Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яхәзкыл 33 - Изге Язма


Раббының һәркемне кылган эшләренә карап хөкем итүе

1 Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

2 – И адәм углы! Халкыңа болай дип әйт: «Әгәр Мин нинди дә булса берәр җиргә кылыч юнәлтсәм, ә ул җирнең халкы, үз арасыннан бер-бер кешене сайлап, аны үзенә сакчы итеп куйса,

3 һәм әлеге сакчы, җиргә килүче кылычны күреп, мөгез быргы кычкыртса һәм халыкны кисәтсә,

4 ә кемдер быргы тавышын ишетеп тә сакланмаса – кылыч аны үтерсә, әлеге кеше үз үлемендә үзе гаепле булачак.

5 Быргы тавышын ишетсә дә, ул сакланмады, шуңа күрә үз үлемендә үзе гаепле; сакланган булса, исән калыр иде.

6 Ә инде сакчы, кылычны күреп тә, быргысын кычкыртмаса, шулай итеп халыкны кисәтмәсә, һәм кылыч, килеп, берәрсенең гомерен өзсә, ул кеше үзенең гөнаһлары өчен үтереләчәк, ә аның каны өчен Мин сакчыны җаваплы итәчәкмен».

7 Мин сине, адәм углы, Исраил халкына сакчы итеп куйдым, һәм син Минем авызымнан чыккан сүзләрне ишетеп торырсың, аларны Минем исемемнән кисәтерсең.

8 Явыз кешегә Мин: «И явыз кеше, син һичшиксез үләчәксең!» – дисәм, ә син аны, явызлык юлына кермәсен дип, алдан кисәтеп куймасаң, явыз кеше үзенең гөнаһы өчен үләчәк, ләкин аның каны өчен җавапны Мин синнән сораячакмын.

9 Ә инде син явыз кешене, йөргән юлыннан ваз кичсен өчен, алдан кисәтеп куйсаң, ләкин ул явызлык кылудан туктамаса, үз гөнаһы өчен ул үләр, ә син җаныңны коткарып калырсың.

10 Син, адәм углы, Исраил халкына болай дип әйт: «Сез: „Җинаятьләребез вә гөнаһларыбыз безгә тынгы бирми, шулар аркасында инде сүнеп барабыз, ничек яшәргә безгә?!“ – дисез».

11 Әйт аларга: «Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – Мин явыз кешенең үлемен түгел, ә бәлки аның яман юлдан чыгып исән калуын телим. Кире борылыгыз, яман юлыгыздан кире борылыгыз! Нигә үләргә сезгә, Исраил халкы?!»

12 Син, адәм углы, үз халкыңа әйт: «Тәкъва кешене, җинаять кылса, тәкъвалыгы коткарып калмас; явыз кеше исә, яман юлын ташласа, җинаяте өчен җәзаланмас. Тәкъва кеше гөнаһ кылса, әүвәлге тәкъвалыгы хакына исән кала алмас.

13 Тәкъва кешегә Мин, һичшиксез исән калырсың, дип әйтсәм, һәм ул үзенең тәкъвалыгына өметләнеп явызлык кылса, аның барлык игелекле эшләре искә алынмас, һәм ул кылган явыз гамәле өчен үлем җәзасы алыр.

14 Явыз кешегә исә, һичшиксез үләчәксең, дип әйтсәм, һәм ул, гөнаһларыннан ваз кичеп, гаделлек, дөреслек белән яши башласа –

15 бурычка алган кешегә үз рәһенен кайтарса, урлаган әйберне кире кайтарса, тормыш кагыйдәләре буенча яшәсә, бернинди яман эш кылмаса, һичшиксез исән калачак, үлмәячәк.

16 Ул кылган гөнаһларның берсе дә искә алынмаячак; дөрес вә тәкъва гамәлләр кылса, ул һичшиксез исән калачак».

17 Синең халкың: «Хуҗа-Хаким юлы дөрес түгел», – ди. Ә бит аларның үз юллары дөрес түгел!

18 Тәкъва кеше, үзенең тәкъвалыгын ташлап, гөнаһ кыла башласа, ул үләчәк.

19 Явыз кеше, үзенең явызлыгын ташлап, дөреслек вә тәкъвалык белән яши башласа исән калачак.

20 Ә сез: «Хуҗа-Хаким юлы дөрес түгел!» – дисез. Мин сезнең һәркайсыгызны кылган эшләренә карап хөкем итәчәкмен, Исраил халкы.


Иерусалимнең җимерелүе һәм Исраил җиренең бушап калуы

21 Сөргенгә китүебезнең уникенче елында, унынчы айның бишенче көнендә Минем янга Иерусалимнән качкан бер кеше килде һәм: «Шәһәр җимерелде!» – диде.

22 Ләкин кичен, бу кеше килергә бер көн кала, мин үз өстемдә Раббының кулын тойдым, һәм Раббы минем авызымны ачты; бу хәл иртәгесен теге кеше килгәнче булды. Авызым ачылгач, мин инде дәшми тормадым.

23 Шунда миңа Раббы сүзе килеп иреште:

24 – И адәм углы! Исраилнең бушап калган урыннарында яшәүчеләр: «Ибраһим берьялгызы булып та, шушы җирне биләгән, ә без күбәү – бу җир, әлбәттә, безгә биләмә итеп бирелгән», – ди.

25 Әйт син аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Сез каны качмаган ит ашыйсыз, потларга табынасыз, кеше канын коясыз. Шулар өчен сезгә бу җирне биләмә итеп бирергәме?!

26 Сез үзегезнең кылычыгызга таянасыз, әшәкелекләр эшлисез, бер-берегезнең хатынын нәҗеслисез. Шулар өчен сезгә бу җирне биләмә итеп бирергәме?!»

27 Син аларга менә нәрсә дип әйт: «Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм: бушап калган җирләрдә яшәүчеләр кылычтан үләр, ачык кырда булганнарны җәнлекләргә ризык итеп бирермен; ә ныгытмаларда вә мәгарәләрдә яшәүчеләр үләт чиреннән һәлак булыр.

28 Бу җирне Мин коры чүлгә әйләндерермен, аның горур егәре юкка чыгар, Исраил таулары бушап калыр – алар аша үтеп йөрүчеләр булмас.

29 Кылган барлык әшәкелекләре өчен бу җирне чүл вә бушлык иткәннең соңында алар Минем Раббы икәнемне белерләр“».

30 Ә синең хакта, адәм углы, диварлар янында, өйләренең ишек төбендә синең халкыңның угыллары бер-берсенә: «Әйдәгез, Раббыдан булган хәбәрне тыңлыйк», – диләр.

31 Минем халкым, гадәттәгечә, синең каршыңа утырып, сүзләреңне тыңлый, әмма аларны үтәми. Аларның телендә ялагайлану, ә йөрәкләре хәрәм малга тартыла.

32 Алар өчен син сөю турында матур тавыш белән җырлаучы, уен коралында әйбәт уйнаучы бер җырчы гына: алар синең сүзләреңне ишетәләр, ләкин аларны үтәмиләр.

33 Әмма шушы әйтелгәннәрнең барысы да чынга ашкач, – ә болар инде чынга әйләнеп бара, – араларында пәйгамбәр яшәгәнне белерләр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan