Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яхъя 20 - Изге Язма


Гайсә Мәсихнең үледән терелүе

1 Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, әле караңгы вакытта ук, магдалалы Мәрьям кабер-мәгарә янына килде һәм авызындагы ташның читкә алып ташланганын күрде.

2 Ул шунда ук Шимун Петер һәм Гайсәнең яраткан шул шәкерте янына йөгереп барып, аларга: – Хакимебезне кабердән алып киткәннәр. Кая куйганнарын белмибез, – диде.

3 Петер белән әлеге шәкерт шундук кабер янына киттеләр.

4 Алар икесе дә йөгерделәр, әмма теге шәкерт, Петергә караганда җәһәтрәк йөгергәнгә, кабер янына алданрак барып җитте.

5 Иелеп карагач, анда яткан кәфенне күрде, ләкин кабер эченә кермәде.

6 Аның артыннан Шимун Петер килеп җитте. Ул, кабер эченә кереп, анда яткан кәфенлекне

7 һәм Гайсәнең башына чорналган булган яулыкны күрде, әмма яулык кәфен белән бергә түгел, чорнап куелганча, үз урынында ята иде.

8 Шунда кабер янына алданрак килеп җиткән әлеге шәкерт тә эчкә керде һәм күреп ышанды.

9 Алар Изге язмада Гайсәнең үледән терелеп торачагы турында язылганны әле аңламыйлар иде.

10 Шуннан соң шәкертләр янә өйләренә кайтып киттеләр.

11 Мәрьям исә кабер янында елап басып калды. Елый-елый иелеп, кабер эченә карады һәм

12 анда актан киенгән ике фәрештәне күреп алды. Берсе Гайсә җәсәде яткан урынның баш очында, икенчесе аяк очында утыра иде.

13 Алар Мәрьямнән: – Ханым! Нигә елыйсың? – дип сорадылар. – Минем Хакимемне алып киткәннәр. Аны кая куйганнарын белмим, – диде ул.

14 Шулай диде дә артына борылып карады һәм анда басып торган Гайсәне күрде, әмма Аның Гайсә икәнен танымады.

15 Гайсә аңардан: – Ханым! Нигә елыйсың? Кемне эзлисең? – дип сорады. Мәрьям, Аны бакчачы дип уйлап: – Әфәндем! Син Аны чыгарып куйган булсаң, кая куйганыңны әйт, мин Аны алып китәрмен, – диде.

16 Гайсә аңа: – Мәрьям! – диде. Ә ул әйләнеп карап, яһүдчә: – Раббуни! – дип әйтте. (Раббуни – Остаз дигәнне аңлата.)

17 Гайсә аңа: – Миңа кагылма, чөнки Мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Туганнарым янына кайтып әйт: «Мин Үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, Үземнең Аллам һәм сезнең Аллагыз янына күтәреләм», – диде.

18 Магдалалы Мәрьям шәкертләр янына килеп: – Мин Хакимебезне күрдем, – диде һәм аларга Гайсә әйткән сүзләрне сөйләп бирде.

19 Шәкертләре шул ук көнне кич белән, яһүдиләрдән куркып, йорт ишекләрен бикләп җыелып утырганда, Гайсә килеп керде һәм, урталарына басып: – Иминлек сезгә! – диде.

20 Шулай дигәннән соң, Ул аларга кулларын һәм кабыргасын күрсәтте. Шәкертләр Хаким Гайсәне күргәнгә бик куандылар.

21 Гайсә аларга тагын: – Сезгә иминлек булсын! Атам Мине җибәргән кебек, Мин дә сезне җибәрәм, – дип әйтте.

22 Моны әйткәч, Ул сулышын аларга өреп: – Изге Рухны кабул итегез.

23 Кемнең гөнаһларын кичерсәгез, шуныкы кичерелер; кемнекен кичермәсәгез, аныкы кичерелмәс, – диде.


Күрмичә ышанучылар бәхетле

24 Гайсә килгәндә, уникенең берсе, Игезәк кушаматлы Томас, алар белән түгел иде.

25 Башка шәкертләр аңа: – Без Хакимебезне күрдек! – диделәр. Ә ул аларга: – Аның кулларында кадаклардан калган яраларны күрмичә, шул яраларга бармагымны, кабыргасына кулымны тидереп карамыйча, ышанмам, – дип әйтте.

26 Бер атнадан соң Аның шәкертләре тагын җыелып утырганда, Томас та алар белән бергә иде. Гайсә ишекләр бикле килеш килеп керде һәм аларның уртасына басып: – Иминлек сезгә! – диде.

27 Аннары Томаска: – Бармагыңны монда куй һәм кулларыма кара, кулыңны суз да кабыргама тидер. Шикләнеп торма, ышан, – дип әйтте.

28 Шунда Томас: – Минем Хакимем һәм Аллам! – диде.

29 Гайсә: – Син Мине күргәнгә ышандың. Күрмичә ышанучылар бәхетле! – дип әйтте.

30 Гайсә Үзенең шәкертләре алдында бу китапта язылмаган башка бик күп могҗизалы гамәлләр дә күрсәтте.

31 Болар исә сез Гайсәнең Мәсих, Аллаһы Углы булуына иман итсен өчен һәм, иман итеп, Аның исеме аркылы сезгә тормыш булсын өчен язылды.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan