Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яхъя 1 - Изге Язма


Сүз Кеше булды

1 Иң башта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Аллаһы булган.

2 Сүз иң башта ук Аллаһы белән булган.

3 Бар нәрсә Сүз аша яратылган, һәм яратылган һәр нәрсә Аңардан башка яратылмаган.

4 Аңарда тормыш булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән.

5 Яктылык караңгылыкта яктырта, караңгылык исә аны сүндерә алмаган.

6 Аллаһы тарафыннан җибәрелгән Яхъя исемле бер кеше бар иде.

7 Яхъя шаһит булып килде. Аның аркасында барысы да иман китерсеннәр дип, Яктылык хакында шаһитлык бирергә килде.

8 Ул үзе Яктылык түгел, ләкин Яктылык хакында шаһитлык бирү өчен җибәрелгән иде.

9 Дөньяга килүче һәр кешене яктыртучы Яктылык – чын Яктылык иде.

10 Ул дөньяда булды, ләкин дөнья, Аның аша яратылган булуына карамастан, Аны танымады.

11 Ул Үз кешеләре янына килде, әмма үзенекеләр Аны кабул итмәде.

12 Ә Аны кабул итеп, Аңа инанучыларга Ул Аллаһы балалары булу хокукы бирде.

13 Алар каннан да, тән нәфесеннән дә, ир нәфесеннән дә түгел, ә Аллаһыдан тудылар.

14 Сүз Кеше булды, безнең арада яшәде, мәрхәмәт вә хакыйкать белән тулы иде Ул. Без Аның данын, Атаның бердәнбер Углына биргән данын күрдек.

15 Яхъя Аның хакында шаһитлык биреп: – «Артымнан Килүче миннән алга чыкты, чөнки Ул миннән элек бар иде» дип сөйләгәнем менә Шул инде, – дип кычкырып әйтте.

16 Аның тулылыгыннан без һәммәбез мәрхәмәт өстенә мәрхәмәт алдык,

17 Канун Муса аркылы бирелгән, мәрхәмәт һәм хакыйкать исә Гайсә Мәсих аша килде.

18 Аллаһыны беркем, беркайчан күрмәгән. Аны Ата өчен иң якын, бердәнбер Углы безгә танытты.


Яхъяның шаһитлыгы

19-20 Иерусалим яһүдиләре руханиларны һәм левиләрне Яхъядан: «Син кем?» – дип сорарга җибәргәч, ул үз шаһитлыгын бирде. Аларга ачыктан-ачык, һич тә яшермичә: – Мин Мәсих түгел, – дип икърар итте ул.

21-22 Алар аңардан: – Кем соң син, Ильясмы? – дип сорадылар. – Юк, – диде ул. – Вәгъдә ителгән пәйгамбәрме? – Юк, – дип җавап бирде Яхъя. Шунда алар: – Алайса, кем соң син? Безне монда җибәргәннәргә җавап бирү өчен, үзең хакында безгә нәрсә әйтерсең?

23 Яхъя, Ишагыйя пәйгамбәр әйткән сүзләрне кулланып, болай диде: – Мин – «Раббыга юлны турайтыгыз, дип чүлдә яңгыраучы тавыш».

24 Җибәрелгәннәр фарисейлардан иде.

25 Алар Яхъядан: – Син Мәсих тә, Ильяс та, вәгъдә ителгән пәйгамбәр дә түгелсең, ни өчен соң суга чумдырып йөрисең? – дип сорадылар.

26 Яхъя аларга: – Мин чумдыру йоласын су белән башкарам. Әмма арагызда сез белмәгән Берәү тора,

27 Артымнан Килүче нәкъ менә Ул инде, ә мин Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен, – дип җавап бирде.

28 Бу вакыйгалар Яхъя суга чумдыра торган урында – Үрдүн елгасы аръягындагы Бәйт-Әниядә булды.

29 Икенче көнне Яхъя, каршына килүче Гайсәне күреп: – Менә дөньяның гөнаһын Үз өстенә алучы Аллаһы Бәрәне.

30 «Артымнан килүче Берәү миннән алга чыкты, чөнки Ул миннән элек бар иде», – дип сөйләгәнем Ул – Үзе.

31 Мин Аны танымадым, ләкин, Аны Исраил халкына таныту өчен, суга чумдыру йоласын башкарырга килдем, – дип әйтте.

32 Яхъя болай дип янә шаһитлык бирде: – Мин Рухның күгәрчен кебек Гайсәгә күктән иңүен һәм Аның өстендә калуын күрдем.

33 Мин Аны танымас идем, әмма суга чумдырырга дип мине җибәргән Зат: «Рухның кемгә иңүен һәм өстендә калуын күрсәң, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр» дигән иде.

34 Мин моны күрдем һәм шаһитлык бирәм: Ул – Аллаһы Углы.


Гайсәнең беренче шәкертләре

35 Иртәгесе көнне ике шәкерте белән шул ук урында торган Яхъя

36 узып баручы Гайсәне күреп: – Менә, карагыз, Аллаһы Бәрәне, – диде.

37 Ике шәкерт, аның бу сүзләрен ишетеп, Гайсә артыннан киттеләр.

38 Гайсә исә борылып карап, аларның арттан килүен күрде дә: – Сезгә нәрсә кирәк? – диде. Алар Аңардан: – Рабби, Син кайда яшисең? – дип сорадылар. (Рабби – Остаз дигән мәгънәдә.)

39 Гайсә аларга: – Әйдәгез Минем белән, үзегез күрерсез, – диде. Сәгать дүртләр чамасы иде. Алар, Гайсә белән барып, кайда яшәгәнен күрделәр һәм ул көнне Аның янында калдылар.

40 Яхъяның Гайсә турында әйткән сүзләрен ишетеп, Аның артыннан киткән икенең берсе Шимун Петернең бертуган кардәше Әндри иде.

41-42 Иң элек ул Шимунны табып, аңа: – Без Мәсихне очраттык, – диде һәм аны Гайсә янына алып килде. (Мәсих – Май сөртелгән Зат мәгънәсендә.) Гайсә исә, Шимунга карап: – Син – Яхъя углы Шимун. Синең исемең Кифас булыр, – диде. (Кифас һәм Петер дигән исемнәр кыя мәгънәсендә.)

43-44 Икенче көнне Гайсә Гәлиләягә барырга булды. Әндри белән Петер кебек үк, Бәйт-Сайда шәһәреннән булган Филипне очратты һәм аңа: – Минем артымнан бар, – диде.

45 Филип, Натанаилне табып алып: – Без насаралы Йосыф углы Гайсәне таптык. Аның хакында Муса – Канунда, шулай ук пәйгамбәрләр дә язганнар, – диде.

46 Натанаил исә аннан: – Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгармы икән? – дип сорады. – Барыйк, үзең күрерсең, – диде Филип.

47 Гайсә, Үзенә таба якынлашып килүче Натанаилне күреп, аның хакында: – Менә чын исраили, аңарда һичнинди мәкер юк, – диде.

48 Натанаил Аңардан: – Син мине каян беләсең? – дип сорады. – Филип чакырганчы ук, инҗир агачы төбендә күрдем Мин сине, – дип җавап бирде Гайсә.

49 – Остаз! Син – Аллаһы Углы! Син – Исраил Патшасы! – диде Аңа Натанаил.

50 Гайсә: – Син: «Мин сине инҗир агачы төбендә күрдем», – дигәнемә күрә генә ышанасыңмы? Моннан да зуррак нәрсәләр күрерсең әле, – дип җавап бирде һәм, дәвам итеп, –

51 Сезгә хак сүз әйтәм: күкләр ачылуын һәм Аллаһы фәрештәләренең Адәм Углы янына күтәрелүләрен һәм иңүләрен күрерсез, – диде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan