Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яхъя 6 - Изге Язма


Биш меңне ашату

1 Шуннан соң Гайсә Гәлиләя күленең аръягына китте. Ул күл Тибериас күле дип тә атала иде.

2 Авыруларны савыктырган могҗизалы гамәлләрен күреп, Аның артыннан бик күп халык иярде.

3 Гайсә, тауга менеп, анда шәкертләре белән бергә утырды.

4 Шул вакытта яһүдиләрнең Котылу бәйрәме якынлашып килә иде.

5 Гайсә күзләрен күтәрде һәм Үзенә таба күп халыкның килүен күреп, Филипкә: – Аларны ашату өчен, икмәк кайдан сатып алырбыз икән? – диде.

6 Ул бу сүзләрне Филипне сынау өчен генә әйтте, чөнки Үзе нәрсә эшләячәген белә иде.

7 Филип: – Аларның һәрберсенә аз-аз гына бирү өчен дә, ике йөз динарлык икмәк җитмәс, – дип җавап бирде.

8 Шәкертләренең берсе, Шимун Петернең бертуган кардәше Әндри:

9 – Монда бер малайның биш арпа икмәге һәм ике балыгы бар, әмма мондый күп халык өчен ул нәрсә инде? – диде.

10 – Халыкка утырырга кушыгыз, – диде Гайсә. Ул урында исә чирәм күп иде. Халык чирәмгә утырды. Алар арасында ир-атлар гына биш меңгә якын иде.

11 Гайсә икмәкне алды да, шөкрана итеп, утыручыларга өләште. Балыкларны да һәркемгә теләгәнчә өләшеп чыкты.

12 Һәммәсе ашап туйгач, шәкертләренә: – Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә дә әрәм булмасын, – диде.

13 Кешеләр ашаган биш арпа икмәктән калган сыныкларны җыеп, аларны унике кәрзингә тутырдылар.

14 Гайсә эшләгән могҗизалы гамәлне күреп, кешеләр: – Дөньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр, чынлап та, Шушыдыр, – диештеләр.

15 Гайсә исә, аларның Үзен көч белән патша итеп куярга теләүләрен белеп, ялгызы гына тагын тауга менеп китте.


Гайсәнең су өстеннән атлап килүе

16 Кич җиткәч, Гайсәнең шәкертләре күл буена төштеләр дә,

17 көймәгә утырып, күл аръягындагы Кәпәрнаумга таба йөзеп киттеләр. Караңгы төште, ә Гайсә исә һаман күренмәде.

18 Күлдә каты җил купканлыктан, дулкыннар көчәйде.

19 Биш-алты чакрым чамасы киткәннән соң, алар Гайсәне күреп алдылар. Ул, су өстеннән атлап, көймәгә якынлашып килә иде. Шәкертләр куркып калдылар.

20 Әмма Гайсә аларга: – Бу – Мин! Курыкмагыз! – диде.

21 Алар Аны көймәгә алырга теләделәр, ләкин нәкъ шул чакта көймә алар бара торган ярга җитеп туктады.


Гайсә – тормыш икмәге

22 Икенче көнне дә халык күлнең теге ярында тора иде әле. Алар анда бер генә көймә булуын, ул көймәгә шәкертләрнең генә утырып китүен, ә Гайсәнең анда утырмаганын күргәннәр иде.

23 Ул арада Тибериастан башка көймәләр килеп туктадылар. Көймәләр туктаган урын Хаким Гайсә шөкрана итеп биргән икмәкне кешеләр ашаган җиргә якын иде.

24 Шулай итеп, Гайсәнең дә, Аның шәкертләренең дә анда юклыгын күргәч, халык, көймәләргә утырып, Кәпәрнаумга Гайсәне эзләргә китте.

25 Аны күлнең аръягында эзләп тапкач: – Остаз! Син монда кайчан килдең? – дип сорадылар.

26 Гайсә аларга: – Сезгә хак сүз әйтәм: сез Мине могҗизалы гамәлләр күргәнгә түгел, бәлки туйганчы икмәк ашаганга эзлисез.

27 Фани ризык өчен түгел, мәңгелек тормыш бирә торган ризык өчен тырышыгыз. Аны сезгә Адәм Углы бирәчәк, чөнки Аллаһы Ата, Адәм Углын хуплап, Үзенең тамгасын салды, – диде.

28 Аннан соң алар: – Аллаһы эшләрен башкару өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорадылар.

29 – Ул Кемне җибәргән булса, сез Шуңа иман итегез, Аллаһының эше – менә шул, – дип җавап бирде Гайсә.

30 Алар: – Сиңа иман китерерлек нинди галәмәт күрсәтерсең? Нәрсә кылырсың?

31 Безнең ата-бабаларыбыз чүлдә манна ашаганнар. Бу турыда Изге язмада «Ул аларга ашар өчен күктән икмәк бирде» дип язылган, – диделәр.

32 Гайсә аларга: – Сезгә хак сүз әйтәм: сезгә күктән икмәк биргән – Муса түгел. Күктән хак икмәкне сезгә Минем Атам бирә.

33 Аллаһы икмәге Ул – күктән иңеп, дөньяга тормыш Бирүче, – диде.

34 Алар Гайсәгә: – Әфәндем! Безне һәрвакыт шундый икмәк белән тәэмин итеп торчы, – диделәр.

35 Гайсә исә болай дип әйтте: – Мин – тормыш икмәге. Яныма килүче һичкайчан ачыкмас, Миңа иман итүче һичкайчан сусамас.

36 Әмма Мин сезгә әйткәндәй, сез Мине күргән булсагыз да ышанмыйсыз.

37 Атам Миңа биргән һәркем Миңа киләчәк. Килгәннәрне һичкайчан куып җибәрмәячәкмен,

38 чөнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Атам ихтыярын башкару өчен күктән иңдем.

39 Мине җибәргән Атамның ихтыяры исә шул: Ул Миңа биргәннәрнең берсен дә югалтмыйча, ахирәт көнендә аларның барысын да үледән терелтергә тиешмен.

40 Мине җибәргән Атам Углын күрүче һәм Аңа инанучы һәркемнең мәңгелек тормышка ия булуын тели. Мин аны ахирәт көнендә терелтеп торгызачакмын.

41 Аның: «Мин – күктән иңгән икмәк» дигәне өчен, яһүдиләр Аңардан зарландылар.

42 Алар үзара болай диештеләр: – Бу Йосыф углы Гайсә түгелме соң? Без Аның атасын да, анасын да беләбез бит. Ничек Ул: «Мин күктән иңдем», – дип сөйли ала икән?

43 Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Үзара сукранышмагыз.

44 Мине җибәргән Ата алып килмәсә, яныма беркем дә килә алмый, Мин исә шул кешене ахирәт көнендә терелтеп торгызачакмын.

45 Пәйгамбәрләрнең язмаларында: «Һәммәсе дә Аллаһы тарафыннан өйрәтеләчәк», – дип язылган. Атаны ишеткән, Аңардан өйрәнгән һәркем Минем янга килә.

46 Бу әле кем дә булса Атаны күргән дигән сүз түгел; Атаны Аллаһыдан килгән Зат кына күргән.

47 Сезгә хак сүз әйтәм: Миңа иман итүче мәңгелек тормышка ия.

48 Мин – тормыш икмәге.

49 Сезнең аталарыгыз чүлдә манна ашаганнар һәм шуңа карамастан үлеп киткәннәр.

50 Ә бу күктән иңүче икмәк исә шундый ки, аны ашаучы үлмәячәк.

51 Мин – күктән иңгән тере икмәк, бу икмәкне ашаучы мәңге яшәр. Мин бирәчәк икмәк исә ул – Минем тәнем. Мин аны дөнья яшәсен өчен бирәчәкмен.

52 Шуннан соң яһүдиләр ачуланышып: – Бу Кеше ничек Үзенең тәнен безгә ашар өчен бирә алыр икән? – дип, үзара бик каты бәхәсләштеләр.

53 Гайсә исә болай дип әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: Адәм Углының тәнен ашамасагыз һәм Аның канын эчмәсәгез, сездә тормыш булмаячак.

54 Минем тәнемне ашаган һәм канымны эчкән исә мәңгелек тормышка ия. Мин аны ахирәт көнендә терелтәчәкмен.

55 Минем тәнем – чын ризык, каным – чын эчемлек.

56 Тәнемне ашаган һәм канымны эчкән – Миндә, Мин исә аңарда яшим.

57 Мине мәңге тере Атам җибәрде һәм Мин Атам аша яшим, шулай ук Мине ашаучы да Минем аша яшәячәк.

58 Күктән иңгән икмәк менә шулдыр. Ул икмәк сезнең аталарыгыз ашаган маннага охшамаган, алар үлеп киткәннәр. Ә бу икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк.

59 Гайсә боларны Кәпәрнаумда гыйбадәтханәдә гыйлем биргән вакытта сөйләгән иде.


Сез дә китәргә телисезме?

60 Гайсәнең күп шәкертләре, бу сүзләрне ишеткәннән соң: – Нинди авыр сүзләр! Боларны кем тыңлый алсын? – диделәр.

61 Әмма Гайсә шәкертләренең сукрануларын белеп: – Сезне шушы рәнҗетәме?

62 Әгәр сез Адәм Углының элек булган урынына күтәрелүен күрсәгез, нәрсә булыр?

63 Рух Ул – тормыш бирүче, кеше үз көче белән һичнәрсәгә ирешә алмый; Мин сезгә сөйләгән сүзләр – рух һәм тормыш.

64 Әмма арагызда иман итмәүчеләр дә бар, – дип әйтте. Гайсә бит кемнең иман итмәвен һәм кемнең Үзенә хыянәт итәчәген баштан ук белә иде.

65 Ул сүзен дәвам итеп: – Менә шуның өчен Мин сезгә, Атам җибәрмәсә, Минем янга беркемнең дә килә алмаячагын әйттем, – диде.

66 Шул вакыттан башлап шәкертләренең күбесе Гайсәдән аерылып киттеләр, башка Аның белән бергә йөрмәделәр.

67 Шунда Гайсә унике шәкертеннән: – Сез дә китәргә телисезме? – дип сорады.

68 Шимун Петер Аңа: – Хакимем! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит.

69 Без Сиңа иман итәбез, Сине Аллаһының Изге Заты дип таныйбыз, – дип җавап бирде.

70 Гайсә аларга: – Мин сезнең уникегезне сайлап алдым түгелме? Әмма берегез – иблис, – диде.

71 Ул бу сүзләрне, Үзенә хыянәт итәчәк, уникенең берсе булган Шимун углы Яһүдә Искариот хакында әйтте.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan