Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яхәзкыл 44 - Изге Язма


Изге йортка керү кагыйдәләре

1 Аннары теге ир мине яңадан Изге йортның көнчыгышка караган тышкы капкасы янына алып килде. Капка ябык иде.

2 Раббы миңа: – Бу капка ябык килеш торачак, ул ачылырга тиеш түгел, аннан беркем дә үтеп йөрмәячәк, чөнки бу капкадан Раббы, Исраил Алласы керде, һәм ул ябык килеш калырга тиеш, – диде. –

3 Анда, Раббы алдында ризык ашар өчен, бары хаким генә утырачак; ул, капка болдыры аша кереп, шуннан чыгар да.

4 Аннары ул мине төньяк капка аша Изге йорт янына алып керде. Шунда мин Раббы шөһрәтенең балкышын күрдем, ул Раббы йортын тутырган иде, һәм мин җиргә йөзтүбән капландым.

5 Раббы миңа: – И адәм углы! Мин сиңа Раббы йортының барлык кагыйдәләре вә кануннары турында сөйлим – игътибарлы бул, әйбәтләп тыңла, күзләрең белән әйбәтләп кара; Изге йортка керә торган һәм аннан чыга торган юлларга аеруча игътибар ит.

6 Исраилнең фетнәчел халкына, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Җитте сезгә, Исраил халкы, әшәкелек эшләүдән туктагыз!

7 Минем ризыгымны – эч маен һәм канны китергән чакта, сез, Минем Изге йортыма тәне вә йөрәге сөннәтләнмәгән чит халыкларны алып кереп, Минем Изге йортымны нәҗесләдегез. Сез үзегезнең әшәкелегегез белән Минем Килешүемне боздыгыз.

8 Минем изге әйберләремне сакламыйча сез, Изге йортымда Миңа хезмәт итәр өчен, үз урыныгызга чит халыкларны билгеләдегез».

9 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Исраилиләр арасында яшәсә дә, тәне вә йөрәге сөннәтләнмәгән чит халык углы Минем Изге йортыма керергә тиеш түгел».


Левиләр вә руханилар турындагы кагыйдәләр

10 Исраил Миннән читләшкән чакта, Мине калдырып киткән һәм потларга табынган левиләр үз гөнаһлары өчен тиешле җәзаны алачак.

11 Алар Минем Изге йортымда капка янындагы сакчылар һәм Изге йорт хезмәтчеләре булып хезмәт итә алалар; алар, халык өчен тулаем яндыру корбаннары вә башка корбаннар чалып, кешеләргә хезмәт күрсәтә алалар.

12 Әмма алар, Минем халкымны потларга хезмәт итәргә өндәп, Исраил халкын гөнаһка этәргән иделәр, шуңа күрә Мин кулымны күтәреп ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – гөнаһлары өчен алар җәза алачак.

13 Алар Минем руханиларым булмасыннар, Миңа якынаймасыннар, Минем изге әйберләремә, иң изге әйберләремә дә якынаймасыннар – кылган әшәкелекләре өчен шулай хурлыкка калсыннар.

14 Мин аларга Изге йортны саклауны, андагы көндәлек эшләрне генә йөклим.

15 Исраил Миннән читләшкән чакта, Минем Изге йортымда тугры хезмәт иткән Садыйкның нәсел варислары – левиләрдән булган руханилар – Миңа хезмәт итәр өчен, хозурыма килсеннәр. Терлекләрнең эч маен вә канын Миңа китерер өчен, алдымда алар басып торырлар, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –

16 Бары тик алар гына Минем Изге бүлмәмә керерләр һәм, Миңа хезмәт итәр өчен, эшләремне башкарыр өчен, өстәлем янына якынаерлар.

17 Эчке ишегалдындагы капкадан кергәндә, алар җитен кием кигән булыр, эчке ишегалдына керә торган капкада һәм Изге йортта хезмәт иткәндә, өсләренә йоннан тегелгән кием кимәсеннәр.

18 Башларындагы баш киемнәре дә, билләрендәге эчке киемнәре дә җитеннән булсын. Тирләтә торган кием кимәсеннәр.

19 Тышкы ишегалдына халык янына чыкканда, изге киемнәре белән халыкка орынмас өчен, хезмәт иткәндә кигән киемнәрен изге бүлмәләрдә салып калдырсыннар һәм икенче кием кисеннәр.

20 Руханилар башларын кырмасын, озын чәч тә үстермәсен, чәчләрен кистереп йөртә торган булсыннар.

21 Эчке ишегалдына керәсе булса, бер генә рухани да шәраб эчәргә тиеш түгел.

22 Аларга тол хатынга, иреннән аерылган хатынга өйләнергә ярамый, аларга Исраил халкыннан гыйффәтле кыз яки руханидан тол калган хатынны гына алырга мөмкин.

23 Минем халкымны алар изгене – гадәти нәрсәдән, чистаны нәҗестан аерырга өйрәтсеннәр.

24 Алар дәгъваларны хәл итәргә, кануннарыма нигезләнеп хөкем чыгарырга, Мин билгеләгән бәйрәмнәр турындагы канун вә кагыйдәләремне үтәргә, шимбә көннәремне изге итеп сакларга тиешләр.

25 Пычранмас өчен, руханиларның берсе дә үлгән кеше янына якын килергә тиеш түгел; фәкать әтисе яки әнисе, углы яки кызы, ир туганы яки кияүгә чыкмаган кыз туганының мәетенә якын килергә ярый.

26 Чистарынганнан соң рухани тагын җиде көн көтәргә тиеш.

27 Изге йортта хезмәт итәр өчен йортның эчке ишегалдына кергәндә, ул үзе өчен гөнаһ йолу корбаны китерергә тиеш, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.

28 Руханилар өчен биләмә – Мин Үземдер, Исраилдә аларга биләмәгә җир бирмәгез – аларның биләмәсе Мин Үзем булырмын.

29 Алар икмәк бүләге, гөнаһ йолу корбаны вә гаеп йолу корбаныннан тукланырлар; Исраил җирендә Аллаһыга багышланган бар нәрсә аларныкы булыр.

30 Беренче уңышыгызның иң яхшы өлеше, шулай ук башка төрле бүләкләрегез дә руханиларныкы булыр. Йортыгызга бәрәкәт иңсен өчен, беренче тарттырган онны да руханига бирегез.

31 Руханиларга кош яки хайван үләксәсен, шулай ук кыргый җәнлек ботарлаган үләксәне ашарга ярамый.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan