Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яхъя 10 - Изге Язма


Гайсә – яхшы Көтүче

1 Сезгә хак сүз әйтәм: кем сарык утарына капкадан түгел, башка юл белән керә, ул – карак һәм юлбасардыр.

2 Ә капкадан керүче сарыкларга көтүче була:

3 аңа сакчы капка ача, сарыклар аның тавышын ишетәләр һәм ул, сарыкларын исемнәре белән чакырып, аларны алып чыга.

4 Үзенең бар сарыкларын алып чыкканнан соң, ул алар алдыннан бара; ә сарыклар аның артыннан баралар, чөнки аның тавышын таныйлар.

5 Алар чит кеше артыннан бармыйлар, ә аңардан качып китәләр, чөнки аның тавышын танымыйлар.

6 Гайсә аларга әлеге гыйбрәтле хикәяне сөйләде, ләкин кешеләр Аның нәрсә хакында сөйләгәнен аңламадылар.

7 Шуңа күрә Гайсә аларга янә болай дип әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: Мин – сарыкларга капка.

8 Миннән алда килгәннәрнең барысы да карак һәм юлбасар иделәр, әмма сарыклар аларны тыңламадылар.

9 Мин – капка. Минем аша керүче котылачак, кереп-чыгып йөриячәк һәм көтүлек табачак.

10 Карак ул урлау, үтерү һәм һәлак итү өчен генә килә. Мин исә тормыш бирергә, мул тормыш бирергә дип килдем.

11 Мин – яхшы Көтүче. Яхшы көтүче сарыклары өчен җанын дә кызганмый.

12-13 Ә ялланган көтүче – чын көтүче түгел ул. Сарыклар үзенеке булмаганга, ул алар турында кайгыртмый: бүренең килгәнен күреп, сарыкларны ташлап, качып китә, бүре, сарыкларга һөҗүм итеп, аларны таратып бетерә.

14-15 Мин – яхшы Көтүче. Атам Мине, Мин Атамны таныган кебек, Мин үземнекеләрне таныйм, алар Мине таныйлар. Мин сарыкларым өчен җанымны да кызганмыйм.

16 Бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар, Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар Минем тавышымны ишетәчәк, һәм, шулай итеп, бер көтү һәм бер көтүче булачак.

17 Мин аны яңадан кабул итү өчен, Үз җанымны бирәм, шуның өчен Атам Мине ярата.

18 Беркем дә Миннән җанымны алмый, Мин аны Үз ихтыярым белән бирәм: аны бирергә дә, кире алырга да хокукым бар. Болай эшләргә Миңа Атам боерык бирде.

19 Бу сүзләр аркасында яһүдиләр арасында янә бәхәс чыкты.

20 Аларның күбесе: – Аңарда җен бар, Ул акылсыз. Сез ни өчен Аны тыңлыйсыз? – диделәр.

21 Башкалары исә: – Бу җенле кеше сүзләре түгел, җен сукырның күзләрен ача аламы соң? – диделәр.


Яһүдиләрнең Гайсәне кабул итмәүләре

22 Кыш иде. Иерусалимдә Яңару бәйрәме вакытында,

23 Гайсә Аллаһы йортында Сөләйман әйванында йөри иде.

24 Яһүдиләр Аның тирәсенә җыелып: – Син безне газаплы билгесезлектә озак тотарсыңмы? Мәсих булсаң, безгә ачык итеп әйт, – диделәр.

25 Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Мин сезгә әйттем, ә сез ышанмыйсыз. Атам исеменнән кылган гамәлләрем Минем хакта шаһитлык бирәләр.

26 Әмма сез ышанмыйсыз, чөнки сез Минем сарыкларымнан түгел.

27 Минем сарыкларым тавышымны ишетәләр, Мин дә аларны таныйм, һәм алар Минем арттан баралар.

28 Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм. Алар һичкайчан һәлак булмаячаклар, һәм аларны беркем дә Минем кулдан тартып ала алмаячак.

29 Аларны Миңа биргән Атам һәммәсеннән дә бөек. Атамның кулыннан аларны тартып алырга беркемнең дә көче җитмәячәк.

30 Мин һәм Ата – бер.

31 Шуннан соң яһүдиләр, Аны үтерергә теләп, тагын кулларына ташлар алдылар.

32 Гайсә исә аларга: – Мин сезгә Атам исеменнән күп яхшы эшләр күрсәттем, шуларның кайсы өчен Мине ташлар атып үтерергә телисез? – дип әйтте.

33 Яһүдиләр Аңа: – Без Сине яхшы эшләрең өчен түгел, бәлки, Аллаһыны хөрмәт итмичә, Аңа каршы көфер сүз сөйләвең, Үзең кеше була торып, Үзеңне Аллаһы дип әйтүең өчен үтерергә телибез, – дип җавап бирделәр.

34 Ә Гайсә болай дип әйтте: – Аллаһының: «„Сез – илаһлар“, – дидем Мин» дигән сүзләре сезнең Кануныгызда язылган түгелме?

35 Аллаһы Үзенең сүзе бирелгән кешеләрне илаһлар дип атады, ә Изге язма юкка чыгарыла алмый.

36 Мине Ата Үзе, изге эшкә аерып, дөньяга җибәрде. Ничек соң сез «Мин – Аллаһы Углы» дигәнемә: «Көфер сөйлисең», – дип әйтәсез?

37 Мин Атамның эшләрен башкармыйм икән, Миңа ышанмагыз.

38 Ә инде башкарам икән, Минем Үземә ышанмасагыз да, Атамның Миндә, Минем Аңарда икәнлекне белү һәм аңлау өчен, эшләремә ышаныгыз.

39 Шунда Аны тагын кулга алырга тырыштылар, әмма Ул алардан качып китте.

40 Шуннан соң Гайсә тагын Үрдүннең аръягына, Яхъя элек кешеләрне чумдырып йөргән урынга китте һәм шунда калды.

41 Күпләр Аның янына килделәр һәм бер-берсенә: – Яхъя һичбер могҗизалы гамәлләр күрсәтмәде, әмма Яхъяның бу Кеше турында әйткәннәре һәммәсе дә хак, – диделәр.

42 Анда күпләр Аңа иман китерде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan