Яхәзкыл 8 - Изге ЯзмаИерусалимнең потлары 1 Мин өйдә утыра идем. Яһүдә өлкәннәре да минем янда иде. Бу хәл алтынчы елның алтынчы аенда, айның бишенче көнендә булды. Анда миңа Хуҗа-Раббы кулы иреште. 2 Ир-ат кыяфәтле затны күрдем мин; аның билдән түбән өлеше ут кебек булып, билдән югары өлеше исә ялкынланып-ялтырап торган тимер сыман иде. 3 Кулга охшаган нәрсә сузып, әлеге зат мине чәчләремнән эләктерде. Рух мине җир белән күк арасына күтәрде һәм Аллаһыдан булган күренештә Иерусалимгә, эчке ишегалдының төньяк капкасы төбенә китереп бастырды. Анда Раббының ачуын кузгаткан пот тора иде. 4 Теге чакта миңа тигез җирдә Аллаһыдан иңгән күренештәге сыман, минем каршымда Исраил Алласының балкып торган шөһрәте пәйдә булды. 5 Шунда Аллаһы миңа: – И адәм углы! Күзләреңне төньякка таба күтәреп кара, – диде. Мин күзләремне төньякка юнәлттем: анда, мәзбәх капкасының төньяк ягында, Раббының ачуын кузгаткан теге пот тора иде. 6 Раббы миңа әйтте: – И адәм углы! Син күрәсеңме аларның нәрсә эшләгәнен? Мине Үземнең изге йортымнан ераклаштырыр өчен, Исраил халкының нинди әшәкелекләр эшләгәнен күрәсеңме? Син әле тагын да җирәнгечрәк нәрсәләр күрерсең. 7 Шуннан соң Ул мине ишегалдына керә торган капка төбенә алып килде. Карыйм – диварда бер тишек бар. 8 Ул миңа әйтте: – И адәм углы! Диварны тишеп чык. Мин диварны тишеп чыктым һәм бер ишек күрдем. 9 Аллаһы миңа: – Кер дә алар монда кылган җирәнгеч әшәкелекне күр, – диде. 10 Шуннан соң мин кердем дә бөтен диварларга ясалган төрледән-төрле сөйрәлүче вә хәрәм хайван сурәтләрен, Исраил халкының төрле потларын күрдем. 11 Сыннар алдында Исраилнең өлкәннәреннән җитмеш ир заты, шулар арасында Шапан углы Яһазанья да басып тора иде; һәркайсы кулына сумала-майлар көйрәтү савыты тоткан, хуш исле сумала-майлардан куе болыт күтәрелә иде. 12 Раббы миңа әйтте: – Күрәсеңме, адәм углы: Исраил халкының өлкәннәре караңгыда, үзләренең сыннары куелган бүлмәләрдә нәрсә эшли? Чөнки алар: «Безне Раббы күрми, Раббы бу җирне ташлады», – диләр. 13 Аннары Ул миңа: – Аларның тагын да яманрак әшәкелекләрен күрерсең, – диде. 14 Ул мине Раббы йортының төньяк капкасы төбенә алып килде. Анда хатын-кызлар Таммуз илаһын кызганып елап утыралар иде. 15 Раббы миңа: – Боларны күрәсеңме, адәм углы? Тагын да зуррак әшәкелекләр күрерсең, – диде. 16 Шуннан соң Ул мине Раббы йортының эчке ишегалдына алып керде; Раббының Изге йортының капкасы янында, болдыр белән мәзбәх арасында, егерме бишләп ир заты, аркаларын Раббы йортына, йөзләрен көнчыгышка таба борып, кояшка сәҗдә кылалар иде. 17 Ул миңа: – Күрәсеңме, адәм углы: Яһүдә йорты биредә кылган әшәкелекләр азмы әллә?! Алар җирне җәбер-золым белән тутыралар, Минем ачуымны арттыралар. Кара: алар агач ботагын Минем борын төбенә китерәләр. 18 Шуңа күрә Мин аларга ярсуымны түгәчәкмен, аларны кызганмаячакмын һәм ярлыкамаячакмын, колагыма каты итеп кычкырганда да, аларны ишетмәячәкмен. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia