Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яхъя 2 - Изге Язма


Гайсәнең суны шәрабка әйләндерүе

1 Өченче көнне Гәлиләя өлкәсенең Кәна шәһәрендә туй уздырылды, анда Гайсәнең анасы да бар иде.

2 Гайсә дә Үзенең шәкертләре белән шул туйга чакырылган иде.

3 Шәраб җитмәгәч, анасы Гайсәгә: – Аларның шәраблары беткән, – диде.

4 – Ханым, син ни өчен моны Миңа әйтәсең? Минем әле вакытым килеп җитмәде, – диде Гайсә аңа.

5 Анасы хезмәтчеләргә: – Ул сезгә нәрсә әйтсә, шуны эшләгез, – диде.

6 Анда яһүдиләр йоласы буенча пакьләнү өчен куелган ике яки өч үлчәм су сыйдырышлы алты таш чүлмәк бар иде.

7 Гайсә хезмәтчеләргә: – Чүлмәкләрне су белән тутырыгыз, – дип әйткәч, алар чүлмәкләрне мөлдерәмә итеп тутырдылар.

8 Шуннан соң Гайсә аларга: – Инде чумырып алыгыз да туй башлыгына илтеп бирегез, – диде. Алар илтеп бирделәр.

9 Туй башлыгы шәрабның кайдан икәнен белми иде. Бу турыда суны чумырып алган хезмәтчеләр генә белә иде. Туй башлыгы, шәрабка әйләнгән суны татып карагач, кияүне үз янына чакырып алып:

10 – Башта һәркем яхшы шәраб бирә, ә инде җитәрлек эчелгәч, начаррагын китерә; ә син яхшы шәрабны иң соңга калдыргансың, – диде.

11 Шулай итеп, Гәлиләянең Кәна шәһәрендә могҗизалы гамәлләрен башлап җибәреп, Гайсә Үзенең данын күрсәтте, һәм шәкертләре Аңа иман китерделәр.

12 Шуннан соң Ул, анасы, энеләре һәм шәкертләре белән бергә Кәпәрнаум шәһәренә килеп, берничә көнгә шунда калды.


Гайсәнең сату-алучыларны Аллаһы йортыннан куып чыгаруы

13 Яһүдиләрнең Котылу бәйрәме якынлашканда, Гайсә Иерусалимгә килде.

14 Андагы Аллаһы йортында үгез, сарык, күгәрчен сатучыларны һәм акча алмаштырып утыручыларны күргәч, Ул,

15 баудан чыбыркы үреп, сарыклары, үгезләре белән бергә һәммәсен Аллаһы йортыннан куып чыгарды. Акча алмаштыручыларның акчаларын чәчеп җибәрде, өстәлләрен аударды.

16 Күгәрчен сатучыларга: – Боларны моннан алып китегез! Атамның йортын базарга әйләндермәгез! – диде.

17 Шунда Аның шәкертләре: «Йортың өчен җан атып көям Мин», – дип язылган сүзләрне исләренә төшерделәр.

18 Шуннан яһүдиләр Гайсәдән: – Болай эшләргә хокукың барлыгын безгә нинди галәмәт белән исбат итә аласың? – дип сорадылар.

19 Гайсә аларга: – Бу Аллаһы йортын җимереп ташлагыз, Мин аны өч көндә яңадан торгызачакмын, – диде.

20 Моңа җавап итеп яһүдиләр: – Бу Аллаһы йорты кырык алты ел төзелде, ә Син аны өч көндә генә торгыза алырсыңмы? – дип әйттеләр.

21 Әмма Гайсә, Аллаһы йорты дип, Үзенең тәне хакында әйткән иде.

22 Гайсә үледән терелтелгәч, шәкертләре Аның бу турыда әйткәнен исләренә төшерделәр һәм Изге язмага да, Гайсә әйткән сүзләргә дә ышандылар.

23 Котылу бәйрәме көннәрендә Аның Иерусалимдә күрсәткән могҗизалы гамәлләрен күреп, күпләр Гайсәгә иман китерделәр.

24-25 Әмма Гайсә кешеләргә ышаныч багламады, чөнки аларның барысын да белә иде. Күңелләрендә нәрсә барын Ул белгәнгә, кемнең дә булса Аңа кешеләр турында сөйләве кирәк түгел иде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan