Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яхъя 11 - Изге Язма


Гайсәнең Элгазарны үледән терелтеп торгызуы

1 Мәрьям һәм аның апасы Марта яшәгән Бәйт-Әния авылында Элгазар исемле бер кеше авырып ята иде.

2 Мәрьям – Хаким Гайсәнең аякларын хуш исле май белән майлап, чәче белән сөрткән хатын. Авырып ятучы Элгазар исә аның абыйсы иде.

3 Кыз туганнар Гайсәгә: «Хакимебез! Якын дустың Элгазар авырый», – дип хәбәр җибәрделәр.

4 Гайсә бу турыда ишеткәч: – Бу авыру үлем авыруы түгел, бәлки Аллаһы даны өчен һәм шуның аркылы Аллаһы Углы данланыр, – диде.

5 Гайсә Мартаны, аның сеңлесен һәм Элгазарны ярата иде,

6 әмма, Элгазарның авыру икәнен ишеткәч тә, булган урынында тагын ике көнгә тоткарланды.

7 Шуннан соң шәкертләренә: – Яңадан Яһүдиягә барыйк, – диде.

8 Ә шәкертләре Аңа: – Остаз! Әле күптән түгел генә яһүдиләр Сине ташлар атып үтерергә йөргәннәр иде. Син тагын шунда барасыңмы? – диделәр.

9 Гайсә болай дип җавап бирде: – Көн яктылыгы унике сәгать түгелме соң? Көндез йөрүче абынмый, чөнки бу дөньяның яктысын күрә.

10 Ә төнлә йөрүче абына, чөнки аңарда яктылык юк.

11 Шуннан соң Гайсә сүзен дәвам итте: – Дустыбыз Элгазар йоклап киткән, Мин аны уятырга барам.

12 Аның шәкертләре: – Хакимебез! Йоклап киткән булса, савыгыр, – диделәр.

13 Гайсә аның үлгәнлеге хакында әйткән иде, алар исә, гадәттәге йокы турында сөйли, дип уйладылар.

14 Шуңа күрә Гайсә аларга ачык итеп: – Элгазар үлгән, – диде. –

15 Анда булмавыма Мин сезнең өчен шат, чөнки бу иманыгызны ныгытыр. Әйдәгез, аның янына барыйк.

16 Шунда Игезәк кушаматлы Томас башка шәкертләргә: – Әйдәгез, киттек, Аның белән бергә без дә үлик, – диде.

17 Бәйт-Әниягә килеп җиткәч, Гайсә Элгазарның инде дүрт көн буена кабердә ятуын ишетте.

18 Бәйт-Әния исә Иерусалимгә өч чакрым чамасы гына иде.

19 Абыйлары өчен кайгыручы Марта белән Мәрьямне юатырга байтак яһүдиләр килгән иде.

20 Марта, Гайсәнең килүе хакында ишеткәч, Аны каршы алырга чыкты. Мәрьям исә өйдә калды.

21 – Хакимем! – диде Марта Гайсәгә. – Син монда булсаң, абыем үлмәгән булыр иде.

22 Әмма хәзер дә беләм: Аллаһыдан нәрсә генә сорасаң да, Ул Сиңа бирәчәк.

23 – Абыең тереләчәк, – диде аңа Гайсә.

24 – Ахирәт көнендә – үледән терелү вакытында – аның тереләчәген беләм, – диде Марта.

25 Гайсә аңа болай дип җавап бирде: – Мин – терелү һәм тормыш. Миңа иман итүче кеше үлсә дә, тереләчәк.

26 Миңа иман итеп яшәүче һәркем исә һичкайчан үлмәс. Син моңа ышанасыңмы?

27 – Әйе, Хакимем! Синең дөньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаһы Углы икәнеңә ышанам, – диде Марта.

28 Моны әйткәч, Марта китеп барды һәм, сиздермичә генә, сеңлесе Мәрьямне чакырып: – Остаз монда, Ул сине чакыра, – диде.

29 Мәрьям, моны ишеткәч тә, тиз генә урыныннан торып, Гайсә янына китте.

30 Ул вакытта Гайсә әле авылга кермичә, Марта белән очрашкан урында тора иде.

31 Мәрьям белән бергә өйдә булган юатучы яһүдиләр аның җәһәт кенә торып чыгып китүен күрделәр һәм, елау өчен кабер янына китте, дип уйлап, аның артыннан атладылар.

32 Мәрьям исә, Гайсә торган урынга килеп җиткәч, Аны күреп, аякларына егылды һәм: – Хакимем! Син монда булсаң, абыем үлмәгән булыр иде, – диде.

33 Мәрьямнең һәм аның белән килгән яһүдиләрнең елауларын күреп, Гайсә Үзе дә борчылды һәм көенеп:

34 – Сез аны кайда күмдегез? – дип сорады. Алар Аңа: – Әйдә, барыйк, Әфәнде! Үзең күрерсең, – диделәр.

35 Гайсәнең күзләреннән яшьләр акты.

36 Моны күреп яһүдиләр: – Карагыз әле, Ул Элгазарны ничек яраткан икән! – диештеләр.

37 Ә кайберләре: – Ул сукырның күзләрен ачкан икән, ник соң Элгазарны да үлемнән алып калу өчен, берәр нәрсә эшли алмаган? – диделәр.

38 Гайсә тагын да ныграк көенгән хәлдә кабер янына килде. Кабер мәгарә булып, аңа керү юлы таш белән ябылган иде.

39 – Ташны читкә алып куегыз, – диде Гайсә. Ә мәрхүмнең сеңлесе Марта Аңа: – Хакимем! Ул инде исләнгән, чөнки ул үлгәннән соң дүрт көн үтте, – диде.

40 – Әгәр иман итсәң, Аллаһының данын күрәчәксең, – дип әйтмәдемме сиңа? – диде Гайсә.

41 Мәгарә авызыннан ташны алып куйдылар. Гайсә исә югары карап: – Атам! Мине ишеткәнең өчен Сиңа рәхмәт белдерәм.

42 Мине һәрвакыт ишетүеңне беләм, ләкин бу сүзләремне монда басып торучы кешеләр өчен, Мине Син җибәргәнгә алар ышансыннар дип әйтәм, – диде.

43 Шулай дигәннән соң Ул көчле тавыш белән: – Элгазар! Чык! – диде.

44 Шул вакыт үлгән кеше килеп чыкты. Аның куллары һәм аяклары кәфен белән уралган, йөзе яулык белән капланган иде. Гайсә: – Чишегез аны, йөреп китсен, – диде.


Фарисейларның Гайсәне үтерергә ниятләүләре

45 Мәрьям янына килгән яһүдиләрнең күбесе, Гайсә кылган эшләрне күреп, Аңа иман китерделәр.

46 Ә кайберләре фарисейлар янына барып, аларга Гайсә кылган эшләр турында сөйләделәр.

47 Шунда баш руханилар һәм фарисейлар киңәшмә җыйдылар. – Безгә нәрсә эшләргә? – диделәр алар. – Бу Кеше күп могҗизалы гамәлләр күрсәтә.

48 Аны шул көе калдырсак, һәммәсе Аңа иман китерәчәк, ул вакытта римлылар килеп, җиребезне дә, халкыбызны да басып алачак.

49 Аларның берсе – ул елны олуг рухани булган Кәяфәс аларга: – Сез бернәрсә дә белмисез!

50 Бөтен халык һәлак булуга караганда, халык өчен бер кешенең үлүе сезнең өчен хәерлерәк. Сез шуны аңламыйсызмы? – диде.

51-52 Ул моны үзеннән-үзе әйтмәде, бәлки, ул елның олуг рухание буларак, Гайсәнең халык өчен үләчәген алдан әйтеп бирде. Гайсә бу халык өчен генә түгел, әмма Аллаһының таралып яшәгән балаларын бергә җыю өчен дә үләчәк иде.

53 Шул көннән соң алар Аны үтерергә ниятләделәр.

54 Шуңа күрә Гайсә инде яһүдиләр арасында ачыктан-ачык йөрмәде, ә аннан чүл янындагы бер өлкәгә, Эфраим дигән шәһәргә китте һәм Үзенең шәкертләре белән шунда калды.

55 Яһүдиләрнең Котылу бәйрәме якынлашканда, бәйрәм алдыннан пакьләнергә дип, Иерусалимгә илнең төрле почмакларыннан күп халык җыелды.

56 Халык Гайсәне эзләде. Алар Аллаһы йортында бер-берсенә: – Сез ничек уйлыйсыз? Ул бәйрәмгә килер микән? – диештеләр.

57 Баш руханилар һәм фарисейлар исә, Гайсәне кулга алу өчен, «Аның кайда булуын белгән кешеләр безгә килеп әйтергә тиеш» дигән әмер бирделәр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan