Яхъя 21 - Изге ЯзмаГайсәнең шәкертләре белән очрашуы 1 Шушы хәлләрдән соң Тибериас күле буенда Гайсә шәкертләренә янә күренде. Аның күренүе болай булды: 2 Шимун Петер, Игезәк кушаматлы Томас, Гәлиләядәге Кәна шәһәреннән Натанаил, Зебедәй угыллары һәм Гайсәнең тагын ике шәкерте бергә иделәр. 3 Шимун Петер: – Балык тотарга барам, – дигәч, калган шәкертләр аңа: – Без дә синең белән барабыз, – диделәр. Алар көймәгә утырып, йөзеп киттеләр, әмма ул төнне һичнәрсә тота алмадылар. 4 Таң атканда яр буенда Гайсә басып тора иде, әмма шәкертләре Аның Гайсә икәнен танымадылар. 5 Гайсә аларга: – Дусларым! Сезнең ашарга берәр нәрсәгез бармы? – диде. – Юк, – дип җавап бирделәр алар. 6 Ул аларга: – Ятьмәне көймәнең уң ягына салыгыз, тотарсыз, – диде. Алар шулай иттеләр һәм эләккән балыкның күплегеннән ятьмәне тартып чыгара алмадылар. 7 Шунда Гайсәнең яраткан шәкерте Петергә: – Бу – Хакимебез, – диде. Аның Хаким икәнен ишеткәч, Шимун Петер, өс киемен киеп (ул чишенгән иде), суга сикерде. 8 Ярдан йөз кырык аршын чамасы гына ераклыкта булган башка шәкертләр, көймә белән килеп, балык белән тулган ятьмәне сөйрәп, ярга алып чыктылар. 9 Ярга чыккач, алар янган күмер өстендә пешкән балык һәм икмәк күрделәр. 10 Гайсә аларга: – Тоткан балыкларыгызның беразын монда алып килегез, – диде. 11 Шимун Петер көймәгә утырып, зур балыклар белән тулган ятьмәне өстерәп җиргә чыгарды. Анда йөз илле өч балык бар иде. Балыкның шундый күп булуына да карамастан, ятьмә ертылмады. 12 Гайсә: – Ашарга килегез, – диде. Шәкертләрнең берсе дә: «Син кем?» – дип сорарга батырчылык итмәде, чөнки алар Аның Хаким Гайсә икәнен белә иделәр. 13 Гайсә якынрак килеп икмәкне алды һәм аларга өләште, шулай ук балыкны да алып бирде. 14 Бу инде Гайсәнең, үледән терелтелгәннән соң, шәкертләренә өченче тапкыр күренүе иде. Гайсә һәм Петер 15 Ашаганнан соң Гайсә Шимун Петердән: – Яхъя углы Шимун! Син Мине башка шәкертләремә караганда күбрәк яратасыңмы? – дип сорады. Петер Аңа: – Әйе, Хакимем! Син минем яратуымны беләсең, – дип җавап бирде. Гайсә аңа: – Минем бәрәннәремне ашат, – диде. 16 Гайсә икенче мәртәбә: – Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады. Петер Аңа: – Әйе, Хакимем! Син минем яратуымны беләсең, – дип җавап бирде. – Минем сарыкларымны көт, – диде Гайсә. 17 Өченче мәртәбә Ул Петердән: – Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады. Петер, Аның: «Син Мине яратасыңмы?» – дип, өченче мәртәбә соравына көенеп: – Хакимем! Син бөтенесен беләсең. Син яратуымны беләсең, – дип җавап бирде. Гайсә аңа: – Минем сарыкларымны ашат, – диде. – 18 Сиңа хак сүз әйтәм: син яшь чакта үзеңне-үзең билбаулап, теләгән җиреңә бара идең. Ә картайгач, кулларыңны сузарсың, һәм башка берәү, сине билбаулап, теләмәгән җиреңә алып барыр. 19 Ул бу сүзләрне Петернең нинди үлем белән Аллаһыны данлаячагын белдереп әйтте. Шуннан соң Гайсә аңа: – Минем артымнан бар, – диде. Гайсә һәм Аның яраткан шәкерте турында 20 Шул вакыт Петер, артына әйләнеп карагач, артларыннан Гайсәнең яраткан шәкерте килгәнне күрде. Бу – кичке аш вакытында Гайсәнең күкрәгенә терәлеп диярлек утырган, «Хакимем! Сиңа кем хыянәт итәчәк?» дип сораган шәкерт иде. 21 Петер, аны күргәч, Гайсәдән: – Хакимем! Аның белән нәрсә булачак? – дип сорады. 22 Гайсә аңа: – Мин килгәнгә кадәр аның яшәвен теләсәм дә, анда синең ни эшең бар? Син Минем артымнан бар, – диде. 23 Шуңа күрә имандашлар арасында: «Ул шәкерт үлмәячәк» дигән сүз таралды. Әмма Гайсә: «Үлмәячәк», – димәгән, ә: «Мин килгәнгә кадәр аның яшәвен теләсәм дә, анда синең ни эшең бар?» – дип әйткән иде. 24 Боларның һәммәсе турында шаһитлык биреп, бу сүзләрне язган шәкерт – шул шәкерт була. Без аның шаһитлыгының хак икәнен беләбез. 25 Гайсә болардан башка да күп эшләр башкарды. Аларның һәммәсе турында да язылса, язылган китаплар дөньяга сыймас иде, дип уйлыйм. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia