Яхъя 13 - Изге ЯзмаГайсәнең шәкертләренең аякларын юуы 1 Котылу бәйрәме алдыннан Гайсә, Үзенең бу дөньядан Ата хозурына китү сәгате җиткәнен белеп, дөньядагы үзенекеләрен ничек яраткан булса, аларны соңгы чиккә кадәр шулай яратуын эш белән күрсәтте. 2 Шимун Искариот углы Яһүдәнең күңеленә иблис Гайсәгә хыянәт итү ниятен салганнан соң, Гайсә шәкертләре белән кичке аш ашап утыра иде. 3 Гайсә исә Атаның һәрнәрсәне Аның кулына биргәнен һәм Үзенең Аллаһыдан килеп, Аллаһы янына китүен белә иде. 4 Шуңа күрә Ул урыныннан торды да, өс киемен салып, биленә сөлге урады. 5 Һәм ләгәнгә су салып, шәкертләренең аякларын юа башлады, юган берсен билендәге сөлге белән сөртә барды. 6 Нәүбәт Шимун Петер янына җиткәч, Петер Аңа: – Хакимем! Синме минем аякларымны юасың?! – диде. 7 – Син әле хәзер Минем нәрсә эшләвемне аңламыйсың, – дип җавап бирде Гайсә, – әмма соңыннан аңларсың. 8 – Син минем аякларымны һичкайчан юарга тиеш түгелсең, – диде Петер. – Сине юмасам, Миндә өлешең булмас, – дип җавап бирде Гайсә. 9 – Хакимем! – диде Шимун Петер. – Аякларымны гына түгел, кулларымны да, башымны да юа күр. 10 – Юынган кешенең бөтен тәне чиста була. Шуңа күрә аякларыннан башка аның бүтән җирен юу кирәк түгел, – диде Гайсә. – Сез чиста, әмма барыгыз да түгел. 11 Үзенә кемнең хыянәт итәчәген белгәнгә, Ул: «Сезнең барыгыз да чиста түгел», – диде. 12 Шәкертләренең аякларын юып бетергәч, өске киемен киеп, Ул яңадан урынына барып утырды һәм аларга: – Минем нәрсә эшләгәнемне аңлыйсызмы? 13 Сез Мине Остаз һәм Хаким дип атыйсыз. Сез хаклы: Мин нәкъ Шулмын. 14 Шулай итеп, Мин – сезнең Хакимегез һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш. 15 Мин сезгә нәрсә эшләгән булсам, сез дә шуны эшләгез дип, сезгә үрнәк күрсәттем. 16 Сезгә хак сүз әйтәм: хезмәтче үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел, илче дә үзен җибәрүчедән бөек түгел. 17 Сез хәзер моны беләсез. Белгәнегезне үтисез икән, сез бәхетле. 18 Мин барыгыз турында да әйтмим. Кемнәрне сайлап алганымны беләм, ләкин Изге язмада: «Минем белән бергә икмәк ашаучы Миңа каршы баш күтәрде», – дип язылган сүзләр тормышка ашырга тиеш. 19 Алар тормышка ашкан вакытта сез Мин – Ул булуыма ышансын өчен, бу сүзләр тормышка ашканчы ук сөйлим. 20 Сезгә хак сүз әйтәм: Мин җибәргән кешене кабул итүче Мине кабул итә; Мине кабул итүче исә Мине җибәргән Затны кабул итә дигән сүз. Гайсәнең хыянәтче Яһүдә турындагы сүзләре 21 Моны әйткәннән соң Гайсә тирән дулкынлану белән шәкертләренә: – Сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү Миңа хыянәт итәчәк, – диде. 22 Шәкертләре исә, Аның кем хакында сөйләвен һич аңламыйча, бер-берсенә караштылар. 23 Аларның берсе – Гайсәнең яраткан шәкерте – Аның күкрәгенә терәлеп диярлек утыра иде. 24 Гайсәнең кем хакында сөйләвен сорарга кушып, Шимун Петер шул шәкерткә ымлады. 25 Теге шәкерт, Гайсәгә тагын да якынрак килеп, Аңардан: – Хакимем, ул кем? – дип сорады. 26 Гайсә җавап бирде: – Мин икмәк сыныгын кемгә манып бирсәм, ул – шул. Шунда Ул бер сынык икмәкне манып, Шимун Искариот углы Яһүдәгә бирде. 27 Шул сыныкны кулына алуга ук аның эченә иблис керде. Шунда Гайсә Яһүдәгә: – Эшлисе эшеңне тизрәк эшлә, – диде. 28 Әмма Гайсәнең аңа ни өчен шулай дип әйтүен анда утыручыларның берсе дә аңламады. 29 Акча янчыгы Яһүдәдә булганлыктан, кайберәүләр: Гайсә аңа бәйрәм өчен безгә кирәк булган әйберләрне сатып алырга яки фәкыйрьләргә нәрсә дә булса бирергә кушкандыр, дип уйладылар. 30 Сыныкны алу белән Яһүдә чыгып китте. Төн иде. Яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз 31 Яһүдә чыгып киткәч, Гайсә болай дип әйтте: – Хәзер Адәм Углы данланды һәм Аның аша Аллаһы данланды. 32 [Аллаһы Аның аша данлана икән,] Ул да Адәм Углын Үзендә данлар, һәм моны шунда ук эшләр. 33 Балаларым! Мин сезнең белән инде озак булмам. Сез Мине эзләрсез, әмма сезгә дә яһүдиләргә әйткән сүзләремне әйтәм: сез Мин китәчәк урынга килә алмассыз. 34 Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. 35 Бер-берегезне яратсагыз, барысы да Минем шәкертләрем булуыгызны белер. 36 Шимун Петер Гайсәдән: – Хакимем, Син кая китәсең? – дип сорады. Гайсә аңа: – Мин китәчәк урынга Син хәзер ияреп бара алмыйсың, әмма соңыннан киләчәксең, – дип җавап бирде. 37 – Хакимем, ни өчен Синең артыңнан хәзер бара алмыйм? Синең өчен җанымны да бирергә әзермен, – диде Аңа Петер. 38 Гайсә аңа: – Ә син Минем өчен җаныңны да бирергә әзерме? Сиңа хак сүз әйтәм: әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең, – диде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia