Яхъя 4 - Изге ЯзмаГайсә һәм Самарея хатыны 1 Фарисейлар Гайсәнең Яхъяга караганда күбрәк шәкертләр җыюы һәм аларны суга чумдыруы турында ишеттеләр, 2 хәлбуки кешеләрне Гайсә Үзе түгел, шәкертләре суга чумдыра иде. 3 Үзе турында нәрсә сөйләгәннәрен белгәч, Гайсә, Яһүдияне калдырып, тагын Гәлиләягә китте. 4 Аңа Самарея өлкәсе аша үтәргә туры килде. 5 Самареядә, Ягъкуб үзенең углы Йосыфка биргән җир биләмәсенә якын гына урнашкан Сухар шәһәрендә, 6 Ягъкуб коесы бар иде. Юлда арыган Гайсә шул кое янына килеп утырды. Көн урталары иде. 7-8 Шәкертләре, ризык сатып алу өчен, шәһәргә киткәч, су алырга дип, бер Самарея хатыны килде. Гайсә аңа: – Миңа эчәргә бирче, – диде. 9 Хатын исә: – Ничек итеп Син, яһүди була торып, миннән, Самарея хатыныннан, эчәргә сорыйсың? – диде. Ул бу сүзләрне яһүдиләр самареялеләр белән аралашмаганга күрә әйтте. 10 Гайсә аңа болай җавап бирде: – Аллаһының бүләген һәм синнән: «Миңа эчәргә бирче», – дип сораучының Кем икәнен белсәң, син үзең Аңардан сорар идең, һәм Ул сиңа тереклек суы бирер иде. 11 Хатын Аңа: – Әфәндем! Синең чумырып алырга бернәрсәң дә юк, ә кое тирән. Син ул тереклек суын кайдан алырсың икән? 12 Бу коены безгә Ягъкуб атабыз биргән: үзе дә, балалары да, мал-туарлары да шушы коедан эчкәннәр. Син Ягъкуб атабыздан да бөегрәкме әллә? – дип сорады. 13 Гайсә аңа: – Бу суны эчкән һәркем янә сусар, 14 ә Мин бирәчәк суны эчкән кеше һичкайчан сусамас. Мин биргән су аңарда мәңгелек тормышка ага торган чишмәгә әвереләчәк, – дип җавап бирде. 15 – Әфәндем! Миңа шул суны бирче, аннан мин сусамас идем һәм, су алыр өчен, монда килеп йөрмәс идем, – диде хатын. 16 – Бар, иреңне чакырып кил, – диде Гайсә. 17 – Минем ирем юк, – дип җавап бирде хатын. – Ирем юк, дип син дөресен әйттең, 18 чөнки синең биш ирең булган, ә инде хәзергесе сиңа ир түгел. Син моны дөрес әйттең, – диде Гайсә. 19 – Әфәндем! Күрәм, Син – пәйгамбәрсең. 20 Безнең ата-бабаларыбыз Аллаһыга бу тауда табынганнар, ә сез, яһүдиләр, кешеләр табына торган урын Иерусалимдә булырга тиеш, дип әйтәсез, – диде Аңа хатын. 21 – Ханым, ышан сүземә, вакыт җитә: Атага табынуыгыз бу тауда да, Иерусалимдә дә булмаячак. 22 Сез кемгә табынуыгызны белмисез, ә без кемгә табынуыбызны беләбез, чөнки котылу яһүдиләрдән килә. 23 Әмма вакыт җитеп килә, һәм килеп тә җитте инде, ул вакытта чын күңелдән табынучылар Атага рух вә хакыйкать белән табынырлар, чөнки Ата шундый табынучыларны эзли. 24 Аллаһы Ул – Рух, һәм Аңа табынучылар рух вә хакыйкать белән табынырга тиешләр, – диде Гайсә. 25 – Мәсихнең киләчәген беләм. (Мәсих май сөртелгән Зат дигәнне аңлата.) Ул, килгәч, безгә бөтенесен аңлатып бирер, – диде хатын. 26 – Синең белән сөйләшүче Мин – ул Үзе, – дип әйтте Гайсә. 27 Шул вакыт әйләнеп кайткан шәкертләре, Аның хатын белән сөйләшеп торуын күреп гаҗәпләнделәр, әмма берсе дә: «Син аңардан нәрсә сорыйсың?» – яки: «Бу хатын белән нәрсә турында сөйләшәсең?» – дип сорамады. 28 Хатын, су чүлмәген калдырып, шәһәргә китте һәм андагы кешеләргә: 29 – Барып карагыз әле, кылган эшләремнең бөтенесен әйтеп биргән Кешене күрерсез; Ул Мәсих түгелме икән? – диде. 30 Һәм кешеләр, шәһәрдән чыгып, Гайсә янына киттеләр. 31 Ул арада шәкертләре Аны: – Остаз! Ашап ал инде, – дип кыстарга керештеләр. 32 – Минем сез белми торган ризыгым бар, – диде аларга Гайсә. 33 Шәкертләре үзара: – Әллә Аңа берәрсе ашарга китерде микән? – диештеләр. 34 – Ризыгым – Мине җибәргән Затның ихтыярын үтәү һәм Аның эшен төгәлләү. 35 Сез: «Тагын дүрт айдан урак өсте җитәчәк», – дисез түгелме? Ә Мин сезгә әйтәм: әйбәтләп карагыз, игеннәр агарып уракка өлгергән инде. 36 Уракчы эш хакы ала һәм мәңгелек тормыш өчен уңыш җыя. Шуңа күрә, чәчүче белән уручы бергә куана ала. 37 Шулай итеп, бу очракка «Берсе чәчә, ә икенчесе ура», дигән әйтем туры килә. 38 Мин сезне үзегез үстермәгәнне урырга җибәрдем, анда башкалар эшләгән иде, ә сез аларның хезмәт уңышын җыясыз, – диде Гайсә аларга. 39 «Кылган эшләремнең бөтенесен әйтеп бирде», – дип шаһитлык иткән хатынның сүзен ишеткәч, әлеге шәһәрдәге самареялеләрнең күбесе Гайсәгә иман китерде. 40 Шунлыктан, самареялеләр Аның янына килеп, Аңардан үзләре янында калуын үтенеп сорадылар, һәм Ул анда ике көнгә калды. 41 Аның сүзләрен ишетеп, тагын да күбрәк кеше Аңа иман китерде, 42 ә теге хатынга исә: – Без инде синең сүзләреңнән түгел, бәлки Аның сүзләрен үзебез ишетеп һәм Аның, чыннан да, дөньяны Коткаручы Мәсих икәнен белеп, Аңа ышанабыз, – диделәр. Гайсәнең сарай әһеле углын савыктыруы 43 Ике көн үткәч, Гайсә бу шәһәрдән Гәлиләягә китте. 44 «Пәйгамбәрне үз илендә ихтирам итмиләр», – дип, Гайсә Үзе үк шаһитлык биргән иде. 45 Ләкин Ул Гәлиләягә килгәч, кешеләр Аны бик теләп кабул иттеләр, чөнки алар Иерусалимдәге бәйрәмгә барып, Гайсә эшләгән барлык эшләрне күргәннәр иде. 46 Шуннан соң Гайсә теге чакта суны шәрабка әйләндергән урынга – Гәлиләянең Кәна шәһәренә яңадан килде. Кәпәрнаумда углы авыру булган бер сарай әһеле бар иде. 47 Сарай әһеле, Гайсәнең Яһүдиядән Гәлиләягә килгәнен ишетеп, Аның янына китте. Ул Гайсәдән үлем түшәгендә яткан углын, килеп, савыктыруын ялварып сорады. 48 – Илаһи билгеләр һәм могҗизалар күрмәсәгез, сез бит ышанмаячаксыз, – диде аңа Гайсә. 49 Сарай әһеле исә: – Әфәндем! Балам үлгәнче килә күр инде, – диде. 50 Шунда Гайсә: – Бар, өеңә кайт, углың исән, – диде. Сарай әһеле, Гайсәнең сүзенә ышанып, кайтып китте. 51 Кайтып барганда ук, хезмәтчеләре очрап, углының исән булуын әйттеләр. 52 «Аңа кайсы сәгатьтә хәл керде?» дигән соравына, алар: – Кичә көндезге сәгать берләрдә бизгәк аңардан китте, – дип җавап бирделәр. 53 «Углың исән» дигән сүзләрне Гайсәнең нәкъ шул сәгатьтә әйтүен аңлагач, әти кеше үзе дә, йортындагыларның барысы да Гайсәгә иман китерделәр. 54 Бу – Гайсәнең Яһүдиядән Гәлиләягә килгәч күрсәткән икенче могҗизалы гамәле булды. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia