Яхәзкыл 36 - Изге Язма1 И адәм углы, Исраил тауларына пәйгамбәрлек итеп әйт: «Исраил таулары, Раббы сүзен тыңлагыз! 2 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Дошман сезнең хакта: ‘Әһә, борынгы биеклекләр безнең кулга төште’, – дип әйтә“». 3 Шуңа күрә пәйгамбәрлек итеп әйт, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Алар сезне шул дәрәҗәдә бөлгенлеккә төшерде һәм һәрьяклап талады ки, тора-бара сез бүтән халыкларның милкенә әйләндегез һәм кешеләрнең гайбәт сатуына, яман сүзләренә сәбәп булдыгыз. 4 Шуның өчен, Исраил таулары, Хуҗа-Раббы сүзен тыңлагыз. Тауларга вә калкулыкларга, тарлавыкларга вә үзәнлекләргә, ташландык хәрабәләргә, әйләнә-тирәдәге халыкларга табыш булган һәм аларның мыскыллап көлүенә дучар ителгән буш шәһәрләргә 5 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Көнләшү утында янып, Мин бүтән халыкларга һәм бөтен Эдомга каршы Үз сүземне әйттем. Көтүлекләремне талар өчен, алар нәфрәтләнеп һәм сөенә-сөенә Минем җиремне яулап алдылар“». 6 Шуңа күрә Исраил җире турында пәйгамбәрлек сүзеңне әйт һәм тауларга вә калкулыкларга, тарлавыкларга вә үзәнлекләргә, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Бу сүзләрне Мин көнләшеп һәм ярсулы хәлемдә әйттем, чөнки сез халыкларның мыскыллап көлүенә түзеп торасыз. 7 Шуның өчен, – ди Хуҗа-Раббы, – кулымны күтәреп ант итәм: тирә-ягыгыздагы халыклар үзләре дә хурлыкка калачак! 8 Ә сез, Исраил таулары, агач ботакларына күмелеп, Минем Исраил халкыма җимеш бирерсез, чөнки халкым тиздән әйләнеп кайтачак. 9 Мин сезне кайгыртам, сезгә мәрхәмәтлемен; сезне сөрерләр, орлык чәчәрләр. 10 Мин сезнең халкыгызны арттырырмын, сездә бөтен Исраил йортын урнаштырырмын. Шәһәрләр кешеләр белән тулыр, хәрабәләр урынында йортлар төзелер. 11 Кешеләрегезне һәм мал-туарыгызны арттырырмын – алар үрчерләр, ишәерләр. Әүвәлгечә синдә күп кеше яшәр, һәм элеккегә караганда да сезгә күбрәк игелек кылырмын. Шунда Раббы икәнемне белерсез. 12 Сезгә, Исраил таулары, кешеләремне – Үземнең халкым Исраилне китерермен, сез аларның биләмәсе – мирас җире булырсыз, һәм сез инде баласыз калмассыз». 13 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Сезнең турыда: „Сез кешеләрне ашыйсыз, халкыгызны баласыз калдырасыз“, – дип сөйлиләр, 14 әмма сез бүтән инде кешеләрне ашамассыз, халкыгызны баласыз калдырмассыз, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 15 Башка милләтләрнең сезне мыскыллап көлүен ишетмәссез, халыклар тарафыннан хур ителмәссез, халкыгызны абындырмассыз». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе. Исраилнең яңа тормышы 16 Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 17 – И адәм углы! Исраил халкы үз җирендә яшәгән чакта, ул аны кылган эш-гамәлләре белән пычратты; халыкның гамәлләре Минем өчен хатын-кызның күрем вакытындагы пычраклыгы сыман булды. 18 Алар шушы җиргә кан койган, аны потлары белән пычраткан өчен, Мин аларга Үземнең ачуымны түктем. 19 Мин аларны төрле халыклар арасына тараттым, һәм алар төрле җирләргә сибелде. Мин аларны йөргән юлларына вә кылган гамәлләренә карап хөкем иттем. 20 Кайсы халык арасында яшәсәләр дә, алар Минем изге исемемне хур итәләр иде, чөнки алар хакында: «Болар – Раббы кешеләре, Аның җиреннән китәргә мәҗбүр булган кешеләр», – дип сөйлиләр иде. 21 Шуннан Мин Исраил халкы яшәгән һәр җирдә Үземнең хур ителгән изге исемемне кызгандым. 22 Шуңа күрә Исраил халкына әйт, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин моны, Исраил халкы, сезнең өчен түгел, ә бәлки сез яшәгән халыклар арасында хур ителгән изге исемем хакына эшлим. 23 Һәм төрле халыклар арасында хур ителгән исемемне – сез хур иткән бөек исемемне – Мин изге итәм; аларның күз алдында сезнең аша Үземнең изгелегемне таныткач, халыклар Минем Раббы икәнемне белерләр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 24 Сезне төрле халыклар арасыннан чыгарып, барлык илләрдән бергә җыям да үз җирегезгә кайтарам. 25 Чиста су бөркеп, сезне пакьләндерәм, һәм сез чистарынырсыз. Мин сезне бар булган пычрагыгыздан, барлык потларыгыздан арындырам. 26 Сезгә яңа йөрәк, яңа рух бирәм; тәнегездән таш йөрәгегезне алып, тере йөрәк бирәм. 27 Сезгә Үз Рухымны салам һәм сезне Минем кагыйдәләрем буенча гамәл кылырлык, кануннарымны сакларлык, аларны үтәрлек итәм. 28 Һәм сез ата-бабаларыгызга Мин биргән җирдә яшәрсез һәм Минем халкым булырсыз, ә Мин сезнең Аллагыз булырмын. 29 Сезне һәртөрле әшәкелек-нәҗестән саклармын; икмәкле итәрмен һәм аны арттыра торырмын – сезгә ачлык кичерергә юл куймам. 30 Башка халыклар, кытлык кичерәсез дип, сездән көлмәсен өчен, агачлардагы җимешләрне, кырдагы игенне Мин арттырырмын. 31 Шул чагында яман юлларыгызны вә яман гамәлләрегезне искә төшереп, гөнаһларыгыз вә әшәкелекләрегез өчен үзегездән үзегез җирәнерсез. 32 Сезгә шунысы да мәгълүм булсын: Мин моны сезнең хакка эшләмим. Йөргән юлларыгыз өчен кызарыгыз һәм оялыгыз, Исраил халкы». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе. 33 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Сезне бөтен гөнаһларыгыздан чистарткач, шәһәрләрегез кеше белән тулыр, хәрабәләр урынында йортлар төзелер, 34 ташландык хәлгә килгән җирләр эшкәртелер, үтеп барган һәр кешенең күз алдында җирләрегез инде буш ятмас. 35 „Чүлгә әйләнгән бу җир хәзер Гадән бакчасыдай булды; җимерелгән, бушап калган, ташландык шәһәрләр ныгытылды, аларда кешеләр яши башлады“, – диярләр. 36 Шулчакны әйләнә-тирәгездәге халыклар Мин Раббының җимерелгәнне яңадан төзүемне, бушап калган җиргә үсемлек утыртуымны белерләр. Моны Мин, Раббы, әйттем һәм Мин моны эшләячәкмен». 37 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Исраил халкының гозеренә Мин яңадан җавап бирәчәкмен һәм алар өчен менә нәрсә эшләячәкмен: кешеләрен сарыклар кебек – 38 билгеләнгән бәйрәм көннәрендә Иерусалимдә корбанга китерә торган сарыклар санынча ишәйтәчәкмен, бушап калган шәһәрләрне кешеләр белән тутырачакмын. Шунда Минем Раббы икәнемне белерләр». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia