Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яхәзкыл 47 - Изге Язма


Изге йорттан агып чыккан елга

1 Аннары теге ир мине яңадан Изге йортка керә торган урынга алып килде – менә, аның бусагасы астыннан көнчыгышка таба, Изге йорт караган якка таба су ага. Су Изге йортның уң ягыннан, астан агып чыгып, мәзбәхнең көньяк тарафыннан үтә иде.

2 Ир кеше, мине төньяк капкадан алып чыгып, тышкы яктан көнчыгышка караган капкага китерде; су капканың көньяк тарафыннан ага иде.

3 Аннары теге ир, үлчәү бавын тотып, көнчыгышка таба юнәлде һәм, мең терсәк үлчәп алып, мине су аша алып чыкты – биредә су аяк йөзеннән иде.

4 Шул урыннан тагын мең терсәк үлчәп китеп, мине су аша алып чыкты – биредә су тездән иде. Яңадан да мең терсәк үлчәп алып, мине су аша алып чыкты – биредә су билдән иде.

5 Аннары ул тагын мең терсәк үлчәп алды – бу инде мин кичеп чыга алмаслык елга иде: биредә су шундый тирән булып, аның аша йөзеп кенә чыгарга мөмкин иде; чыннан да, аръягына чыга алмаслык елга иде бу.

6 Ир миннән: – Син моны күрәсеңме, адәм углы? – диде һәм мине кабат елга ярына алып килде.

7 Кире әйләнеп килгәч, мин елганың һәр ике ярында бик күп агачлар үсеп утырганын күрдем.

8 Ул миңа: – Бу елга көнчыгыш тарафтагы җирләргә таба ага, Араба тигезлегенә җиткәч, Үле диңгезгә кушылыр, шунлыктан диңгез суы төчеләнер, – диде. –

9 Елга агып төшкән урында төрле җан ияләре мыжгып торыр, балык бик күп булыр, чөнки елга суы тозлы суларны төчеләндерер: елга тамагында тормыш кайнап торыр.

10 Эн-Гедидән алып Эн-Әглаимгә кадәр яр буенда балыкчылар ятьмә салыр. Анда, Бөек диңгездәге кебек, төрледән-төрле балык булыр.

11 Әмма сазлыклар вә баткаклыклар төчеләнмәс, алар тоз чыгару өчен калыр.

12 Елганың һәр ике ярында күп төрле җимеш агачлары үсеп утырыр, аларның яфраклары шиңмәс, җимешләре бетмәс, һәр айны яңалары өлгереп торыр, чөнки аларны Изге йорттан агып чыккан су туендырыр. Аларның җимешләрен ашарлар, яфракларын төрле авырулардан дәвалау өчен кулланырлар.


Илнең яңа чикләре

13 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: – Менә шушы чикләр буенча сез җирне Исраилнең унике ыругы арасында бүләрсез. Йосыфка ике өлеш тиеш.

14 Җирне һәр ыругка тигез итеп бүләрсез, чөнки Мин, кулымны күтәреп, җирне сезнең ата-бабаларыгызга бирергә ант иттем, һәм бу җир сезнең биләмәгез булыр.

15 Илнең чиге түбәндәгечә: төньягында чик сызыгы Бөек диңгездән алып Седад юлы буйлап Хетлон аша

16 Хаматка, Беротага, Дәмәшкъ белән Хамат арасында урнашкан Сибраимгә, Хауран чигендәге Хасер-Һаттихонга кадәр сузылыр.

17 Аннары ул, Хаматны төньяктарак калдырып, диңгездән Дәмәшкъ чигендәге Хатсар-Энанга җитәр. Төньяк чикләр әнә шундый.

18 Көнчыгышта илнең чиге Хауран белән Дәмәшкъ арасыннан, Гилыгад белән Исраил җире арасындагы Үрдүн елгасы буйлап көнчыгыш диңгезгә кадәр узар. Шул чикне үлчәп ал. Көнчыгыш чикләр шундыйдыр.

19 Көньяктагы чик Тамардан алып Мериба-Кадыш суларына кадәр сузылыр, аннары үзәнлек буйлап Бөек диңгезгә кадәр барыр. Көньяк чикләр әнә шундый.

20 Көнбатышта, Лебо-Хамат каршында, илнең чиге Бөек диңгез буйлап үтәр. Көнбатыш чикләр әнә шундый.

21 – Шушы җирне сез Исраил ыруглары арасында бүлешегез.

22 Сез аны биләмәләргә жирәбә буенча, үзегезгә һәм сезнең арада яшәп балалар тудырган килмешәкләргә бүлегез; Исраил ыруглары белән беррәттән аларга да мирас җире буларак биләмәләр бүлеп бирегез – Исраилдә туган кешеләр кебек үк алар да тулы хокуклы булсыннар.

23 Килмешәкләр кайсы ыруг арасында яшәсәләр, аларга шунда биләмәгә җир бирегез, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan