Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яхъя 15 - Изге Язма


Гайсә – чын йөзем агачы

1 Мин – чын йөзем агачы, ә Минем Атам – Йөзем үстерүче.

2 Ул Миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый һәм, күбрәк җимеш бирсен өчен, җимеш бирә торган һәр ботакны чистарта.

3 Сезгә сөйләгән сүзем аша сез инде чистартылдыгыз.

4 Миндә торыгыз, һәм Мин сездә торырмын. Йөзем агачында булмаган ботак үзеннән үзе җимеш бирә алмаган кебек, Миндә тормасагыз, сез дә җимеш бирә алмассыз.

5 Мин – йөзем агачы, ә сез – ботаклар. Кем Миндә торса һәм Мин аңарда торсам – ул күп җимеш бирер, чөнки Миннән башка бернәрсә дә эшли алмассыз.

6 Кем Миндә тормаса, аны, ботак кебек кисеп, читкә ташларлар һәм ул корып бетәр, ә корыган ботакларны җыеп утка ташлыйлар да яндыралар.

7 Сез Миндә торсагыз һәм Минем сүзләрем сездә торса, ул чакта нәрсә генә теләсәгез дә, сорагыз, һәм ул сезгә бирелер.

8 Күп җимеш китереп, сез Минем шәкертләрем булырсыз, һәм моның белән Минем Атам данланыр.

9 Атам Мине яраткан кебек, Мин дә сезне яратам. Минем мәхәббәтемдә калыгыз.

10 Мин, Атамның әмерләрен үтәп, Аның мәхәббәтендә калам, һәм сез дә, Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз.

11 Куанычым сездә булсын һәм куанычыгыз тулы булсын дип, Мин боларны сезгә сөйләдем.

12 Минем әмерем шушы: Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз.

13 Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан да бөек ярату юк.

14 Әмерләремне үтәсәгез, сез – Минем дусларым.

15 Инде сезне хезмәтчеләрем дип атамыйм, чөнки хезмәтче хуҗасының нәрсә эшләвен белми, ә сезне дусларым дип атыйм, чөнки Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен сезгә белдердем.

16 Мине сез сайламадыгыз, Мин сезне сайладым: сез барып җимеш бирсен һәм җимешегез даими булсын дип, сезне билгеләп куйдым. Шунда Минем исемем белән Атамнан нәрсә генә сорасагыз да, Ул аны сезгә бирәчәк.

17 Сезгә әмерем шул: бер-берегезне яратыгыз.


Дөньяның нәфрәте

18 Дөнья сезгә нәфрәтләнә икән, исегездә тотыгыз: сездән элек ул Миңа нәфрәтләнгән иде.

19 Сез дөньяныкы булсагыз, дөнья сезне үзенеке кебек итеп яратыр иде. Ләкин сез дөньядан түгел, Мин сезне дөньядан сайлап алдым, дөнья сезгә шуңа нәфрәтләнә.

20 «Хезмәтче үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел» дигән сүзләремне хәтерләгез. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр. Минем сүземне тотканнар икән, сезнекен дә тотарлар.

21 Алар боларның барысын да сез Минеке булганлыктан эшләрләр, чөнки Мине җибәргән Затны белмиләр.

22 Мин килеп аларга сөйләмәгән булсам, аларның гөнаһта гаепләре булмас иде, ә хәзер гөнаһларын акларлык чаралары юк.

23 Миңа нәфрәтләнүче Атама да нәфрәтләнә.

24 Башка беркем дә кылмаган эшләрне алар арасында күрсәтмәгән булсам, аларның гөнаһта гаепләре булмас иде; ә хәзер аларны күрделәр һәм Миңа да, Атама да нәфрәтләнәләр.

25 Аларның Канунындагы: «Алар Миңа бер сәбәпсезгә нәфрәтләнделәр» дигән сүзләр тормышка ашсын өчен бу шулай булды.

26 Мин Атадан сезгә Яклаучы-Юатучы җибәрәчәкмен. Ул – Атадан чыккан хакыйкать Рухы килгәч, Минем хакта шаһитлык бирәчәк.

27 Сез дә Минем хакта шаһитлык бирерсез, чөнки баштан ук Минем белән булдыгыз.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan