Яхъя 12 - Изге ЯзмаГайсәне Бәйт-Әниядә майлау 1 Котылу бәйрәменә алты көн кала, Гайсә Бәйт-Әния авылына килде. Ул авылда Гайсә үледән терелткән Элгазар яши иде. 2 Анда Гайсә хөрмәтенә аш мәҗлесе җыйдылар, Марта хезмәт күрсәтеп йөрде, ә Элгазар Гайсә белән бергә табын артында утыра иде. 3 Мәрьям, бер кадак кыйммәтле, саф вә хуш исле нард мае алып, Гайсәнең аякларын майлады да үзенең чәче белән сөртте. Өй эче ислемайның хуш исе белән тулды. 4 Шунда Гайсәнең шәкертләреннән берсе – Аңа хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот: 5 – Ни өчен бу хуш исле майны, өч йөз динарга сатып, акчасын фәкыйрьләргә өләшеп бирмәскә иде? – диде. 6 Ул моны һич тә фәкыйрьләр хакында кайгыртып түгел, бәлки карак булганы өчен әйтте. Уртак акча янчыгын йөртү – аның вазифасы, һәм ул аннан үзенә акча ала торган иде. 7 Гайсә моңа болай дип җавап бирде: – Калдыр аны, ул бу майны Мине күмү көненә саклады. 8 Фәкыйрьләр һәрвакыт сезнең белән бит, ә Мин сезнең белән һәрвакыт булмам. 9 Шул вакытта күп яһүдиләр, Гайсәнең Бәйт-Әниядә икәнлеген белеп, шунда җыелдылар. Алар Гайсә өчен генә түгел, Ул үледән терелткән Элгазарны күрү өчен дә килделәр. 10 Шунлыктан баш руханилар Элгазарны да үтерергә карар чыгардылар, 11 чөнки аның аркасында күп яһүдиләр Гайсә янына килә һәм Аңа иман китерә иде. Гайсәнең тантана белән Иерусалимгә керүе 12 Икенче көнне бәйрәмгә килгән халык арасында «Гайсә Иерусалимгә килә икән» дигән хәбәр таралды. 13 Алар, хөрмә ботаклары тотып, Гайсәне каршыларга чыкты һәм: «Һошанна! Раббы исеменнән Килүче, Исраил Патшасы мөбарәктер!» – дип кычкырдылар. 14 Гайсә исә бер ишәк табып, аңа атланды, һәм һәммәсе Изге язмада язылганча булды: 15 «Сион-кыз, курыкма! Менә, яшь ишәккә атланып, Синең Патшаң килә». 16 Аның шәкертләре ул вакытта моны аңламадылар, ә инде Гайсә данланганнан соң, Аның хакында шулай язылган булуын һәм Аңа нәкъ шулай эшләүләрен хәтерләренә төшерделәр. 17 Гайсә Элгазарны кабердән чакырып, үледән терелткәндә, Аның белән булган кешеләр ни булганы турында сөйләп бирделәр. 18 Шундый могҗизалы гамәл кылганын ишеткәнгә, халык Аны каршыларга чыкты. 19 Фарисейлар исә үзара: – Күрәсезме, безгә бернәрсә дә ярдәм итми. Бөтен дөнья Аның артыннан бара, – диделәр. Гайсәнең Үз үлеме хакында әйтүе 20 Бәйрәмдә Аллаһыга табыну өчен килүчеләр арасында берничә грек та бар иде. 21 Алар Гәлиләядәге Бәйт-Сайдадан булган Филип янына килеп, аңардан: – Әфәндем! Без Гайсәне күрергә телибез, – дип үтенделәр. 22 Филип бу турыда Әндригә әйтте, аннары алар икәүләп бу үтенечне Гайсәгә сөйләделәр. 23 Гайсә аларга җавабында: – Адәм Углының данлану вакыты җитте, – диде. 24 – Сезгә хак сүз әйтәм: җиргә төшкән бодай бөртеге үлмәсә, шул килеш калыр, ә үлсә, зур уңыш китерер. 25 Үз җанын яратучы аны югалтыр, ә бу дөньяда үз гомереннән ваз кичүче аны мәңгелек тормыш өчен саклар. 26 Кем Миңа хезмәт итә, ул Миңа иярсен. Мин кайда булсам, Минем хезмәтчем дә шунда булыр. Миңа хезмәт итүчегә Атам ихтирам күрсәтер. 27 Күңелем Минем хәзер борчулы. Нәрсә әйтим? «Атам! Мине бу авыр сәгатьтән коткар!» – дипме? Ләкин Мин нәкъ шуның өчен килдем дә. 28 Атам! Исемеңне данла. Шул вакыт күктән: – Мин аны данладым һәм данлаячакмын, – дигән тавыш ишетелде. 29 Шунда торган халык тавышны ишетеп, күк күкрәвен әйтте. Кайберләре исә: – Аңа фәрештә сөйләде, – диделәр. 30 Моңа каршы Гайсә: – Бу тавыш Минем өчен түгел, сезнең өчен килде. 31 Бу дөнья хәзер хөкем ителә, хәзер бу дөньяның түрәсе куып чыгарылачак. 32 Мин җирдән югары күтәрелгәннән соң барлык кешеләрне Үземә тартачакмын, – диде. 33 Ул моны Үзенең нинди үлем белән үләчәген белдереп әйтте. 34 Халык Аңа болай дип җавап бирде: – Без Кануннан Мәсихнең мәңге яшәячәген белдек, ә Син каян чыгып, Адәм Углы күтәрелергә тиеш, дип әйтә аласың? Кем Ул – Адәм Углы? 35 Шунда Гайсә аларга: – Яктылык сезнең белән бераз вакыт булыр әле. Үзегезне караңгылык басмасын өчен, яктылык бар чагында йөреп калыгыз. Караңгыда йөрүче кая барганын белми. 36 Яктылык сезнең белән булганда, аңа ышаныгыз, шул чакта сез яктылык балалары булырсыз, – диде. Шушы сүзләрне әйткәннән соң Гайсә, китеп, халык күзеннән яшеренде. Халыкның Гайсәгә ышанмавы 37 Гайсә халык алдында шулкадәр күп могҗизалы гамәлләр күрсәтсә дә, алар Аңа иман китермәде. 38 Ишагыйя пәйгамбәрнең: «Йа Раббым! Без алып килгән хәбәргә кем ышанды?! Раббы кулының көче кемгә ачылды?!» – дигән сүзләре тормышка ашты. 39 Алар иман китерә алмадылар, чөнки Ишагыйя әйткәнчә: 40 «Ул аларның күзләрен күрмәс итте, йөрәкләрен туң итте; югыйсә алар күзләре белән күрерләр, йөрәкләре белән аңларлар, Миңа таба борылырлар һәм Мин аларны савыктырыр идем». 41 Ишагыйя бу сүзләрне Гайсәнең данын күргәнгә әйткән, ул шулай дип Аның турында сөйләгән. 42 Хәер, башлыкларның да күбесе Аңа иман китерделәр, тик фарисейлар гыйбадәтханәдән аерыр дип куркып, бу турыда анык әйтмәделәр. 43 Алар өчен кешеләрнең данлавы Аллаһының данлавына караганда кадерлерәк иде. 44 Гайсә исә көчле тавыш белән: – Миңа иман итүче Минем Үземә түгел, Мине җибәргән Затка иман итә, – диде. 45 – Мине күрүче кеше Мине җибәргән Затны күрә. 46 Миңа иман итүче караңгылыкта калмасын дип, дөньяга яктылык булып килдем. 47 Кем дә булса сүзләремне ишетеп тә үтәми икән, аны хөкем итмим, чөнки Мин дөньяны хөкем итү өчен түгел, коткару өчен килдем. 48 Мине кире кагып, сүзләремне кабул итмәгән кешенең үз хөкем итүчесе бар: аны әйткән сүзем кыямәт көнендә хөкем итәчәк. 49 Мин Үземнән сөйләмәдем. Нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә кирәклеге хакында Мине җибәргән Ата әмер бирде. 50 Мин беләм: Аның әмере мәңгелек тормышка алып бара. Шуңа күрә, нәрсә генә сөйләсәм дә – һәр сүзне Атам кушканча сөйлим. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia