Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яхәзкыл 37 - Изге Язма


Коры сөякләрнең җанлануы турындагы күренеш

1 Мин үз өстемдә Раббының кулын тойдым, һәм Раббы Рухы мине, шәһәрдән чыгарып, үзән уртасына китереп бастырды. Әлеге үзән сөякләр белән тулы иде.

2 Ул мине үзән буйлап алып китте, һәм мин анда бик күп коры сөякләр ятканын күрдем.

3 Раббы миңа әйтте: – И адәм углы! Бу сөякләргә җан өреп буламы? – диде. Мин: – Йа Хуҗа-Раббым! Моны Син генә беләсең, – дидем.

4 Раббы миңа: – Бу сөякләргә пәйгамбәрлек итеп әйт: «И коры сөякләр! Раббы сүзен тыңлагыз! – диген. –

5 Хуҗа-Раббы бу сөякләргә болай дип әйтә: „Менә, Мин сезгә сулыш өрәм, һәм сез җанланырсыз.

6 Сезгә сеңерләр бирәм, ит үстерәм, тире белән каплыйм, сулыш өрәм – һәм сез җанланырсыз. Шунда сез Минем Раббы икәнемне белерсез“».

7 Миңа әмер ителгәнчә пәйгамбәрлек итә башладым; мин сөйләгәндә, шак-шок иткән тавыш ишетелде – сөякләр бер-берсенә якыная башлады.

8 Шулвакыт мин сөякләргә сеңер вә ит үскәнен, аларның тире белән каплаганын күрдем, ләкин аларда әле сулыш юк иде.

9 Шунда Ул миңа әйтте: – И адәм углы, сулышка сүз катып пәйгамбәрлек ит, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Дүрт тарафтан җил белән кил, и сулыш, һәм, мәетләргә җан керсен өчен, аларга өр».

10 Мин Ул кушканча пәйгамбәрлек иттем – аларга сулыш килде, җан керде, һәм алар, күп санлы гаскәр булып, аякларына торып басты.

11 Раббы миңа: – И адәм углы! Ошбу сөякләр – бөтен Исраил халкы. Менә, алар: «Сөякләребез кибеп бетте, өметебез үлде, киләчәгебез юк», – ди.

12 Шуңа күрә пәйгамбәрлек итеп аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Мин сезнең каберләрегезне ачам һәм сезне, Үземнең халкымны, каберләрегездән кубарып, Исраил җиренә кайтарам.

13 Каберләрегезне ачып, сезне шуннан чыгаргач, и халкым, сез Минем Раббы икәнемне белерсез.

14 Сезгә Үземнең Рухымны салгач, сезгә җан керер, һәм сезне үз җирегезгә урнаштырырмын, шуннан Минем Раббы икәнемне белерсез. Мин моны әйттем һәм шулай эшләячәкмен». Бу – Раббы сүзе.


Ике таякның берләшүе

15 Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

16 – Ә син, адәм углы, үзеңә бер таяк ал да аның өстенә «Яһүдә вә аңа теләктәш исраилиләрнеке» дип язып куй; тагын бер таяк ал һәм аның өстенә «Йосыф вә аңа теләктәш бөтен Исраил халкы – Эфраим таягы» дип яз.

17 Аларны бербөтен булырдай итеп кулыңа тот.

18 Халкыңның угыллары: «Моның нәрсә аңлатуын әйтмәссеңме?» – дип сорасалар,

19 аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Мин, Эфраим кулындагы Йосыф вә аңа теләктәш Исраил ыругларының таягын алып, Яһүдә таягына кушам һәм аларны бер таяк итәм – алар Минем кулымда бербөтен булачак».

20 Син язган шушы ике таякны аларның күз алдында тотып,

21 аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, исраилиләрне Мин төрле җирләрдән, үзләре яшәгән халыклар арасыннан җыеп, үз җирләренә кайтарам.

22 Шушы җирдә, Исраил тауларында, Мин аларны бер халык итәм, икесенә бер патша куям, моннан соң ике төрле халыкка, ике патшалыкка бүленмәсләр.

23 Инде алар потларга, җирәнгеч сыннарга табынып, гөнаһ кылып үзләрен пычратмаслар. Мин аларны гөнаһлы юлларыннан коткарам, пакьләндерәм, һәм алар – Минем халкым, ә Мин аларның Алласы булырмын.

24 Колым Давыт исә – аларның патшасы, алар өчен көтүче булыр. Алар Минем кануннарым буенча гамәл кылырлар, кагыйдәләремне сакларлар һәм аларны үтәрләр.

25 Алар колым Ягъкубка Мин биргән, ата-бабалары яшәгән җирдә яшәр, балалары, балаларының балалары да гомергә шунда яшәр; колым Давыт мәңге аларның хакиме булыр.

26 Алар белән тынычлык килешүе төзермен, ул килешү алар белән мәңгегә беркетелер. Мин аларны үз җирләрендә урнаштырырмын, саннарын ишәйтермен, Үземнең изге урынымны мәңгегә алар арасына куярмын –

27 Минем торагым шунда булыр. Мин – аларның Алласы, ә алар Минем халкым булыр.

28 Изге урынымны мәңгегә алар арасында урнаштыргач, башка халыклар Мин Раббының Исраилне изгеләндерүен белерләр».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan