Яхъя 3 - Изге ЯзмаГайсә һәм Никәдим 1 Яһүди башлыкларның фарисейлардан булган Никәдим атлысы 2 төнлә Гайсә янына килеп: – Остаз! Синең Аллаһыдан килгән Мөгаллим икәнеңне беләбез, чөнки Син күрсәткән могҗизалы гамәлләрне, Аллаһы үзе белән булмаса, беркем дә эшли алмас иде, – диде. 3 – Сиңа хак сүз әйтәм: яңадан тумаса, беркем дә Аллаһы Патшалыгын күрә алмас, – диде аңа Гайсә җавап биреп. 4 Никәдим Аңардан: – Кеше картайгач, яңадан ничек туа алсын? Ул, анасы карынына кереп, икенче тапкыр туа алыр микән? – дип сорады. 5 Гайсә җавабында: – Сиңа хак сүз әйтәм: әгәр кеше судан һәм Рухтан тумаса, ул Аллаһы Патшалыгына керә алмас. 6 Тәннән туган – тән, Рухтан туган рух була. 7 Минем сиңа: «Сез яңадан туарга тиешсез», – дип әйтүемә гаҗәпләнмә. 8 Җил кайда теләсә, шунда исә, аның тавышын ишетәсең, ләкин кайдан килеп, кая китүен белмисең: Рухтан туган һәркем белән нәкъ менә шулай була, – дип әйтте. 9 Никәдим Аңардан: – Ничек алай була алсын? – дип сорады. 10 – Син, Исраил мөгаллиме була торып, шуны белмисеңме?! – диде аңа Гайсә. – 11 Сиңа хак сүз әйтәм: без нәрсә белсәк, шуны сөйлибез; нәрсә күрсәк, шуңа шаһитлык бирәбез; ә сез безнең шаһитлыгыбызны кабул итмисез. 12 Сез җирдәге хәлләр турында сөйләгәнемә ышанмыйсыз икән, күктәгеләре хакында сөйләсәм, ничек ышанырсыз? 13 Күктән иңгән Заттан башка берәүнең дә күккә күтәрелгәне юк. Ул Зат – Адәм Углы. 14-15 Адәм Углына иман итүче һәр кеше мәңгелек тормыш алсын өчен, Муса чүлдә еланны югарыга күтәргән кебек, Адәм Углы да күтәрелергә тиеш. 16 Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Углына иман итүчеләрнең берсе дә һәлак булмасын, ә бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Углын бирде. 17 Аллаһы Үз Углын дөньяны хөкем итү өчен түгел, бәлки дөнья Аның аша коткарылсын өчен дөньяга җибәрде. 18 Аңа иман итүче хөкемгә тартылмый, ә инде иман итмәүче хөкемгә тартылды, чөнки ул Аллаһының бердәнбер Углына иман китермәде. 19 Хөкем исә шуннан гыйбарәт: дөньяга яктылык килде, әмма кешеләр, эшләре яман булганга, яктылык урынына караңгылыкны яраттылар. 20 Явызлык эшләүче һәркем яктылыкка нәфрәтләнә һәм, үзенең эшләре ачык күренмәсен дип, аңа килми. 21 Ә дөреслек буенча эш итүче, гамәлләренең Аллаһы аркылы эшләнгәнлеге ачык күренсен өчен, яктылыкка килә. Чумдыручы Яхъяның Гайсә турындагы шаһитлыгы 22 Шуннан соң Гайсә шәкертләре белән Яһүдия җиренә килде һәм алар белән бергә шунда калып, халыкны суга чумдырды. 23 Яхъя да Салим янындагы күп сулы Айнунда суга чумдыра иде. Кешеләр шунда киләләр һәм суга чумдырылалар иде. 24 Ул вакытта әле Яхъя зинданга утыртылмаган була. 25 Шул вакыт Яхъяның шәкертләре һәм бер яһүди арасында пакьләнү йоласы турында бәхәс чыкты. 26 Алар, Яхъя янына килеп: – Остаз! Менә Үрдүн аръягында синең белән булган һәм Аның турында син шаһитлык биргән Кеше халыкны суга чумдыра, һәм барысы да Аның янына баралар, – диделәр. 27 Яхъя болай дип җавап бирде: – Күктән бирелмәгән булса, кеше үзенә бернәрсә дә кабул итә алмый. 28 Сез – «Мин Мәсих түгел, әмма Аңардан алда җибәрелдем», – дип әйткәнемне ишетүче шаһитлар. 29 Кияү егетенең кәләше була, ә кияү янында тыңлап торучы дусты, аның тавышын ишетеп, шатланып куана. Минем куанычым да шулай тулы. 30 Ул үсәргә, мин кечерәергә тиеш. 31 Югарыдан Килүче һәркемнән өстенрәк; ә җирдән булган җирнеке булып, җирдәгечә сөйләр. Күктән Килүче һәркемнән өстендер. 32 Ул күргәннәре һәм ишеткәннәре турында шаһитлык бирә, әмма Аның шаһитлыгын берәү дә кабул итми. 33 Аның шаһитлыгын кабул итүче исә Аллаһының хаклы булуына инануын раслый. 34 Аллаһы җибәргән Зат Аллаһы сүзләрен сөйли бит, Аллаһы Үз Рухын үлчәмичә бирә. 35 Ата Үзенең Углын ярата һәм бар нәрсәне Аның кулына тапшырган. 36 Углына иман итүче мәңгелек тормышка ия, ә Углына иман итмәүче тормыш күрмәячәк, бәлки аның өстендә Аллаһының ачуы торачак. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia