Яхъя 14 - Изге ЯзмаМин – юл, хакыйкать һәм тормыш 1 Борчылмагыз! Аллаһыга ышаныгыз һәм Миңа ышаныгыз. 2 Атам йортында торыр урын күп. Әгәр дә алай булмаса, сезгә әйткән булыр идем. Мин сезгә урын әзерләргә барам. 3 Барып, сезгә урын әзерләгәч, сезне Үзем белән алып китәргә килермен. Шулай Мин булган урында сез дә булырсыз. 4 Мин бара торган урынга сез юлны беләсез. 5 Шул вакыт Томас Гайсәгә: – Хакимем! Кая баруыңны белмибез, шулай булгач, анда бару юлын каян белик инде? – диде. 6 Гайсә аңа: – Мин – юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына алып бара торган Миннән башка юл юк. 7 Мине беләсез икән, Минем Атамны да белерсез. Шушы вакыттан башлап, сез Аны беләсез һәм Аны күрдегез, – дип әйтте. 8 – Хакимем! Безгә Атаны күрсәт һәм без канәгать булырбыз, – диде Аңа Филип. 9 – Филип, Мин никадәр вакыт сезнең белән бергә булып та, син Мине белмисеңме?! – диде Гайсә. – Мине күргән кеше Атаны да күргән була. Ничек инде син: «Безгә Атаны күрсәт», – дисең? 10 Минем Атада, Атаның Миндә икәнлегенә ышанмыйсыңмы? Сезгә сөйләгән сүзләрне Мин Үземнән сөйләмим, ә Миндә булган Атам Үз эшләрен башкара. 11 «Мин Атада һәм Ата Миндә» дигән сүзләремә ышаныгыз. Ә сүзләремә ышанмыйсыз икән, эшләгән эшләрем хакына ышаныгыз. 12 Сезгә хак сүз әйтәм: Миңа иман итүче башкарган эшләремне, аларга караганда бөегрәк эшләрне дә башкарыр, чөнки Мин Атам янына барам. 13 Ата Углы аркылы данлансын өчен, Минем исемем белән нәрсә сорасагыз да, эшләрмен. 14 Исемем белән Миннән сораган һәрнәрсәне эшләрмен. Гайсә вәгъдә иткән Изге Рух 15 Мине яратсагыз, әмерләремне үтәрсез. 16 Мин Атадан сорармын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы-Юатучы бирәчәк, Ул сезнең белән мәңге булыр. 17 Ул Яклаучы-Юатучы – хакыйкать Рухы. Дөнья Аны күрмәгәнгә һәм белмәгәнгә кабул итә алмый, ә сез Аны беләсез, чөнки Ул сезнең белән калачак һәм сездә булачак. 18 Сезне ятим калдырмам, яныгызга килермен. 19 Бераздан дөнья Мине күрмәс, ә сез күрерсез. Мин яшәгәнгә, сез дә яшәрсез. 20 Мин – Атамда, сез – Миндә һәм Мин сездә икәнемне шул көнне белерсез. 21 Әмерләремне кабул итеп, аларны үтәүче кеше Мине ярата. Мине яраткан кешене Атам яратыр, Мин дә яратырмын һәм аңа Үземне күрсәтермен. 22 Яһүдә (Яһүдә Искариот түгел) Аңардан: – Хакимем! Ни өчен Син Үзеңне дөньяга түгел, безгә генә күрсәтергә телисең? – дип сорады. 23 Гайсә аңа болай дип җавап бирде: – Мине яратучы сүзләремне тотар. Атам аны яратыр һәм Без, аның янына килеп, аның белән бергә яшәрбез. 24 Ә Мине яратмаучы исә сүзләремне тотмый. Сез ишеткән сүз Миннән түгел, бәлки Мине җибәргән Атадан, – һәм дәвам итеп: 25 – Сезнең белән бергә булганда ук, боларны сезгә әйттем. 26 Ә Минем исемнән Атам җибәрәчәк Яклаучы-Юатучы – Изге Рух – сезне һәрнәрсәгә өйрәтер һәм Мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен хәтерегезгә төшерер. 27 Сезгә тынычлык калдырам, Үз тынычлыгымны сезгә бирәм, әмма Мин биргән тынычлык дөнья биргән тынычлыкка охшамаган. Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын. 28 «Сездән китәм һәм яныгызга киләчәкмен», – дигәнемне ишеттегез. Мине яратсагыз, Атам янына баруыма куаныр идегез, чөнки Атам Миннән бөегрәк. 29 Мин сезгә бу сүзләрне, ул хәл тормышка ашканда, сезнең ышануыгызны теләп, хәзер сөйләдем. 30 Сезнең белән күп сөйләшмәм инде, чөнки бу дөньяның түрәсе килә. Минем өстән аның һичнинди хакимлеге юк. 31 Әмма дөнья белсен: Мин Атаны яратам һәм, Ата Миңа нәрсә боерган булса, шуны башкарам. Торыгыз, моннан китик, – диде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia