Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яхъя 5 - Изге Язма


Буа янында савыктыру

1 Шуннан соң Гайсә Иерусалимдәге бер яһүди бәйрәменә килде.

2 Иерусалимдәге Сарык капкасы янында яһүдчә Бәйт-Хазда дип аталган буа бар иде. Ул биш әйван белән уратып алынган булган.

3 Анда бик күп авырулар: сукырлар, аксаклар һәм паралич суккан кешеләр [су кузгалуын көтеп] яталар иде. [

4 Чөнки Раббының бер фәрештәсе, вакыт-вакыт буага төшеп, суны болгата, һәм су болгану белән, аңа беренче булып кергән кеше теләсә нинди авырудан да савыга икән.]

5 Шунда утыз сигез ел буе авырып ятучы бер кеше бар иде.

6 Гайсә ул кешене күрде һәм, аның озак вакыт урын өстендә ятуын белеп, аңардан: – Савыгырга телисеңме? – дип сорады.

7 – Әфәндем, су болганган вакытта мине буага төшерер кеше юк бит, мин анда барып җиткәнче, башка берәү инде төшеп өлгергән була, – дип җавап бирде авыру.

8 Гайсә аңа болай диде: – Тор, ятагыңны ал да йөр.

9 Кеше шунда ук терелде һәм ятагын алып йөреп китте. Бу хәл шимбә көнне булды.

10 Шуңа күрә яһүдиләр савыккан кешегә: – Бүген шимбә көн, безнең канун буенча син ятагыңны алып йөрергә тиеш түгел, – диделәр.

11 Ул болай дип җавап бирде: – Мине савыктырган Кеше миңа: «Ятагыңны ал да йөр», – дип әйтте.

12 – «Ятагыңны ал да йөр», – дип әйткән Кеше кем Ул? – дип сорадылар аңардан.

13 Гайсә җыелган халык арасына кереп югалганга, савыккан кеше Аның кем икәнен белми иде.

14 Соңрак Гайсә аны Аллаһы йортында очратып: – Менә син савыктың. Үзеңә тагын да начаррак булмасын өчен, инде башка гөнаһ кылма, – диде.

15 Ул кеше, яһүдиләр янына барып, үзен савыктыручының Гайсә икәнен әйтте.


Атасы нәрсә эшләсә, Углы да шуны эшләр

16 Шушы эшне шимбә көнне эшләгәне өчен, яһүдиләр Гайсәне эзәрлекли башладылар.

17 Гайсә исә аларга: – Минем Атам әле һаман эшли, Мин дә эшлим, – диде.

18 Яһүдиләр Аны шимбә көнен бозуы өчен генә түгел, бәлки, бигрәк тә Аллаһыны Үзенең Атасы дип, Үзен Аллаһыга тиңләгәне өчен дә үтерергә теләделәр.

19 Гайсә аларның бу теләкләренә: – Сезгә хак сүз әйтәм: Угыл Үзе генә һичнәрсә эшли алмый. Ул бары тик Атасыннан күргән эшләрне генә эшли ала, – диде. – Атасы нәрсә эшләсә, Углы да шуны эшләр.

20 Ата Үзенең Углын ярата һәм Үзе эшләгән һәр эшен Аңа күрсәтә. Сезнең исегез китәрлек моннан да зуррак эшләр күрсәтер әле Ул Аңа.

21 Ата үлгәннәрне терелтеп җанландырган кебек, Углы да, кемне теләсә, шуны җанландыра.

22 Ата беркемне дә хөкем итми, ә Ул бөтен хөкемне Углына тапшырды.

23 Атаны ихтирам иткән кебек, барысының да Углын ихтирам итүен тели бит Ул. Кем Углын ихтирам итми, шул Аны җибәргән Атаны да ихтирам итми.

24 Сезгә хак сүз әйтәм: Минем сүземне тыңлаучы һәм Мине җибәргән Затка иман итүче кеше мәңгелек тормышка ия. Ул кеше хөкемгә дучар булмаячак, чөнки инде үлемнән тормышка күчкән була.

25 Сезгә хак сүз әйтәм: үлекләр Аллаһы Углының тавышын ишетер вакыт җитә һәм килеп җитте дә инде. Аны ишеткәннәр терелер.

26 Үзендә тормыш булган кебек, Ата Углына да Үз-Үзендә тормышка ия булу кодрәте бирде.

27 Ата Углына хөкем итү хокукын да тапшырды, чөнки Ул – Адәм Углы.

28 Моңа гаҗәпләнмәгез. Кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Углының тавышын ишетәчәк вакыт җитә.

29 Шунда үлекләр каберләреннән чыгачак: яхшылык эшләгәннәре – яшәү, ә явызлык эшләгәннәре хөкем ителү өчен тереләчәк.

30 Мин Үзлегемнән бернәрсә эшли алмыйм; Аңардан ничек ишетсәм, шулай хөкем итәм, һәм Минем хөкемем гадел, чөнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Затның ихтыярын үтәргә тырышам.


Гайсә хакында шаһитлыклар

31 Әгәр дә Мин Үзем хакында Үзем шаһитлык бирәм икән, шаһитлыгым бернигә дә тормас иде.

32 Минем хакта шаһитлык бирүче башка Берәү бар, һәм Мин беләм: Аның Минем хакта биргән шаһитлыгы хак.

33 Сез Яхъя янына кешеләр җибәрдегез, һәм ул хакыйкать хакында шаһитлык бирде.

34 Ләкин Мин кешеләрнең шаһитлыгына мохтаҗ түгел, ә боларны сез коткарылсын өчен әйтәм.

35 Яхъя янучы һәм нур бирүче яктырткыч иде, ә сез аның яктысында бик аз вакыт кына куанмакчы булдыгыз.

36 Әмма Минем шаһитлыгым Яхъяныкыннан зуррак: Мин Атамның тәмамларга дип биргән эшләрен башкарам. Шуларның һәммәсе Мине Атам җибәргәненә шаһитлык бирә.

37 Мине җибәргән Ата Үзе Минем хакта шаһитлык итте. Сезнең беркайчан да Аның тавышын ишеткәнегез, йөзен күргәнегез юк.

38 Аның сүзе сездә яшәми, чөнки сез Ул җибәргән Затка ышанмыйсыз.

39 Мәңгелек тормышка ия булырга теләп, сез Изге язмада язылганнарны тикшерәсез, ә алар нәкъ Минем хакта шаһитлык бирәләр.

40 Әмма сез, тормышка ия булу өчен, Минем яныма килергә теләмисез.

41 Кешеләрнең Мине данлауларына мохтаҗлыгым юк,

42 ә Мин сезне беләм: сездә Аллаһыны ярату юк.

43 Мин Атам исеменнән килдем – сез Мине кабул итмисез, ә үз исеменнән килгәнне кабул итәсез.

44 Сез бер-берегездән дан кабул итәсез, ә бердәнбер Аллаһыдан булган данны эзләмисез. Шулай булгач, сез ничек итеп ышана алырсыз икән?

45 Мин сезне Атам алдында гаепләрмен дип уйламагыз. Сезне гаепләүче – сез өмет баглаган Муса.

46 Сез Мусага ышансагыз, Миңа да ышаныр идегез, чөнки ул Минем хакта язды.

47 Ул язганнарга ышанмый торып, Минем сүзләремә ничек ышанырсыз?!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan