Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яхәзкыл 28 - Изге Язма

1 Миңа яңадан Раббы сүзе килеп иреште:

2 – И адәм углы, Сур хөкемдарына, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Йөрәгең тәкәбберлек белән тулып, син: „Мин – алла, алла урынындамын, диңгезләрнең йөрәгендә утырам“, – дисең, ләкин син Аллаһы түгел, кеше булганың хәлдә, йөрәгеңне Аллаһы йөрәгенә тиңлисең.

3 Син Даниилдан да зирәгрәк булдың, синнән яшерен берни юк;

4 зирәклегең вә акылың белән син үзеңә байлык тупладың һәм хәзинәңә алтын-көмеш җыйдың;

5 зур осталыгың белән, сәүдә итүең аркылы байлыгыңны арттырдың, байлыгың аркасында масаеп киттең.

6 Зирәклектә үзеңне Аллаһы белән тиңләштергән өчен, – ди Хуҗа-Раббы, –

7 Мин сиңа каршы чит халыкны җибәрәм, халыклар арасында алар иң рәхимсезе, һәм алар синең күркәмлегеңә вә акылыңа каршы кылычларын кыныннан чыгарачак һәм затлылыгыңны хур итәчәк;

8 алар сине упкынга олактырачак, һәм син диңгезләр йөрәгендә үләчәксең.

9 Һәлак итүче кулына алла булып түгел, ә кеше булып эләккәндә: „Мин – алла“, – дип әйтерсеңме икән үзеңнең үтерүчең алдында?!

10 Чит халыклар кулыннан сөннәтсезләр үлеме белән үләчәксең син, чөнки моны Мин әйттем». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.

11 Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:

12 – И адәм углы! Сур патшасы турында кайгы җыры җырла һәм, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Син – камиллек үрнәге, зирәклек белән тулгансың һәм тиңсез гүзәлсең.

13 Син Гадәндә, Аллаһы бакчасында идең, киемнәрең төрле асылташлар – кызыл якут, топаз, зөбәрҗәт, хризолит, ахак, яшма, зәңгәр якут, фирәзә вә берилл белән бизәлгән иде; бу асылташларның кыса вә киергеләре алтыннан оста итеп эшләнгән, син яратылган көндә алар әзерләп куелган иде.

14 Син – канатлары җәелгән керубим, Мин сине сакчы итеп билгеләдем; син Алланың изге тавында идең, утлы ташлар арасында йөрдең.

15 Яратылган көнеңнән алып, гаделсез эшләрең фаш ителгәнгә кадәр үз юлларыңда кимчелексез идең.

16 Сәүдәң киңәйгән саен, син бәгырьсезләнә бардың; син гөнаһ кылдың, һәм Мин сине Аллаһы тавыннан бәреп төшердем, сине, сакчы керубимне, утлы ташлар арасыннан кудым.

17 Матурлыгың аркасында йөрәгең масайды, дан сөюең зирәклегеңә зыян китерде; шуның өчен Мин сине җиргә төшердем, патшалар алдында сине хурлыкка калдырдым.

18 Алдашып сәүдә итүең белән күп җинаятьләр кылып, син изге урыннарыңны нәҗесләдең; Мин синнән ут чыгарып, шул ут сине ашады – барлык халыкларның күз алдында көлгә әйләндердем Мин сине.

19 Сине белгән халыклар моны күреп гәҗәпкә калды, синең азагың дәһшәтле булды, син мәңгегә юкка чыктың».

20 Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

21 – И адәм углы! Йөзең белән Сидунга борылып пәйгамбәрлек ит,

22 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «И Сидун, Мин сиңа каршы чыгам. Минем исем синдә данга күмеләчәк. Сиңа хөкем оештыргач һәм синдә Үземнең изгелегемне күрсәткәч, Минем Раббы икәнемне белерләр.

23 Мин сиңа үләт чире җибәрәчәкмен, урамнарыңда кан коячакмын, төрле яктан килгән кылычтан күпләрнең җаны кыелачак. Шуннан Минем Раббы икәнемне белерсең».


Исраил халкының үз җиренә кайтуы

24 Моннан ары Исраил халкының энәдәй очлы тикән, җәрәхәт ясаучы күгән куагы кебек, аны күрәлмаучы күршеләре булмаячак. Шунда Минем Хуҗа-Раббы икәнемне беләчәкләр.

25 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Исраил халкын, бүтән халыклар арасыннан алып, бергә җыйгач, Мин халыклар күз алдында Үземнең изгелегемне күрсәтермен, һәм алар Мин Үземнең колым Ягъкубка биргән җирдә яшәячәкләр.

26 Алар анда хәвеф-хәтәрсез яшәячәк: йортлар салачак, йөзем агачлары утыртачак – тынычлыкта яшәячәк, чөнки аларга явызлык теләүче барлык халыкларны Мин хөкем итәчәкмен. Шунда Минем Раббы, үз Аллалары икәнемне беләчәкләр».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan