Яхъя 18 - Изге ЯзмаГайсәнең тоткын ителүе һәм Аңардан сорау алу 1 Бу сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә шәкертләре белән Кыдрун инешенең аръягына чыгып, шундагы бакчага керде. 2 Гайсә шәкертләре белән еш кына шунда җыелганлыктан, ул урынны Аңа хыянәт итәчәк Яһүдә дә белә иде. 3 Шуңа күрә Яһүдә гаскәри төркем һәм баш руханилар вә фарисейлар җибәргән тәртип саклаучыларны үзе белән шунда алып килде. Алар үзләре белән факеллар, яктырткычлар һәм кораллар алганнар иде. 4 Гайсә исә, Үзе белән булачак һәр нәрсәне белеп, килгән кешеләргә таба атлап: – Кемне эзлисез? – дип сорады алардан. 5 Алар Аңа: – Насаралы Гайсәне, – дип җавап бирделәр. Гайсә аларга: – Ул – Мин, – диде. Хыянәтче Яһүдә дә алар белән шунда тора иде. 6 Гайсә: «Ул – Мин», – дигәч, алар артка чигенеп, җиргә егылдылар. 7 Ул янә: – Кемне эзлисез? – дип сорады. Алар: – Насаралы Гайсәне, – диделәр. 8 Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Мин инде сезгә: «Ул – Мин», – дип әйттем бит. Мине эзлисез икән, Минем белән булган кешеләрне чыгарып җибәрегез. 9 «Син Миңа биргәннәрнең берсен дә югалтмадым» дигән сүзләр тормышка ашсын өчен, Ул шулай дип әйтте. 10 Шимун Петернең кылычы бар иде. Ул аны тартып чыгарды һәм олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде. Ул хезмәтченең исеме Мәлик иде. 11 Әмма Гайсә Петергә: – Кылычыңны кынына тыгып куй. Атам биргән касәдән эчмәмме әллә? – диде. 12 Гаскәриләр, аларның башлыгы һәм яһүдиләрнең тәртип саклаучылары Гайсәне тотып бәйләделәр. 13 Башта Аны шул елның олуг рухание булган Кәяфәснең кайнатасы Һаннас янына алып бардылар. 14 Яһүдиләргә: «Халык өчен бер кешенең үлүе хәерлерәк», – дип киңәш биргән кеше шул Кәяфәс иде. 15 Шимун Петер һәм тагын бер шәкерт Гайсә артыннан бардылар. Бу шәкерт исә олуг рухани белән таныш булганга күрә, Гайсә белән олуг руханиның ишегалдына керә алды. 16 Ә Петер тышкы якта ишек артында басып калды. Аннары олуг рухани белән таныш булган теге шәкерт чыкты да, ишек саклаучы хезмәтче кызга әйтеп, Петерне эчкә алып керде. 17 Шунда ишек саклаучы хезмәтче кыз Петердән: – Син дә бу Кешенең шәкертеме әллә? – дип сорагач, ул: – Юк, – дип җавап бирде. 18 Салкын булганлыктан хезмәтчеләр һәм тәртип саклаучылар учак ягып җылынып торалар иде. Петер дә алар белән бергә җылынып торды. 19 Шул вакытта олуг рухани Гайсәдән шәкертләре хакында һәм нәрсәләргә өйрәтүе турында сорашты. 20 Гайсә аңа: – Мин дөньяга ачыктан-ачык сөйләдем. Яһүдиләр һәрвакыт җыела торган гыйбадәтханәләрдә һәм Аллаһы йортында гыйлем бирдем, яшерен рәвештә һичнәрсә сөйләмәдем. 21 Нигә Миннән сорыйсың? Мин сөйләгәннәрне ишеткән кешеләрдән сора. Мин нәрсә сөйләгәнне алар беләләр, – дип җавап бирде. 22 Гайсә шулай дигәч, Аның янында торган тәртип саклаучыларның берсе, Аның яңагына сугып: – Олуг руханига Син шулай җавап бирәсеңме? – диде. 23 Гайсә аңа: – Мин ялган сөйләгән булсам, ялган икәнен исбат ит, ә дөресен сөйләгәнмен икән, нигә Миңа сугасың? – дип җавап бирде. 24 Шул вакыт Һаннас Гайсәне, бәйләнгән хәлдә, олуг рухани Кәяфәс янына җибәрде. 25 Шимун Петер ишегалдында җылынып торганда: – Син дә Аның шәкертләренең берсе түгелме? – дип сорадылар. Ул: – Юк, – дип ваз кичте. 26 Олуг рухани хезмәтчеләренең берсе, Петер колагын чабып өзгән кешенең туганы, аңа: – Мин сине Аның белән бергә бакчада күрдем түгелме соң? – диде. 27 Петер тагын ваз кичте. Нәкъ шул вакыт әтәч кычкырды. 28 Кәяфәс яныннан Гайсәне идарәче Пилат сараена алып килделәр. Бу хәл иртән иртүк булды. Пакьләнүләре бозылмасын дип, яһүдиләрнең башлыклары идарәче сараена кермәделәр, чөнки Котылу бәйрәменең ризыгын ашый алмаслар иде. 29 Шуңа күрә идарәче Пилат, алар янына чыгып: – Сез бу Кешене нәрсәдә гаеплисез? – дип сорады. 30 Алар аңа: – Ул җинаятьче булмаса, Аны сиңа тотып китермәгән булыр идек, – дип җавап бирделәр. 31 Пилат аларга: – Аны алып китеп, кануныгыз буенча үзегез хөкем итегез, – диде. – Безгә һичкемне үтерү хокукы бирелмәгән, – диделәр яһүдиләр аңа. 32 Гайсә Үзенең нинди үлем белән үләчәгенә ишарә итеп әйткән сүзләре гамәлгә ашсын өчен, бу вакыйга булды. 33 Шунда Пилат яңадан сараена керде һәм, Гайсәне чакыртып, Аңардан: – Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады. 34 Гайсә аңа: – Син моны үзеңнән генә әйтәсеңме, яки Минем хакта сиңа башкалар сөйләдеме? – диде. 35 – Әллә мин яһүдиме? Үз халкың, баш руханилар Сине миңа тапшырды. Нәрсә эшләдең Син? – дип әйтте Пилат. 36 – Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем яһүдиләр кулына тапшырылмавым өчен көрәшкән булырлар иде, әмма Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел, – дип җавап бирде Гайсә. 37 – Димәк, Син шулай да Патша икәнсең?! – диде Пилат. Гайсә: – Син Мине Патша дип әйтәсең. Мин хакыйкать хакында шаһитлык бирү өчен тудым, Мин шуның өчен дөньяга килдем дә. Хакыйкать тарафдары булган һәркем Мине тыңлый, – дип җавап бирде. 38 – Нәрсә ул – хакыйкать? – дип сорады Аңардан Пилат. Шуннан соң ул яңадан яһүдиләр янына чыгып: – Мин Аны гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде. – 39 Сезнең гореф-гадәтегез буенча, Котылу бәйрәмендә мин сезгә бер тоткынны азат итәргә тиешмен. Яһүдиләр Патшасын азат итүемне телисезме? 40 Шунда барысы да: – Аны түгел, Барабны чыгар! – дип кычкырдылар. Бараб исә юлбасар иде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia