Яхәзкыл 20 - Изге ЯзмаФетнәчел Исраил халкы 1 Җиденче елның бишенче аенда, унынчы көндә Исраилнең берничә өлкәне, Раббыдан киңәш сорарга дип, минем каршыма килеп утырды. 2 Шунда миңа Раббы сүзе килеп иреште: 3 – И адәм углы! Исраил өлкәннәренә, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Сез Миңа киңәш сорарга килдегезме?! Ләкин Үземнең бар булуым белән ант итәм: Мин сезгә җавап бирмәячәкмен», – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 4 Син аларны хөкем итәчәксеңме?! Аларны хөкем итәчәксеңме, адәм углы?! Аталарының нинди әшәкелекләр кылганын белдер аларга, 5 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Исраилне сайлап алган көнне Мин, кулымны күтәреп, Ягъкуб токымына ант иттем һәм Мисыр җирендә Үземне аларга таныттым. Кулымны күтәреп аларга, Мин сезнең Раббы Аллагыз, дип әйттем. 6 Ул көнне аларга, Мин сезне Мисыр җиреннән Үзем тәгаенләп куйган, сөт вә бал агып торган иң гүзәл җиргә алып чыгармын, дип ант иттем. 7 Мин аларга, һәркем үзенең күз алдыннан кабахәт нәрсәләрне алып ташласын, үзен Мисыр потлары белән нәҗесләмәсен, Мин – сезнең Раббы Аллагыз, дидем. 8 Ләкин алар Миңа каршы баш күтәрделәр һәм Мине тыңламадылар; беркем дә үзенең күз алдыннан кабахәт нәрсәләрне алып ташламады һәм Мисыр потларына табынудан туктамады. Шунда Мин, ачуымны вә ярсуымны Мисыр җирендә алар өстенә түгәчәкмен, дидем. 9 Мин моны Үз исемем хакына, чит халыклар алдында исемем хурлыкка төшмәсен дип эшләдем. Чөнки Исраил халкын Мисырдан алып чыгар өчен, Мин аларга Үземне нәкъ шул халыклар алдында таныткан идем. 10 Шуның өчен Мин аларны, Мисыр җиреннән чыгарып, чүлгә китердем. 11 Аларга Үземнең кагыйдәләремне бирдем, Үземнең кануннарымны җиткердем; шуларны үтәгән кеше исән калыр, дидем. 12 Шулай ук безнең арада билге булсын дип һәм аларны изге итүемне күрсеннәр дип, шимбә көннәремне дә бирдем. 13 Ләкин Исраил халкы чүлдә Миңа каршы баш күтәрде; Минем кагыйдәләрем буенча гамәл кылмады һәм кануннарымны үтәмәде (гәрчә аларны үтәгән кеше исән калган булыр иде), Минем шимбә көннәремне дә тәмам бозды; шуннан Мин, ярсуымны аларга яудырачакмын һәм аларны чүлдә һәлак итәчәкмен, дидем. 14 Ләкин чит халыклар алдында Үз исемем хурлыкка төшмәсен дип, алай эшләмәдем, чөнки Мин аларны Мисырдан шул халыклар күз алдында чыгардым. 15 Һәм Мин чүлдә, кулымны күтәреп, аларга тәгаенләнгән, сөт вә бал агып торган иң гүзәл җиргә аларны кертмәскә ант иттем. 16 Чөнки алар Минем кануннарымны үтәмәделәр, кагыйдәләрем буенча гамәл кылмадылар, Минем шимбә көннәремне боздылар; аларның йөрәкләре үз потларына береккән иде. 17 Шуңа карамастан Мин аларны кызгандым, чүлдә һәлак итмәдем. 18 Чүлдә аларның угылларына болай дидем: „Аталарыгыз кагыйдәләре буенча яшәмәгез, аларның кануннарын үтәмәгез, потларына табынып, үзегезне нәҗесләмәгез. 19 Мин – сезнең Раббы Аллагыз: Минем кагыйдәләрем буенча гамәл кылыгыз, кануннарымны саклагыз һәм аларны үтәгез. 20 Сезнең белән Минем арада билге булсын өчен, шимбә көннәремне изге итегез, шуннан соң сез Минем Раббы Аллагыз булуымны белерсез“. 21 Ләкин аларның угыллары да Миңа каршы баш күтәрде: алар Минем кагыйдәләрем буенча гамәл кылмады һәм кануннарымны җиренә җиткереп үтәмәде (гәрчә аларны үтәгән кеше исән калган булыр иде), Минем шимбә көннәремне бозды. Шунда Мин, чүлдә алар өстенә ярсуымны түгәчәкмен, ачуымны алардан алачакмын, дидем. 22 Ләкин Мин кулымны читкә алдым, ят халыклар алдында Үз исемем хурлыкка төшмәсен өчен, моны эшләмәдем. Чөнки Мин аларны шул халыклар алдында Мисырдан чыгардым. 23 Шулай ук, чүлдә кулымны күтәреп, Мин аларны төрле халыклар арасына таратырга, төрле җиргә чәчәргә ант иттем. 24 Минем кануннарымны үтәмәгән һәм кагыйдәләремне кире каккан өчен, шимбә көннәремне бозган өчен, аталарының потларына күзләрен төбәп табынган өчен, шулай эшләдем Мин. 25 Аннары Мин аларга начар кагыйдәләрне, гомер итәргә комачаулый торган кануннарны үтәргә ирек бирдем. 26 Аларны куркытыр һәм аларга Раббы икәнемне танытыр өчен, Мин аларга беренче булып туган балаларын корбан итәргә, үзләрен нәҗесләндерергә юл куйдым». 27 Шуңа күрә, адәм углы, Исраил халкына җиткер, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Сезнең аталарыгыз, Миңа тугры булмыйча, менә тагын ничек хур иткәннәр: 28 аларны вәгъдә ителгән җиргә китергәч, берәр биек калкулык яки мул яфраклы агач күрүгә, алар шунда корбан чала, Минем ачуымны чыгара торган корбан бүләкләре китерә, хуш исле сумала-майлар көйрәтә, шәраб бүләкләре коя башладылар. 29 Мин алардан, сез йөри торган калку җир нинди урын ул, дип сорадым». (Әлеге урын бүгенгә кадәр «калку җир» дип атала.) 30 Шуңа күрә Исраил халкына, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Сез, аталарыгызга ияреп, үзегезне нәҗесләргә һәм алар табынган җирәнгеч потлар белән фәхешлек итәргә телисезме?! 31 Корбаннар китереп, угылларыгызны ут аша үткәреп, сез үзегезне бүгенге көнгә хәтле барлык потларыгыз белән нәҗесләндерәсез, шуннан соң Мин сезгә киңәш биримме, Исраил халкы?! Үземнең бар булуым белән ант итәм: Миңа сорау бирергә рөхсәт итмәм сезгә, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 32 Сез: „Чит халыклар кебек булачакбыз, башка кавемнәр кебек, агач белән ташка табыначакбыз“, – дисез, ләкин сезнең уегызга килгән нәрсә тормышка ашмаячак. 33 Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – сезнең өстән Мин, көчле кулымны җәеп, ярсу белән хакимлек итәчәкмен. 34 Көчле кулымны җәеп, ярсу белән Мин сезне халыклар арасыннан чыгарачакмын, Үзем тараткан җирләрдән җыеп алачакмын. 35 Сезне халыклар чүленә китереп, анда йөзгә-йөз килеп хөкем итәчәкмен. 36 Ата-бабаларыгызга Мисыр чүлендә хөкем оештырган кебек, сезне дә шулай хөкем итәчәкмен, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – 37 Сезне, хакимлек таягы аша уздырып, килешү тезгененә кертәчәкмен. 38 Фетнәчел һәм Миңа буйсынмаучы кешеләрне арагыздан чыгарып атачакмын. Килмешәк булып яшәгән җирләреннән Мин аларны чыгарачакмын, ләкин алар Исраил җиренә аяк басмаячак, шунда сез Минем Раббы икәнемне белерсез. 39 Ә сезгә, Исраил халкы, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Мине тыңлыйсыгыз килмәсә, һәркайсыгыз, үзенең потлары янына барып, аларга хезмәт итсен, ләкин Минем изге исемемне үзегезнең корбаннарыгыз вә потларыгыз белән бүтән хур итмәссез. 40 Чөнки Минем изге тавымда, Исраилнең биек тавында, бөтен Исраил халкы Миңа хезмәт итәчәк, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – Мин аларны анда кабул итәчәкмен һәм сезнең бүләкләрегезне, уңышыгызның иң яхшы өлешен, барлык изге бүләкләрегезне таләп итәчәкмен. 41 Чит халыклар арасыннан чыгаргач һәм таралган җирләрегездән җыеп алгач, сезне сумала-майларның хуш исе кебек кабул итәчәкмен. Мин бүтән халыклар алдында сезгә Үземнең изгелегемне күрсәтәчәкмен. 42 Сезне Исраил җиренә керткәч, Минем Раббы икәнемне белерсез. Ул җирне Мин, кулымны күтәреп, сезнең ата-бабаларыгызга бирергә ант иткән идем. 43 Шунда сез үзегезне нәҗесләндергән узган юлларыгызны вә кылган гамәлләрегезне исегезгә төшерерсез, кылган явызлыкларыгыздан үз-үзегезгә җирәнеп карарсыз. 44 Сезнең яман юлларыгыз һәм гөнаһлы гамәлләрегез өчен түгел, ә бәлки Үз исемем хакына сезнең белән мөгамәлә иткәндә, сез, Исраил халкы, Минем Раббы икәнемне белерсез“». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе. Җәза бирүче ут вә кылыч 45 Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 46 – И адәм углы! Көньякка таба карашыңны юнәлтеп, көньяк тарафка сүзеңне әйт, шул яктагы урманга пәйгамбәрлек ит. 47 Әлеге урманга әйт: «Раббы сүзен тыңла, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: „Менә, Мин сиңа ут төртәм, һәм ул һәртөрле яшел агачыңны, һәртөрле коры агачыңны яндырачак; дөрләгән ялкын сүнмәячәк, көньяктан алып төньякка кадәр булган бар нәрсәне көйдерәчәк. 48 Һәртөрле җан иясе шушы утны Мин, Раббы, яндырганны күрәчәк, һәм ул ут сүнмәячәк“». 49 Һәм мин әйттем: – Йа Хуҗа-Раббым! Кешеләр минем турыда: «Гыйбрәтле хикәя сөйләмиме икән ул?!» – диләр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia