Яхәзкыл 35 - Изге ЯзмаЭдом тауларының җәзага тартылуы. Раббының Исраил тауларына фатихасы 1 Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 2 – И адәм углы! Йөзең белән Сәгыйрь тавына борыл һәм аңа каршы пәйгамбәрлек сүзеңне әйт, 3 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Сәгыйрь тавы, Мин сиңа каршы чыгам – өстеңә кулымны сузып, сине чүл вә бушлык итәм; 4 шәһәрләреңне хәрабәгә әйләндерәм – син бушап калырсың. Шунда Минем Раббы икәнемне белерсең. 5 Исраилиләр белән гомер буе дошманлашып яшәвең, аларга бәхетсезлек килгәндә, җәза сәгате сукканда, кылыч күтәрүең өчен, 6 Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – сине канга батырам, һәм шушы кан кою туктамас; кан коюдан чирканмаган өчен, кан кою сине һаман эзәрлекләр. 7 Сәгыйрь тавын чүлгә вә кешесез далага әйләндерәм, аннан киткән һәм әйләнеп кайтканнарны һәлак итәм. 8 Синең тауларыңны мәет белән тутырам; калкулыкларыңда, үзәннәреңдә, барлык тарлавыкларыңда кылычтан һәлак булганнар егылып ятачак. 9 Сине мәңгегә чүл итәм, шәһәрләреңдә башкача кеше яшәмәячәк. Шунда Раббы икәнемне белерсең. 10 Син: „Бу ике халык вә бу ике җир минеке булачак, мин аларны үземә алачакмын“, – дигән өчен, гәрчә Раббы алар яклы булса да, 11 Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм: нәфрәтең кузгалганда, ачуың вә көнчелегең ни дәрәҗәдә булуга карап, синең белән эш итәрмен, сине хөкем иткәндә, Үземнең алар арасында булуымны күрсәтермен, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 12 Һәм синең, Исраил тауларына карап: „Алар ташландык хәлдә, алар миңа ризык буларак бирелгән!“ – дип әйтүеңне, барлык мәсхәрәле сүзләреңне Мин, Раббы, ишетеп торганны белерсең. 13 Минем алда син, телеңне озайтып, Миңа каршы сөйләүләреңне арттырдың, Мин боларны ишетеп тордым». 14 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Бөтен җир сөенгәндә, Мин сине чүл вә бушлык итәм. 15 Исраил халкының биләмәсе ташландык булганга сөенгән өчен, Мин дә сиңа шуны эшләячәкмен: син, Сәгыйрь тавы, бөтен Эдом җире белән бергә бушап калачаксың. Шунда Минем Раббы икәнемне беләчәкләр». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia