Яхәзкыл 40 - Изге ЯзмаАллаһының яңа йорты 1 Сөргенгә китүебезнең егерме бишенче елы башлануга, айның унынчы көнендә (шәһәр җимерелгәннең ундүртенче елында) мин үз өстемдә Раббының кулын тойдым, һәм Ул мине Исраилгә күчерде. 2 Аллаһыдан ирешкән күренешләрдә Ул мине, Исраил җиренә китереп, бик биек тау башына бастырып куйды. Тауның көньяк битләвендә шәһәр йортларына охшаган биналар күрдем. 3 Аллаһы мине шунда китереп, мин капка янында басып торган бер ир-атны күрдем; ул бакыр сыман ялтырап тора һәм аның кулында үлчи торган киндер бау белән үлчәү таягы бар иде. 4 Ул миңа: – И адәм углы! Күзләрең белән күр һәм колакларың белән ишет, сиңа күрсәткән нәрсәләрнең һәммәсен күңелеңә салып куй, чөнки син монда шуның өчен китерелдең; бар күргәнеңне Исраил халкына җиткер, – диде. 5 Шунда мин Изге йортның ишегалдын уратып алган диварны күрдем. Теге ирнең кулындагы үлчәү таягы алты терсәккә тәңгәл булып, әлеге терсәк бер уч киңлеген өстәп санала иде. Ир диварны үлчәде – аның калынлыгы да, биеклеге дә бер таякка тәңгәл булды. 6 Аннары ул көнчыгышка караган капка янына китте, баскычтан менеп, капканың бусагасын үлчәде – аның калынлыгы бер таяк булды. 7 Капка диварларындагы сакчы куышларының буе һәм иңе бер таяк булып, куышлар арасы биш терсәк иде. Эчке яктан болдыр янындагы капка бусагасы бер таяк киңлектә иде. 8 Ир кеше капка янындагы болдырны үлчәде – 9 киңлеге сигез терсәк, ә баганаларының калынлыгы ике терсәк булды. Бу капка болдыры Изге йортка караган якта иде. 10 Көнчыгыш капканың диварларында һәр ике яклап өчәр куыш эшләнгән; аларның өчесе дә бер зурлыкта; һәм һәр ике яктагы диварлар да бер озынлыкта иде. 11 Аннары ул капка уемын үлчәде – аның киңлеге ун терсәк, ә капка киңлеге унөч терсәк иде. 12 Алгы яктан һәр куышны бүлеп алган киртәнең биеклеге вә калынлыгы бер терсәк; куышларның һәр ягы алты терсәккә тәңгәл. 13 Аннары ул бер куышның арткы диварыннан каршы яктагы куышның арткы диварына кадәр үлчәде – ул ара егерме биш терсәк булды. 14 (Шулай ук ишегалдына чыга торган болдырны үлчәп, шундагы капка диварының биеклеге алтмыш терсәк тәшкил итте.) 15 Капка уемыннан алып болдырның аргы башына кадәр илле терсәк булды. 16 Сакчылар куышының арткы диварында, куышлар арасындагы диварда һәм болдырның һәр ике ягында капкачлы тәрәзәләр булып, куышлар арасындагы диварларга хөрмә агачы сурәтләре төшерелгән иде. 17 Аннары әлеге ир мине тышкы ишегалдына алып керде. Ишегалдын әйләндереп алган диварлар буйлап эчке яктан басма эшләнгән булып, басмада утыз бүлмә урнашкан иде. 18 Капкаларның һәр ике ягындагы тәбәнәгрәк басманың киңлеге капка озынлыгы белән бер иде. 19 Тышкы капканың эчке ягыннан эчкәре капканың тышкы ягына кадәр йөз терсәк булды; көнчыгыш һәм төньяк тарафта да шулай ук иде. 20 Аннары ул тышкы ишегалдына керә торган төньяк капканың озынлыгын вә киңлеген үлчәде. 21 Аның һәр ике ягындагы өчәр сакчы куышы, алар арасындагы диварлар һәм болдыр беренче капканыкы кебек иде. Капка диварларының озынлыгы илле, ә аларның арасы егерме биш терсәк булып, 22 андагы тәрәзәләр, болдыр, хөрмә агачы сурәтләре көнчыгыш капканыкы кебек иде; капкага җиде басмалы баскыч алып менә, ә аргы башта болдыр урнашкан. 23 Көнчыгыш һәм төньяк капкалар каршында эчке ишегалдына керә торган капкалар бар; теге ир әлеге капкалар арасын үлчәде – ул йөз терсәк булды. 24 Шуннан соң ул мине көньякка таба алып китте, анда көньяк капка бар иде; ул аның баганаларын вә болдырын үлчәде, алар да шундый ук зурлыкта иде. 25 Капка диварлары һәм болдыр тәрәзәләре башка капкаларныкы кебек иде; капка диварларының озынлыгы илле, ә аларның арасы егерме биш терсәк булып, 26 аңа җиде басмалы баскыч алып менә, ә аргы башта болдыр урнашкан. Әлеге диварлар хөрмә агачы сурәтләре белән бизәлгән. 27 Эчке ишегалдының көньягында да капка бар иде, һәм теге ир шушы капка белән көньяктагы тышкы капка арасын үлчәде – ул йөз терсәк булды. 28 Ул мине көньяк капкадан эчке ишегалдына алып керде һәм көньяк капканы үлчәде – ул да башка капкалар кебек үк иде. 29 Аның сакчылар өчен куышлары, куышлар арасындагы диварлары һәм болдыры башка капкаларныкына охшаш, капка диварларында вә болдырында һәр яклап тәрәзәләр бар иде. Капка диварларының озынлыгы – илле терсәк, ә аларның арасы – егерме биш терсәк. 30 (Эчке ишегалдындагы һәр капка болдырының киңлеге – егерме биш терсәк, ә озынлыгы биш терсәк иде.) 31 Әлеге капканың болдыры тышкы ишегалдына карый, баганаларында хөрмә агачы сурәтләре бар; анда сигез баскычтан менәсе. 32 Шуннан соң ул мине көнчыгыш капкадан эчке ишегалдына алып керде һәм капканы үлчәде – анысы да башка капкалар сыман иде. 33 Аның сакчылар өчен куышлары, куышлар арасындагы диварлары һәм болдыры башка капкаларныкына охшаш, капка диварларында вә болдырында һәр яклап тәрәзәләр бар. Капка диварларының озынлыгы – илле терсәк, ә аларның арасы – егерме биш терсәк. 34 Әлеге капканың болдыры тышкы ишегалдына карый, як-ягындагы баганаларда хөрмә агачы сурәтләре бар; анда сигез баскычтан менәсе иде. 35 Аннары ул мине төньяк капкага алып килде һәм аны үлчәде – ул да башка капкалар сыман иде. 36 Аның сакчылар өчен куышлары, куышлар арасындагы диварлары, болдыры һәм як-яктагы тәрәзәләре башка капкаларныкына охшаш иде. Капка диварларының озынлыгы – илле терсәк, ә аларның арасы – егерме биш терсәк. 37 Әлеге капканың болдыры тышкы ишегалдына карый, як-ягындагы баганаларда хөрмә агачы сурәтләре бар; анда сигез баскычтан менәсе иде. 38 Капка болдырында ишекле бүлмәләр булып, анда тулаем яндыру корбаннарын юалар иде. 39 Болдырның һәр ике ягында икешәр өстәл тора, аларда тулаем яндыру корбаны, гөнаһ йолу корбаны, гаеп йолу корбаны чалалар иде. 40 Капка болдырының тышкы ягында, төньяк капкага керү юлында, ике яклап икешәр өстәл куелган. 41 Капканың эчендә-тышында һәр яклап дүртәр өстәл булып, корбан чалу өчен барлыгы сигез өстәл тора иде. 42 Тулаем яндыру корбаны өчен шомартылган таштан буе вә иңе бер терсәк ярым, биеклеге бер терсәк булган дүрт өстәл ясалып, аларның өстенә тулаем яндыру корбаны һәм бүтән корбаннар чалу өчен кирәкле әйберләр куела иде. 43 Диварларга уч киңлегендәге ыргаклар беркетелгән, ә өстәлләргә корбан ите салына иде. 44 Эчке ишегалдында, эчкәре капка янәшәсендә ике бүлмә булып, аларның төньяк капка янындагысы – көньякка, ә көньяк капка янындагысы төньякка карый иде. 45 Теге ир миңа: – Көньякка караган бу бүлмә – Изге йортта хезмәт итүче руханилар өчен; 46 ә төньякка караганы мәзбәх тирәсендә хезмәт итүче руханилар өчен тәгаенләнгән. Әлеге руханилар – Садыйк нәселеннән булып, Раббыга хезмәт итәргә лаек булган бердәнбер левиләр, – диде. 47 Аннары ул дүртпочмаклы эчке ишегалдын үлчәде – аның иңе йөз, озынлыгы да йөз терсәк булды. Мәзбәх исә шунда, Изге йортның каршысында урнашкан иде. 48 Ул мине Изге йорт болдырына алып керде һәм капканы тотып торучы диварларны үлчәде – алар һәрьяклап бишәр терсәк калынлыкта булды. Капканың уемы – ундүрт терсәк, ә капка урнашкан ян-яктагы диварлар өчәр терсәк иде. 49 Болдырның озынлыгы – егерме, киңлеге – унике терсәк; аңа ун баскычтан менәсе; капканың уң һәм сул ягына берешәр багана куелган. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia