Яхәзкыл 19 - Изге ЯзмаИсраил хакимнәре турындагы кайгы җыры 1 Исраил хакимнәре турында син кайгы җыры җырла 2 һәм әйт: «Арысланнар арасында нинди арыслан иде синең анаң! Яшь арысланнар арасында яшәп үстерде ул үзенең балаларын. 3 Үзенең бер баласын үстерде ул; һәм баласы яшь арыслан булып җиткәч, үзенә ризык табарга өйрәнде – кешеләрне ашады. 4 Халыклар аның хакында ишеттеләр, һәм арыслан алар казыган чокыр-тозакка төште, аны ыргаклар белән Мисыр җиренә илттеләр. 5 Бераз көткәннән соң, өметенең юкка чыгуын күреп, ана арыслан икенче баласын яшь арыслан итеп үстерде. 6 Яшь арыслан булып җитешкәч, башка арысланнар белән бергә эзләнеп йөри башлады ул, үзенә ризык табарга өйрәнде – кешеләрне ашады. 7 Аларның ныгытмаларын харап итте, шәһәрләрен бөлдерде; аның үкерүеннән җирләр һәм шунда яшәүчеләр калтырап торды. 8 Күрше өлкәләрдә яшәүче халыклар аңа каршы баш күтәрде һәм өстенә ятьмә ыргытты – ул аларның тозагына килеп капты. 9 Аны, ыргаклар белән эләктереп, читлеккә утырттылар һәм Бабил патшасына илттеләр; Исраил тауларында тавышы бүтән ишетелмәсен дип, аны биктә тоттылар. 10 Синең анаң су буена утыртылган йөзем агачы кебек иде: су мул булганга, җимешне ул күп бирде, ботаклары да байтак иде. 11 Нык ботаклары хөкемдар таягы булырдай иде, куе яфраклары арасыннан югарыга үрләде; үзенең биеклеге, ботакларының күплеге белән аерылып торды ул. 12 Аны, ярсуланып, тамыры белән йолкып алдылар, җиргә ыргыттылар; көнчыгыш җиле аны киптерде, җимешләре киселде аның; нык ботаклары корыды – аларны ут яндырды. 13 Ә хәзер аны чүлгә, коры вә сусыз җиргә күчереп утырттылар. 14 Һәм аның кәүсәсеннән чыккан ут җимешләрне яндырды, хөкемдар таягы булырдай нык ботаклар анда калмады». Кайгы җыры бу һәм кайгы җыры булып җырлансын да. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia