8 - Изге Язма1 Гайсә Зәйтүн тавына китте. 2 Иртә белән Ул яңадан Аллаһы йортына килде һәм Аның янына күп халык җыелды. Ул, утырып, аларны өйрәтә башлады. 3 Шулчак канун белгечләре һәм фарисейлар, уйнашлыкта тотылган бер хатынны алып килеп, уртага бастырып куйдылар да: 4 – Остаз! Бу хатын зина кылганда тотылды. 5 Канунда Муса мондыйларны ташлар атып үтерергә әмер бирә, ә Син нәрсә әйтерсең? – диделәр Гайсәгә. 6 Алар моны, Гайсәне сынау өчен, Аны гаепләргә берәр сылтау табарбыз, дигән уй белән әйттеләр. Әмма Гайсә, чүгәләп, бармагы белән җиргә яза башлады. 7 Алар сорауларын кабат биргәнгә, Ул торып басып болай диде: – Сезнең кайсыгыз гөнаһсыз, шул башлап аңа таш атсын. 8 Һәм, тагын чүгәләп, җиргә язуын дәвам итте. 9 Алар исә моны ишеткәч, өлкәннәреннән башлап бер-бер артлы чыгып киттеләр. Гайсә белән уртада басып торган хатын гына калды. 10 Гайсә торып басып: – Сеңлем! Кайда алар? Сине беркем дә хөкем итмәдеме? – дип сорады. 11 – Беркем дә, Әфәндем! – дип җавап бирде хатын. Гайсә аңа: – Мин дә сине хөкем итмим: бар, башка гөнаһ кылма, – диде.] Гайсә – дөнья яктылыгы 12 Гайсә тагын халыкка сөйләде. Ул: – Мин – дөнья яктылыгы. Минем артымнан баручы караңгылыкта йөрмәячәк, бәлки аның тормыш бирүче яктылыгы булачак, – дип әйтте. 13 Шуннан соң фарисейлар Аңа: – Син Үзең хакында Үзең шаһитлык бирәсең, Синең шаһитлыгың хак түгел, – диделәр. 14 Гайсә исә аларга: – Үзем хакында Үзем шаһитлык бирсәм дә, Минем шаһитлыгым хак, чөнки кайдан килеп, кая баруымны беләм. Сез исә Минем кайдан килеп, кая баруымны белмисез. 15 Сез кешеләр үлчәме белән хөкем итәсез, ә Мин беркемне дә хөкем итмим. 16 Мин хөкем итсәм дә, хөкемем хак, чөнки Мин Үзем генә түгел, җибәргән Атам белән бергә Мин. 17 Сезнең Кануныгызда да «Ике кешенең шаһитлыгы хак», дип язылган. 18 Мин Үзем хакында Үзем шаһитлык бирәм һәм Минем хакта Мине җибәргән Ата шаһитлык бирә, – дип җавап бирде. 19 Шуннан соң: – Синең атаң кайда? – дип сорадылар Гайсәдән. – Сез Мине дә, Атамны да белмисез. Әгәр Мине белсәгез, Атамны да белер идегез, – дип җавап бирде Ул. 20 Гайсә бу сүзләрне, Аллаһы йортында гыйлем биргәндә, сәдака сандыгы янында әйтте. Берсе дә Аны кулга алмады, чөнки Аның вакыты әле килеп җитмәгән иде. Мин китәчәк урынга сез килә алмассыз 21 Гайсә аларга янә болай дип әйтте: – Мин китәм. Сез Мине эзләрсез, ләкин үз гөнаһыгыз белән үләрсез. Мин китәчәк урынга сез килә алмассыз. 22 Яһүдиләр үзара болай диештеләр: – Ул Үзен Үзе үтерәчәк микәнни? «Мин китәчәк урынга сез килә алмассыз», – ди бит. 23 Гайсә аларга: – Сез түбәннән, Мин югарыдан. Сез бу дөньяныкы, Мин бу дөньяныкы түгел, – диде. – 24 Шуңа күрә Мин сезгә: «Сез гөнаһларыгыз белән үләрсез», – дидем. Мин – Ул икәненә ышанмасагыз, үз гөнаһларыгыз белән үләрсез сез. 25 Шуннан соң Гайсәдән: – Кем соң Син? – дип сорадылар. – Мин сезгә Үземнең кемлегемне инде күптән әйтә киләм, – диде аларга Гайсә. – 26 Сезнең хакта күп сөйләп, сезне хөкем итә алыр идем. Әмма Мине җибәргән Зат хак, һәм Аңардан нәрсә ишетсәм, дөньяга шуны сөйлим. 27 Алар Гайсәнең Ата хакында сөйләвен аңламадылар. 28 Шунда Гайсә аларга болай дип әйтте: – Сез Адәм Углын югарыга күтәргәч, Минем мәңге бар икәнемне һәм Үзлегемнән һичнәрсә эшләмәвемне, бәлки, Атам ничек өйрәткән булса, шулай сөйләвемне белерсез. 29 Мине Җибәрүче Минем белән. Атам Мине ялгыз калдырмады, чөнки Мин һәрвакыт Аңа мәгъкуль эшләрне генә эшлим. 30 Ул шушы сүзләрне сөйләгән чакта күпләр Аңа иман китерделәр. Ибраһим балалары 31 Гайсә Үзенә иман китергән яһүдиләргә: – Минем сүзләремне тотсагыз, чыннан да, Минем шәкертләрем булырсыз. 32 Сез хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр, – дип әйтте. 33 – Без Ибраһим нәселеннән, – диделәр алар Аңа, – һәм беркайчан да һичкемнең колы булмадык. Ничек соң Син: «Ирекле булырсыз», – дисең?! Гайсә болай диде: 34 – Сезгә хак сүз әйтәм: гөнаһ кылучы һәркем – гөнаһ колы. 35 Кол өйдә мәңге тормый, ә угыл анда мәңге тора. 36 Шулай итеп, Угыл сезне ирекле итсә, сез чын мәгънәсендә ирекле булачаксыз. 37 Мин сезнең Ибраһим нәселеннән булуыгызны беләм. Шулай да сез Мине үтерергә йөрисез, чөнки сүзләремә күңелләрегездә урын юк. 38 Мин Атам янында күргәннәрем хакында сөйлим, ә сез үз атагыз янында ишеткәннәрне эшлисез, – диде аларга Гайсә. 39 – Безнең атабыз – Ибраһим, – дип җавап бирделәр алар. Гайсә исә: – Сез Ибраһим балалары булсагыз, Ибраһим эшләрен кылыр идегез. 40 Ә хәзер Мине, Аллаһыдан ишеткән хакыйкатьне сөйләгән Бәндәне, үтерергә йөрисез. Ибраһим алай эшләмәде. 41 Сез үз атагызның эшләрен кыласыз, – дип әйтте. Алар Аңа: – Без уйнаштан тумаган, безнең Атабыз бер генә: Ул – Аллаһы, – диделәр. 42 Гайсә җавап итеп болай диде: – Атагыз Аллаһы булса, сез Мине яратыр идегез, чөнки Мин Аллаһыдан килдем. Мин Үзлегемнән килмәдем, Мине Ул җибәрде. 43 Ни өчен сез сөйләгәннәремне аңламыйсыз? Чөнки сез Минем сүземне тыңлый алмыйсыз. 44 Сезнең атагыз – иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез. Ул баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады һәм хәзер дә тотмый, чөнки аңарда хакыйкать юк. Ялган сөйләгән вакытта, ул үзенекен сөйли, чөнки ул – ялганчы һәм ялганның атасы. 45 Ә сез, Мин хакыйкать сөйләгәнгә күрә, сүзләремә ышанмыйсыз. 46 Гөнаһта гаепле булуымны кайсыгыз исбат итә алыр? Әгәр хакыйкать сөйлим икән, ни өчен Минем сүзләремә ышанмыйсыз? 47 Кем Аллаһыдан булса, шул Аллаһы сүзләрен тыңлар; ә сез Аллаһыдан булмаганга күрә тыңламыйсыз. Гайсә һәм Ибраһим 48 Моңа яһүдиләр: – Син самареяле, эчеңдә җен бар, әллә бу дөрес түгелме? – диделәр. 49 Гайсә җавап бирде: – Миндә җен юк. Мин Атамны хөрмәт итәм, ә сез Мине хур итәсез. 50 Хәер, Мин Үземә дан эзләмим, ә эзләүче башка Берәү бар һәм Ул хөкем итә. 51 Сезгә хак сүз әйтәм: кем Минем сүземне тота, ул һичкайчан үлем күрмәячәк. 52 – Менә хәзер Синдә җен барлыгына һич шигебез калмады: Ибраһим да, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр, ә Син: «Кем Минем сүземне тота, ул беркайчан да вафат булмаячак», – дисең. 53 Син атабыз Ибраһимнан да бөегрәкме? Ул үлгән, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр. Син Үзеңне кем дип саныйсың? – дип әйттеләр яһүдиләр. 54 Гайсә аларга: – Үземне Үзем данлыйм икән, Минем даным буш булыр. Атам Үзе Мине данлый. Сез Аны «Аллабыз» дип атыйсыз, 55 асылда Аны белмисез. Мин исә Аны беләм. Аны белмим дисәм, сезнең кебек ялганчы булыр идем; әмма Мин Аны беләм һәм Аның сүзен тотам. 56 Атагыз Ибраһим Минем көнемне күрәчәгенә шатланды. Ул аны күреп куанды, – дип җавап бирде. 57 Яһүдиләр Аның бу сүзләренә: – Сиңа әле илле яшь тә юк, ә Син Ибраһимны күрдеңме? – диделәр. 58 Гайсә аларга болай дип әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: Ибраһим булганга кадәр үк, Мин бар идем инде. 59 Шул чакта алар, Аңа ыргыту өчен, кулларына ташлар алдылар, әмма Гайсә, яшеренеп, Аллаһы йортыннан чыгып китте. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia