Яхәзкыл 9 - Изге ЯзмаИерусалимгә җәза бирү 1 Шуннан соң мин Аның: – Шәһәрне җәзага тартырга тиешле кешеләрнең һәркайсы кулына җимергеч коралын тотып килсен! – дип, каты итеп кычкырганын ишеттем. 2 Төньякка караган Югары капкадан, һәрберсе үз коралын тотып, алты кеше чыкты, араларында берсе киндер күлмәктән, билендә язу кирәк-яраклары бар иде. Бакырдан ясалган мәзбәх янына килеп җиткәч, алар туктап калдылар. 3 Һәм Исраил Алласы шөһрәтенең балкышы керубим өстеннән – үз урыныннан – Аллаһы йортының бусагасы янына күчте. Аннары Ул киндер киемле, билендә язу кирәк-яраклары булган кешене чакырып алды. 4 Раббы аңа: – Иерусалим буйлап йөр, шәһәрдә кылынган әшәкелекләрдән хәсрәт кичергән һәм ыңгырашкан кешеләрнең маңгайларына тамга сал, – диде. 5-6 Аннары башкаларга: – Аның артыннан шәһәр буйлап йөрегез, берәүне дә кызганмыйча һәм ярлыкамыйча үтерегез; карт кешеме ул, яшь ирме, кызмы, баламы, ана кешеме – һәммәсенең җанын кыегыз. Ләкин маңгаенда тамга булган кешегә тимәгез. Бу эшне Минем изге йортымнан башлагыз, – дип әйткәнен ишеттем. Шулай итеп, алар Аллаһы йорты алдында торган өлкәннәрдән башладылар. 7 Аннары Раббы аларга: – Изге йортны нәҗесләгез, ишегалларын үлеләр белән тутырыгыз да чыгып китегез, – диде. Алар, чыгып, шәһәр халкын үтерә башладылар. 8 Шәһәр халкы кырылып барганда, мин, берьялгызым калып, йөзем белән җиргә капландым һәм: – Йа Хуҗа-Раббы! Иерусалимгә ачуыңны яудырып, Исраилдә исән калганнарның һәммәсен дә һәлак итәрсең микәнни?! – дидем. 9 Раббы миңа әйтте: – Исраил белән Яһүдә йортының гөнаһлары бик зур, бу җир кан белән сугарылган, шәһәрдә бер тамчы да дөреслек юк; алар: «Раббы бу җирне ташлады, Раббы берни күрми», – диләр. 10 Шуңа күрә Мин аларны кызганмаячакмын да, ярлыкамаячакмын да; Мин бары алар кылган гамәлләрне генә үз башына кайтарачакмын. 11 Һәм шунда киндер күлмәкле, билендә язу кирәк-яраклары булган кеше, хәбәр алып кайтып: – Мин һәммәсен дә Син кушканча эшләдем, – диде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia