Яхәзкыл 24 - Изге ЯзмаТутыккан казан турындагы кинаяле хикәя 1 Тугызынчы елда, унынчы айның унынчы көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште: 2 – И адәм углы! Шушы, бүгенге көнне язып куй; бу көнне Бабил патшасы Иерусалимне чолгап алды. 3 Бу фетнәчел халыкка гыйбрәтле хикәят сөйлә, аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Казанны куй да су белән тутыр, 4 аңа ит кисәкләре сал, иң яхшы кисәкләрне – бот вә калак итен сал, иң шәп сөякләр куш. 5 Иң симез сарыкларны сайлап ал. Сөякләр астына утын өй, су кайнатып, сөякләрне пешер». 6 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Канга чумган шәһәргә, тутыккан һәм тутыгы купмый торган казанга кайгы! Жирәбә салып тормыйча, аннан ит кисәкләрен берәм-берәм алып ат. 7 Чөнки шәһәр халкы бөтен кешенең күз алдында шәрә кыяда кан койды; җиргә түгелсә, тузан белән капланыр иде ул. 8 Үч алыр өчен ярсуым кайнасын дип, әлеге канны Мин, күренеп торырлык итеп, шәрә кыяда калдырдым». 9 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Канга чумган шәһәргә кайгы! Учакка Мин дә утын өярмен. 10 Утын өстә, ут дөрләт, итне пешер, тәмләткечләр куш – сөякләре янып бетсен. 11 Казанны күмер өстенә буш килеш куй – бакыры кызсын, эчендәге пычрагы эресен, тутыгы янып бетсен. 12 Юк, тырышуым бушка булды, чөнки калын булып утырган тутыкны ут та бетерә алмады. 13 Синең азгынлыгың – әнә шул шакшылык ул. Мин сине чистартырга тырышып та, син чистармаганга күрә, сиңа булган ярсуым ташып түгелгәнче, синең чистарынасың юк. 14 Мин, Раббы, әйттем моны. Минем гамәл кылыр вакытым җитте. Мин Үземне тыймам, аяусыз һәм рәхимсез булырмын. Йөргән юлларың, кылган эшләрең буенча хөкем ителерсең син». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе. Яхәзкыл хатынының үлеме 15 Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 16 – И адәм углы! Күзләреңә ямь бирүче кешеңне Мин синнән бер мизгелдә тартып алам; ләкин син хәсрәтләнмә, зарланма, күз яшеңне түкмә. 17 Эчеңнән генә ыңгыраш, үлгәннәргә матәм тотма: баш киемеңне вә аяк киемеңне салма, сакалыңны каплама, матәм икмәген ашама! 18 Бервакыт иртән мин халык белән сөйләштем, ә кичен минем хатыным вафат булды. Икенче көндә исә миңа кушылган эшне эшләдем. 19 Халык миннән: – Кылган гамәлләреңнең мәгънәсен безгә әйтмәссеңме? – дип сорады. 20 Мин аларга: – Миңа Раббы сүзе килеп иреште, – дип җавап бирдем, 21 – Исраил халкына, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Мин Үземнең изге йортымны – сез горурланган ныгытманы, күзегезгә ямь, җаныгызга шатлык булган нәрсәне нәҗеслим, сез калдырып киткән угыл-кызларыгыз кылычтан һәлак булыр. 22 Сез дә Мин эшләгәнне эшләрсез: сакалыгызны капламассыз һәм матәм икмәген ашамассыз, 23 башыгызда баш киеме, аягыгызда аяк киеме булыр, хәсрәтләнмәссез дә, зарланмассыз да, кылган гөнаһларыгыздан әкрен генә сызып ыңгырашып торырсыз. 24 Яхәзкыл сезнең өчен билге булыр: ул эшләгәнне сез дә эшләрсез; шул вакыт килгәч, Минем Хуҗа-Раббы икәнемне белерсез». 25-26 И адәм углы, Мин аларның ныгытмасын, күзләренең ямен, җаннарының шатлыгын, угыл вә кызларын тартып алган көндә синең янга качып котылган берәү килер һәм сиңа бу хәбәрне җиткерер. 27 Ул көнне, синең телең ачылып, аның белән сөйләшә башларсың, инде бүтән дәшми тормассың, алар өчен билге булырсың, һәм Минем Раббы булуымны белерләр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia