Яхәзкыл 6 - Изге ЯзмаПотларга табынган өчен, Исраилнең җәзага тартылуы 1 Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 2 – И адәм углы! Йөзеңне Исраил тауларына бор да шунда аларга пәйгамбәрлек ит: 3 «И Исраил таулары! Хуҗа-Раббы сүзен тыңлагыз. Хуҗа-Раббы тауларга вә калкулыкларга, үзәннәргә вә тарлавыкларга әйтә: „Менә, Мин сезгә каршы кылыч юнәлтәчәкмен һәм сезнең калку җирләрегезне тар-мар итәчәкмен; 4 мәзбәхләрегезне җимерәчәкмен, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхегезне дә ватачакмын, кешеләрегезне, үтереп, потларыгыз алдына ыргытачакмын. 5 Исраилиләрнең мәетләрен потлары алдына куячакмын Мин, сөякләрегезне мәзбәхләрегез тирәсенә сибеп ташлаячакмын. 6 Сез яши торган барлык урыннарда шәһәрләр бушап калачак һәм калку җирләр тар-мар ителәчәк: шунлыктан мәзбәхләрегез бушап калачак, җимереләчәк, потларыгыз ватылачак, юк ителәчәк, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхегез чәлпәрәмә киләчәк, сез ясаган әйберләр юкка чыгачак. 7 Арагызда, җаннары кыелып, җиргә авучылар булыр, һәм сез Минем Раббы икәнемне белерсез. 8 Ләкин кайбер кешеләрне Мин исән калдырачакмын. Сез илләр, халыклар арасына сибелгәндә, кайберләрегез кылычтан котылып калачак. 9 Чит халыклар арасына әсир төшеп исән калганнар Мине, читкә борылган фәхеш йөрәкләре вә потларга текәлгән күзләре ничек итеп Мине кайгыга салганны исләренә төшерәчәк һәм кылган явызлыклары вә барлык әшәкелекләре өчен үзләренә җирәнеп караячак; 10 алар Минем Раббы икәнемне беләчәк. Аларга бәла-каза җибәрәчәкмен, дип, юкка гына әйтмәдем Мин“». 11 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Кулларыңны шапылдатып, аягың белән җиргә бәреп, Исраил халкының барлык явызлыклары вә әшәкелекләре турында: „И-их!“ – дип әйт, чөнки алар кылычтан, ачлыктан вә үләт чиреннән һәлак булачак. 12 Ерактагылар үләт чиреннән, якындагылар кылычтан һәлак булыр; исән калганнар ачлыктан үләр – алардан Мин ачуымны шулай алачакмын. 13 Үлеләр үзләренең мәзбәхләре тирәсендә, потлар арасында, үз потларына хуш исле сумала-майлар көйрәткән урыннарда – һәрбер калку җирдә, тау башларында, киң ябалдашлы вә мул яфраклы һәр агач төбендә, җәелеп үскән һәр имән төбендә ятканда гына, исраилиләр Минем Раббы икәнемне белерләр. 14 Алар ягына таба кулымны сузармын һәм көньяктагы чүлдән алып төньяктагы Дибла шәһәренә кадәр – алар яши торган барлык урыннарда – җирләрне чүл вә бушлык итәрмен. Шул чагында алар Минем Раббы икәнемне белерләр». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia