Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яхъя 16 - Изге Язма

1 Мин боларны сез юлдан язмасын дип сөйләдем.

2 Сезне гыйбадәтханәләрдән аерырлар. Хәтта шундый вакыт килер: сезне үтерүче һәркем Аллаһыга шуның белән хезмәт итәм дип уйлар.

3 Шулай эшләрләр, чөнки Атаны да, Мине дә якыннан белмәделәр алар.

4 Әлеге вакыт җиткәч, ул хакта сөйләгәннәремне исегезгә төшерер өчен, боларны сезгә алдан әйтеп куйдым. Мин боларны сезгә башта ук сөйләмәдем, чөнки сезнең белән бергә булдым.


Яклаучының килүе

5 Ә хәзер Мине җибәргән Зат янына барам, һәм сезнең берегез дә Миннән: «Кая барасың?» – дип сорамый.

6 Мин сезгә боларны сөйләгәнгә күрә, күңелегез кайгы белән тулган.

7 Әмма хак сүз әйтәм: Минем китүем сезнең өчен хәерлерәк. Мин китмәсәм, сезгә Яклаучы-Юатучы килмәс, ә китсәм, Аны сезгә җибәрермен.

8 Ул килгәч, дөньяның гөнаһ, гаделлек һәм хөкем турында дөрес уйламавын фаш итәчәк.

9 Гөнаһ шулдыр: кешеләр Миңа иман итмиләр;

10 гаделлек шулдыр: Мин Атам янына барам һәм сез инде Мине башка күрмәссез;

11 хөкем шулдыр: бу дөньяның түрәсе инде хөкем ителгән.

12 Сезгә сөйлисе сүзләрем бик күп, әмма сез аларны хәзер кабул итә алмассыз.

13 Ул хакыйкать Рухы килгәч, сезгә тулы хакыйкатькә юл күрсәтеп торыр. Ул сезгә Үзеннән түгел, бәлки ишеткәнен сөйләр һәм булачак хәлләрне белдерер.

14 Ул, Миннән кабул иткән сүзләрне сезгә сөйләп, Мине данлар.

15 Атаның бар нәрсәсе Минеке; Мин шуңа күрә: «Миннән кабул иткән сүзләрне Изге Рух сезгә белдерер», – дидем.


Кайгыдан шатлыкка

16 Тиздән сез Мине күрмәссез инде, күп тә үтми янә күрерсез.

17 Шунда Аның кайбер шәкертләре бер-берсенә: – «Тиздән сез Мине күрмәссез инде, күп тә үтми янә күрерсез», һәм: «Мин Атам янына барам», – дип әйтүе нәрсәне аңлата икән?

18 «Тиздән» дигәне нәрсә икән? Аның нәрсә сөйләгәнен аңламыйбыз! – диештеләр.

19 Үзеннән сорарга теләгәннәрен аңлап, Гайсә аларга болай диде: – Сез: «Тиздән Мине күрмәссез инде, күп тә үтми янә күрерсез» дигән сүзләрем хакында бер-берегездән сорашасызмы?

20 Сезгә хак сүз әйтәм: сез еларсыз, үкереп еларсыз, ә дөнья шатланыр; сез кайгырырсыз, әмма кайгыгыз шатлыкка әйләнер.

21 Вакыты җиткәч, бала тудыручы хатын җәфа чигә, әмма сабыен тудыргач, баланың дөньяга килүенә шатланып, газаплануын оныта.

22 Шуның кебек сез дә хәзер кайгырасыз; әмма Мин сезне тагын күрермен, шулчак сезнең күңелегез куаныр, куанычыгызны сездән беркем дә ала алмас.

23 Ул көнне сез Миннән бернәрсә турында да сорамассыз. Сезгә хак сүз әйтәм: Минем исемем белән Атадан нәрсә генә сорасагыз да, Ул сезгә бирәчәк.

24 Моңарчы сез Минем исемем белән бернәрсә дә сорамадыгыз. Сорагыз һәм алырсыз, һәм сезнең куанычыгыз тулы булыр.


Кыю булыгыз: Мин дөньяны җиңдем

25 Моңарчы Мин сезгә кинаяләр белән сөйләдем; ләкин вакыт җитәр, Мин сезгә инде кинаяләр белән сөйләмәм, Ата хакында ачык итеп әйтермен.

26 Ул көнне сез Минем исемем белән сорарсыз. «Сезнең өчен Атадан үтенермен», – димим,

27 чөнки сез Мине яратканга һәм Минем Аллаһыдан килгән булуыма ышанганга, Атам Үзе дә сезне ярата.

28 Мин дөньяга Атамнан килдем һәм менә яңадан, дөньяны калдырып, Атам янына китәм.

29 Шәкертләре Аңа: – Менә хәзер Син кинаяләр белән түгел, ә ачык итеп сөйлисең.

30 Хәзер без Синең һәрнәрсәне белүеңне һәм, хәтта, Сиңа сорауны биреп торырга кирәкмәвен дә күрәбез. Менә шуңа күрә без Синең Аллаһыдан килгән булуыңа ышанабыз, – диделәр.

31 Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Сез хәзер ышанасызмы?

32 Менә вакыт җитә һәм җитте дә инде: сез таралып, һәрберегез үз өйләренә китәчәк. Сез Мине ялгыз калдырачаксыз. Ләкин Мин ялгыз түгел, чөнки Ата Минем белән.

33 Мин моны тынычлыгыгыз Миндә булсын дип сөйләдем. Дөньяда кайгыларыгыз булыр, ләкин кыю булыгыз: Мин дөньяны җиңдем.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan