Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Яхәзкыл 23 - Изге Язма


Уйнашчы кыз кардәшләр

1 Миңа Раббы сүзе килеп иреште:

2 – И адәм углы! Бер ананың ике кызы бар иде.

3 Алар яшьли үк Мисырда фәхешлек иттеләр; анда аларның күкрәкләрен иркәләделәр, гыйффәтле имиләрен изделәр.

4 Кызларның олысын Оһола, кечесен Оһолиба дип йөрттеләр. Алар Минеке иделәр, угыл вә кызлар тудырдылар. Оһоланы – Самарея, Оһолибаны Иерусалим дип атыйлар иде.

5-6 Минеке булуга карамастан, Оһола фәхешлек итте, үзенең сөяркәләренә, ашшурлы сугышчыларга – зәңгәр төстәге киемнәр киеп йөрүче башлык вә хакимнәргә нәфесе төште. Алар барысы да – чибәр егетләр вә атлы җайдаклар.

7 Ашшурның барлык күренекле угылларына фахишә булды, сөяркәләренең потлары белән үзен нәҗесләде ул.

8 Яшь чагыннан ул Мисыр сөяркәләре белән йоклады, алар аның гыйффәтле имиләрен изде, үз шәһвәтләрен канәгатьләндерде. Шуннан бирле ул фәхешлек итүне ташламады.

9 Шуның өчен Мин аны сөяркәләре – үзе яраткан Ашшур угыллары кулына бирдем.

10 Алар, аны чишендереп, угыл вә кызларын тартып алдылар, ә үзен кылыч белән чабып үтерделәр. Аңа җәза бирделәр, һәм хатын-кыз арасында ул йөз карасына әйләнде.

11 Ә аның сеңлесе Оһолиба боларны күреп торды, апасыннан ул азгынрак булып чыкты һәм күбрәк фәхешлек кылды.

12 Ашшур угылларына – башлыкларга, хакимнәргә, баштанаяк коралланган сугышчыларга, атка атланып йөрүче җайдакларга аның нәфесе төште – алар барысы да чибәр егетләр иде.

13 Мин аның үзен нәҗесләвен, икесенең дә йөргән юллары бер булуын күрдем.

14 Кызларның монысы тагын да күбрәк фәхешлек кылды. Диварда кызыл буяулар белән ясалган килдани ирләрнең сурәтләрен,

15 билләренә пута буган, зиннәтле баш киемнәре кигән, килданиләр җирендә, Бабилдә туып үскән гаскәр башлыкларын хәтерләткән сурәтләрне күрде ул.

16 Бер карауда ук аның нәфесе төште һәм килданиләр җиренә ул илчеләрен җибәрде.

17 Шуннан соң Бабил угыллары аның ятагына килделәр, аның белән уйнашлык кылып, аны нәҗесләделәр. Нәҗесләнгәннән соң, үзенең үк алардан гайрәте чикте.

18 Ул ачыктан-ачык фәхешлек итә һәм аның шәрәлеге ачыла башлагач, бертуган апасыннан гайрәтем чиккән кебек, сеңлесеннән дә гайрәтем чикте Минем.

19 Һәм ул, яшь чагында Мисыр җирендәге фәхешлеген искә төшереп, тагын да күбрәк азына башлады.

20 Әгъзалары ишәкнеке, ә дәртләре атныкы кебек булган сөяркәләрне яратты ул анда.

21 Шулай итеп, яшь чагыңда мисырлылар синең имиләреңне иркәләгәнне һәм яшь күкрәгеңне изгәнне – шул уйнашлык итүеңне сагынып искә төшерә идең.

22-23 Шуңа күрә, Оһолиба, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Синең гайрәтең чиккән сөяркәләреңне Мин сиңа каршы котыртам һәм Бабил угылларын вә барлык килданиләрне, Пыкод, Шоа вә Коа угылларын, алар белән бергә чибәр Ашшур егетләрен төрле яктан синең каршыңа китерәм. Алар барысы да – башлыклар вә хакимнәр, күренекле гаскәр башлыклары, оста җайдаклар.

24 Алар сиңа каршы корал, сугыш арбалары һәм олаулар белән, күп санлы халкын ияртеп киләчәкләр, зур вә кечкенә калканнар тотып, очлымнар киеп, сине уратып алачаклар; сине алар хөкеменә тапшырам, алар сиңа үз хөкемнәрен чыгарачак.

25 Көнче ир кебек ачуымны сиңа юнәлтәм, һәм алар сине аяп тормаячак: борының белән колакларыңны кисеп алачак, калган кешеләрең исә кылычтан һәлак булачак; угылларың белән кызларыңны алып китәчәкләр, исән калганнарны ялкын ашаячак;

26 өстеңнән киемеңне, бизәнү әйберләреңне салдырып алачаклар.

27 Мисыр җирендә башланган азгынлыгыңа, фәхешлегеңә Мин чик куячакмын, шул гадәтләреңә бүтән күтәрелеп тә карамассың, Мисырны искә дә алмассың».

28 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин сине үзең күрәлмаган, гайрәтең чиккән кешеләр кулына бирәм.

29 Сине аямаслар, хезмәт итеп тапкан малыңны алар тартып алырлар, сине шәрә, ялангач калдырырлар, һәм, фәхешлегең ачылып, син хур булырсың. Азгынлыгың, фәхешлегең

30 сине шушы хәлгә төшерде, чөнки син чит халыклар белән уйнашлык иттең һәм аларның потлары белән үзеңне нәҗесләдең.

31 Син апаң юлыннан киттең, шуңа күрә кулыңа аның касәсен тоттырам».

32 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Син апаң эчкән зур, тирән касәдән эчәрсең, мәсхәрә булырсың, көлкегә калырсың, чөнки касәң тирән.

33 Исерерсең һәм кайгыга батарсың; һәлакәт вә бөлгенлек – апаң Самарея касәсе ул!

34 Син касәңне төбенә кадәр эчәрсең һәм чәлпәрәмә китереп ватарсың; кайгыдан күкрәгеңне төярсең. Моны Мин әйттем», – дип белдерә Хуҗа-Раббы.

35 Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Мине онытканга, Миннән ваз кичкәнгә күрә, азгынлыгың һәм фәхешлегең өчен тиешле җәзасын ал!»

36 Раббы миңа тагын болай диде: – И адәм углы! Оһола белән Оһолибаны хөкем итәсең килсә, аларга эшләгән әшәкелекләрен белдер.

37 Алар бит зина кылдылар, һәм куллары канга батты. Алар үзләренең потлары белән зина кылдылар, Минем өчен тудырган угылларын, потларга азык итәр өчен, ут аша үткәрделәр.

38 Алар миңа каршы бер үк көндә менә нәрсә эшләделәр: Минем изге йортымны нәҗесләделәр һәм шимбә көннәремне боздылар.

39 Балаларын потларга корбан иткән көндә алар, Минем изге йортыма кереп, аны нәҗесләделәр; менә нәрсә эшләделәр алар Минем өемдә!

40 Алар хәтта, үзләренең илчеләрен җибәреп, еракларда яшәгән кешеләрне чакыртып китерделәр, юынып, күзләренә сөрмә тартып, бизәнү әйберләрен тагып, аларны каршы алдылар,

41 өстәл янына куелган матур кәнәфигә утырып, табынга Минем хуш исле сумала-майларымны куйдылар.

42 Әйләнә-тирәдә кәеф-сафа коручыларның тавышлары яңгырап торды, чүлдән алар янына эчкечеләр белән бергә байтак кеше килеп, апалы-сеңелле икесенең дә кулларына беләзекләр, башларына матур таҗлар кидерделәр.

43 Шуннан Мин азгынлыктан арыган сеңелләрнең берсе турында: «Алар аның белән фахишә белән эш иткәндәй мөгамәлә кылсыннар!» – дидем.

44 Һәм алар аның белән уйнашлык иттеләр, фахишәләр белән йоклагандай, азгын Оһола һәм Оһолиба белән йокладылар.

45 Тәкъва ирләр аларга хөкем оештырыр; аларны зина кылучы һәм кан коючыларны хөкем иткән кебек хөкем итәрләр, чөнки алар зиначылар, һәм куллары да канлы.

46 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Котларын алып таласыннар өчен, аларга каршы халыкны җыеп китер.

47 Гавам аларны таш атып тукмар, кылыч белән тураклар, угыл вә кызларын үтерер, йортларын яндырыр.

48 Бу җирдә Мин азгынлыкка шушылай итеп чик куярмын, бар хатыннар моннан сабак алыр, сезнең кебек йөгәнсез гамәлләр кылмас.

49 Азгынлык өчен тиешле җәзасын алырсыз, потларыгыз белән кылган гөнаһларыгыз өчен дә җәзасыз калмассыз, һәм шунда Минем Хуҗа-Раббы икәнемне белерсез».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan