Яхәзкыл 22 - Изге ЯзмаИерусалим – гөнаһлар шәһәре 1 Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 2 – Ә син, адәм углы, аны хөкем итәчәксеңме?! Кан коючылар шәһәре Иерусалимне хөкем итәчәксеңме?! Аның бөтен әшәкелекләрен ачып сал үзләренә. 3 Син аңа, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «И-и канга баткан шәһәр, син үзеңнең җәза алыр көнеңне якынайтасың, төрле потлар ясап, үзеңне нәҗесләндерәсең! 4 Син, Иерусалим, кеше каны коеп, өстеңә гөнаһ алдың, потлар ясап, үзеңне нәҗесләндердең. Соңгы көнеңне якынайттың син, елларың тәмамланды синең. Шуның өчен Мин сине халыклар алдында көлкегә калдырам, бар җирдә синнән мыскыл итеп көләчәкләр. 5 Ыгы-зыгылы, аты чыккан шәһәр, янәшәдәгеләр дә, ерактагылар да синнән көләчәк. 6 Кара, синең Исраил хакимнәрең, көч кулланып, кеше канын койды. 7 Алар ата-аналарына кадер-хөрмәт күрсәтмәделәр, шәһәрдәге килмешәкләрне рәнҗеттеләр, тол хатыннарны вә ятимнәрне җәберләделәр. 8 Син Минем изге әйберләремне хөрмәт итмәдең һәм шимбә көннәремне боздың. 9 Яла ягучыларың кеше канын койды. Таулардагы сыннарга китерелгән корбан итен ашаучылар, азгынлык кылучылар, 10 үз аталарының хатыннары белән йоклаучылар, күрем күргән хатыннарын хәтта чистарыну көннәрендә дә хур итүчеләр булды. 11 Берсе, әшәкеләнеп, үз күршесенең хатыны белән йоклады; икенчесе, оятын җуеп, килене белән зина кылды; өченчесе үзенең кыз туганын, атасының кызын мәсхәрәләде. 12 Акча хакына кеше җанын кыйдылар, бурычка акча биреп, аны арттырып алдылар, янап, күршесенең хакына керделәр, ә Мине искә дә алмадылар, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. 13 Кара, Мин, йодрыгым белән бәреп, хаксыз керем алган һәм синдә коелган кан өчен сиңа җәза бирәчәкмен. 14 Мин сиңа каршы гамәл кылган көннәрдә син кыю булып кала алырсыңмы, һәм синең кулларың куәтле була алырмы икән?! Моны Мин, Раббы, әйттем һәм Үзем әйткәннәрне эшләячәкмен. 15 Мин сине халыклар арасына сибәрмен, төрле илләргә таратырмын, синдә булган нәҗеслекне юкка чыгарырмын. 16 Син башка халыклар алдында хур ителәчәксең, шул чагында Минем Раббы икәнемне белерсең». 17 Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште: 18 – И адәм углы! Исраил халкы Минем өчен – мәгъдәнне яндырганнан соң калган файдасыз көл. Һәркем мичтәге бакыр, аккургаш, тимер, кургаш утырмасы кебек, көмеш эреткәннән соң калган көл сыман булды. 19 Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Һәммәгез дә мәгъдәннән калган көл булганга күрә, Мин сезне Иерусалимгә җыям. 20 Көмеш, бакыр, тимер, кургаш вә аккургашны эретер өчен, бергә мичкә салып ут өрдергән кебек, Мин дә, ачуым вә ярсуымны дөрләтеп, сезне бергә җыям һәм эретәм. 21 Сезне бергә җыям да ачу утымны өрәм, сез шунда эреячәксез. 22 Мич эчендә көмеш эрегән сыман, сез дә аның эчендә эрерсез һәм Мин Раббының сезгә ачу яудырганын белерсез». 23 Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 24 – И адәм углы! Әйт Исраилгә: «Чистартылмаган җир, ачулы көнемдә яңгыр сугармаган җир син. 25 Синең хакимнәрең, үкерә-үкерә табышын ботарлаган арыслан сыман, кешеләрне ашыйлар, аларның мөлкәтен вә кыйммәтле әйберләрен талап алалар, тол хатыннарның санын арттыралар. 26 Руханиларың Минем канунымны боза һәм изге әйберләремне хур итә, гади әйбердән изге әйберне аермый, нәҗес белән чиста арасында нинди аерма барын өйрәтми, Минем шимбә көннәремне санламый; Мин алар арасында хур ителәм. 27 Синдәге башлыклар табышны ботарлаучы бүреләр кебек; хаксыз керем алыр өчен, кешеләрнең канын коялар, җаннарын һәлак итәләр. 28 Ә пәйгамбәрләрең шушыларның һәммәсен агартып сылыйлар: күренешләре – ялган, күрәзәлекләре буш аларның, Раббы әйтмәсә дә, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диләр. 29 Җирдәге халык исә бер-берсен изә һәм талый, ярлы мохтаҗны кыса, килмешәкләрне гаделсез рәвештә рәнҗетә. 30 Шушы җирне һәлак итмәс өчен, әлеге җир хакына алар арасыннан Мин дивар корырлык һәм Минем алга, дивар белән Минем арага басарлык кеше эзләдем, ләкин таба алмадым. 31 Шуңа күрә Үземнең ачуымны алар өстенә яудырам, ярсулы утым белән аларны юк итәм, кылган гамәлләре өчен җәзасын үзләренә кайтарам». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia