Яхъя 17 - Изге ЯзмаГайсәнең догасы 1 Гайсә бу сүзләрдән соң күккә күтәрелеп карап: – Атам! Вакыт җитте, – диде. – Углың Сине данласын өчен, Углыңны данла. 2 Үзенә тапшырылган һәрбер кешегә Ул мәңгелек тормыш бирсен өчен, Син Аңа бөтен кешеләр белән хакимлек итү хокукын бирдең. 3 Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү – шул мәңгелек тормыштыр. 4 Син тапшырган эшләрне башкарып чыгып, Мин Сиңа җирдә дан китердем. 5 Дөнья яратылганчы, Мин Синең хозурыңда данлы идем. Инде хәзер Син, Атам, ул дан белән Үз хозурыңда Мине данла. 6 Син дөньядан Миңа биргән кешеләргә исемеңне таныттым. Алар Синеке иде, Син исә аларны Миңа бирдең. Алар Синең сүзеңне тоттылар һәм 7 хәзер Син Миңа биргән бар нәрсәнең Синнән икәнлеген беләләр. 8 Миңа әйткән сүзләреңне аларга җиткердем бит, алар кабул иттеләр. Минем чынлап та Синнән килүемне танып, Мине Син җибәргәнгә ышандылар. 9 Мин алар өчен үтенәм. Бөтен дөнья өчен түгел, бәлки Син Миңа биргәннәр өчен үтенәм, чөнки алар Синеке. 10 Минем бөтен нәрсәм Синеке, ә Синекеләр Минеке. Миңа алар аша дан китерелде. 11 Мин инде дөньяда түгел, ә алар әле дөньяда. Мин Синең яныңа барам. Изге Атам! Без бер булган кебек, алар да бер булсын өчен, Миңа биргән Үз исемеңнең кодрәте белән аларны саклап тор. 12 Алар белән бергә дөньяда булганда, Мин аларны Синең исемең белән – Син Миңа биргән исем белән – саклап тоттым. Мин аларны сакладым, һәм Изге язмада язылган сүзләр тормышка ашсын өчен, һәлак булырга тиешлесеннән башка берсе дә югалмады. 13 Хәзер исә Мин Синең яныңа барам. Бу сүзләрне, аларда куанычым тулы булсын өчен, дөньяда чакта сөйлим. 14 Мин аларга Синең сүзеңне җиткердем. Дөнья аларга нәфрәтләнде, чөнки, Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел. 15 Аларны дөньядан алуыңны түгел, бәлки явызлыктан саклавыңны үтенәм. 16 Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел. 17 Аларны Үз хакыйкатең белән изге ит. Синең сүзең – хакыйкать. 18 Син Мине дөньяга җибәргән кебек, Мин дә аларны дөньяга җибәрдем. 19 Алар да хакыйкать белән изге ителсеннәр дип, Үземне алар хакына изге итәм. 20 Мин алар өчен генә түгел, аларның сүзе аркылы Миңа иман китерүчеләр өчен дә үтенәм: 21 бөтенесе бер булсын иде. Атам, Син Миндә һәм Мин Синдә булгандай, Синең Мине җибәргәнеңә дөнья ышансын өчен, алар да Бездә булсыннар. 22 Син Миңа биргән данны аларга җиткердем: Без бер булган кебек, алар да бер булсыннар. 23 Мин аларда, Син Миндә. Мине җибәргән булуыңны һәм Мине яраткан кебек аларны да яратуыңны дөнья танысын өчен, алар тулысынча бердәм булсыннар. 24 Атам! Син Миңа биргән кешеләрнең булачак урынымда Минем белән бергә булуын телим. Дөнья яратылганга кадәр үк сөйгәнгә күрә, Син Миңа дан бирдең. Ул данны алар күрсеннәр иде. 25 Гадел Атам! Дөнья Сине белми, ә Мин беләм, бу кешеләр дә Синең Мине җибәргәнеңне беләләр. 26 Миңа булган мәхәббәтең аларда да булсын һәм Үзем дә аларда булыйм дип, Синең исемеңне аларга белдердем һәм белдерәчәкмен. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia