Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яхәзкыл 30 - Изге Язма

1 Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:

2 – И адәм углы! Пәйгамбәрлек итеп әйт, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «„Нинди бәхетсез көн!“ – дип, үкереп елагыз!

3 Чөнки Раббының караңгы, төксе көне инде бик якын – халыкларга кайгылы ел җитеп килә.

4 Мисыр өстенә кылыч килә; җаннары кыелганнар егыла башлагач, Мисырның байлыгы талангач, нигезләре җимерелгәч, хәбәшиләрнең коты алыначак.

5 Хәбәшстан, Пут, Луд, гарәпләрнең бар җирләре, Луб һәм Килешү җирендәге угыллар мисырлылар белән бергә кылычтан узачак».

6 Раббы болай дип әйтә: «Мисырның терәүләре җимереләчәк, аның горур егәре бетәчәк; Мигдолдан алып Севенегә кадәр байтаклар кылычтан үләчәк, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –

7 Бушап калган җирләр арасында ул да бушап калачак, шәһәрләре дә бушап калган шәһәрләр арасында булачак.

8 Мисырга ут салгач, аның бөтен терәүләре җимерелгәч, Минем Раббы икәнемне беләчәкләр.

9 Ул көндә, ваемсыз хәбәшиләрне куркытыр өчен, Минем хәбәрчеләрем корабларда юлга чыгачак. Мисырның һәлакәтле көнендә аларның коты алыначак, чөнки ул көн инде килә».

10 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Бабил патшасы Нәбухаднессар кулы белән күп санлы Мисыр халкын киметәм.

11 Нәбухаднессар үзе һәм башкалар арасында иң рәхимсезе саналган халкы бу җирне һәлак итәр өчен киләчәк, кылычларын Мисырга каршы юнәлтеп, җирне мәет белән тутырачак.

12 Елга-култыкларны корытып, Мисыр җирен Мин явызлар кулына бирәм, чит халыклар кулы белән бу җирне, андагы бар нәрсәне тар-мар итәм». Моны Мин, Раббы, әйттем.

13 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Потларны җимерәм, Мемфиста ялган илаһларны юк итәм, Мисыр җирендә инде хакимнәр булмас, Мин Мисыр җиренең котын алам.

14 Патросны бөлдерәм, Соганга ут салам, Фивага җәза бирәм.

15 Ярсуымны Мисыр кальгасы Пелүсимгә түгәм, Фиваның күп санлы халкын юк итәм.

16 Мисырга ут салам; Пелүсимне газапка дучар итәм. Дошманнары Фивага һөҗүм итәр, көндезен Мемфиска ябырылыр.

17 Он белән Пи-Бәсетнең яшь егетләре кылычтан һәлак булыр, шәһәр халкы әсир төшәр.

18 Мисырның камыты сынып, аның горур егәре беткәч, Тахпанхеста көн сүрелеп калыр. Аны болыт каплап алыр, кызлары әсир ителер.

19 Мисырга җәзам шул булыр, һәм алар Минем Раббы икәнемне белерләр».

20 Унберенче елда, беренче айның җиденче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:

21 – И адәм углы! Мин Мисыр патшасы фиргавенне җиңдем; савыксын өчен, аны дәваламадылар, тернәкләнеп, кулына кылыч тотарлык булсын өчен, яраларын бәйләмәделәр.

22 Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин Мисыр патшасы фиргавенгә каршы чыгам, аның җәрәхәтле һәм дә таза кулын да яралыйм, кулыннан кылычын сугып төшерәм.

23 Мисырлыларны төрле халыклар арасына сибеп, чит-ят җирләргә таратам.

24 Ә Бабил патшасының кулын нык итәм, аның кулына кылыч салам, фиргавеннең кулын исә яралыйм, һәм ул авыр җәрәхәтләрдән Бабил патшасы алдында ыңгырашып торыр.

25 Бабил патшасының кулын ныгытам, фиргавеннең кулы исә көчсезләнәчәк. Бабил патшасының кулына Мин кылыч салып, Мисыр җиренә ул яу белән килгәч, Минем Раббы икәнемне белерләр.

26 Мисырлыларны Мин төрле халыклар арасына сибәм, чит-ят җирләргә таратам; шунда Минем Раббы икәнемне белерләр».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan