Яхәзкыл 32 - Изге Язма1 Уникенче елда, уникенче айның беренче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште: 2 – И адәм углы, Мисыр патшасы фиргавен турында кайгы җыры җырла һәм әйт аңа: «Син халыклар арасындагы арыслан кебек, диңгездәге аждаһа сыман; елгаларыңда ары-бире килеп йөрисең, аякларың белән суны болгатып, елгаларны пычратасың. 3 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Күп халыклар белән бергәләп Мин сиңа ятьмә салырмын, алар сине сөрәкә белән тартып чыгарырлар. 4 Мин сине җиргә атып бәрермен, ачык кырда егып салырмын. Күктәге барлык кошларны өстеңә кундырып, җирдәге бөтен ерткычлардан туйганчы ашатырмын үзеңне. 5 Итеңне тауларга таратып, үзәннәрне сөякләрең белән тутырырмын. 6 Тауларга кадәр бөтен җирне синең каның белән сугарырмын, тарлавыклар синең калдыкларың белән тулыр. 7 Сине юк иткәч, Мин күкләрне ябармын, андагы йолдызларны сүндерермен; кояшны болыт белән каплармын, ай яктыртмаячак. 8 Күктәге барлык яктырткычларны синең өстә сүрелдерермен, җиреңне караңгылык белән урап алырмын, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 9 Син белмәгән илләрдәге кавемнәр арасында Мин сине һәлак иткәндә, күп халыкларның йөрәгенә борчу салырмын. 10 Синең язмышың белән күп халыкларның котын алып, алар алдында кылычымны селтәгәндә, аларның патшалары, сине искә төшереп, куркудан тетрәнеп торыр. Син егылган көндә аларның һәрберсе үз тормышы өчен дер калтырар“. 11 Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Бабил патшасының кылычы сиңа каршы барачак. 12 Мин синең гаскәрне иң рәхимсез халыклар – куәтле сугышчылар кылычы белән тар-мар итәчәкмен. Алар Мисырның горурлыгын таптаячак һәм аның гаскәрен тар-мар итәчәк. 13 Мин аның зур сулар янында утлап йөргән терлекләрен бетерәчәкмен. Инде кеше аягы да, терлек тоягы да шушы суларны бүтән болгатмаячак. 14 Шул чагында суларына тынычлык бирермен, аларның елгалары май сыман акрын ага башлар, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 15 Мисыр җирен чүлгә әйләндергәч, ул җирдәге бар нәрсә юкка чыккач, анда яшәгән бар кешене һәлак иткәч, Минем Раббы икәнемне белерләр. 16 Менә бу – халыкларның кызлары җырлаячак кайгы җыры; Мисыр һәм аның күп санлы халкы турында җырлаячаклар алар аны“». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе. 17 Уникенче елда, айның унбишенче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште: 18 – И адәм углы! Мисырдагы күп санлы халыкны кызганып ела, аны вә кодрәтле халыкларның кызларын упкынга төшкәннәр белән бергә түбәнге дөньяга озат. 19 Аларга әйт: «Кемнән матуррак соң сез?! Түбәнге дөньяга төшегез дә сөннәтсезләр белән бергә ятыгыз». 20 Мисыр кылычтан үлгәннәр арасына егылыр; кылыч кыныннан чыгарылган инде – Мисырны вә аның күп санлы халкын сөйрәп алып китәр ул. 21 Үлеләр дөньясындагы баһадир башлыклар Мисыр вә аның теләктәшләре турында: «Алар бире төште, сөннәтсезләр һәм кылычтан һәлак булганнар белән яталар», – дип әйтерләр. 22 Ашшур да бөтен гаскәре белән шунда ук: кылычтан егылган сугышчыларының каберләре белән уратып алынган ул. 23 Гаскәриләрнең каберләре – упкынның иң төбендә, Ашшур каберенең әйләнә-тирәсендә; җирдә яшәүчеләрнең котларын алган ашшурлылар һәммәсе һәлак булган, кылычтан егылган. 24 Элам да шунда. Аның кабере һәлак булганнар, кылычтан егылган күп санлы халкының каберләре белән уратып алынган. Җирдә яшәүчеләрнең котларын алып торган эламлылар сөннәтсез килеш түбәнге дөньяга төшкәннәр, упкынга төшкәннәр белән бергә хурлыкка калганнар. 25 Һәлак булганнар арасында Эламга ятак бирелгән, аның күп санлы гаскәре дә аның кабере әйләнәсендә ята – аларның һәммәсе дә сөннәтсез, кылычтан һәлак булган; җирдә яшәүчеләрнең котларын алып торган өчен, упкынга төшкәннәр белән бергә алар мәсхәрәгә калганнар; аларга һәлак булганнар арасында урын бирелгән. 26 Мешех вә Түбәл дә күп санлы халыкларының каберләре уртасында шунда ята. Алар – сөннәтсез. Җирдә яшәүчеләрнең котларын алып торган өчен, кылычтан һәлак булган алар. 27 Алар сөннәтсез килеш һәлак булган баһадирлар белән бергә ята түгелме?! Ул баһадирлар үзләренең кораллары белән бергә үлеләр дөньясына төшкән, кылычлары баш астына куелган, гөнаһлары сөякләрендә калган, чөнки җирдә яшәүчеләрнең котларын алып торган алар. 28 Син дә, Мисыр, һәлак булып, сөннәтсезләр арасында, кылычтан егылганнар белән янәшә ятарсың. 29 Үзенең патшалары вә түрәләре белән бергә Эдом да шунда. Көч-гайрәтенә карамастан, аларны кылычтан һәлак булганнар, сөннәтсезләр вә упкынга төшкәннәр белән янәшә яткырганнар. 30 Төньякның хакимнәре һәм сидунлылар да шунда. Көч-куәте әйләнә-тирәдәгеләрне куркуга салып торса да, алар, мәсхәрәгә калып, һәлак булганнар белән бергә шунда төшкәннәр. Кылычтан һәлак булганнар, упкынга төшкәннәр белән янәшә сөннәтсез килеш, хурлык тамгасы белән яталар. 31 Фиргавен үзе һәм аның бөтен гаскәре, боларны күреп, кылычтан һәлак булган күп санлы халкы өчен юаныч табар, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 32 Җирдә яшәүчеләрнең котларын алырга фиргавенгә Мин юл куйсам да, фиргавенне вә аның күп санлы халкын сөннәтсезләр арасына, кылычтан һәлак булганнар белән салырлар. Бу – Хуҗа-Раббы сүзе. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia