Яхәзкыл 14 - Изге ЯзмаПотка табынучыларга гаеп ташлау 1 Минем янга Исраил өлкәннәреннән берничә кеше килеп, каршыма утырды. 2 Шунда миңа Раббы сүзе килеп иреште: 3 – И адәм углы! Бу кешеләр йөрәкләрендә потларга урын бирде, абыну ташы итеп үз алдына гөнаһларын китереп куйды. Миңа сорау белән мөрәҗәгать итәр өчен рөхсәт бирә аламмы Мин аларга?! 4 Шуңа күрә сөйләш алар белән һәм, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Исраил халкыннан кем дә булса йөрәгендә потларга урын бирсә, абыну ташы итеп үз алдына гөнаһларын китереп куйса, әмма шуңа да карамастан пәйгамбәр янына килсә, күп санлы потлары өчен Мин, Раббы, аңа Үзем җавап бирермен. 5 Үзенең потлары аркасында Миңа чит-ят булып китүен Исраил халкы йөрәге белән аңласын өчен, шулай эшлим Мин моны». 6 Исраил халкына, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Хак юлга кайтыгыз, потларыгыздан баш тартыгыз, барлык әшәке нәрсәләрдән йөзегезне читкә борыгыз. 7 Әгәр Исраил халкыннан яки Исраил җирендә килмешәк булып яшәүче чит халыклардан берәрсе, Миннән аерылып, йөрәгендә потларга урын бирсә һәм абыну ташы итеп үз алдына гөнаһын китереп куйса, әмма шуңа да карамастан пәйгамбәр аша Миннән киңәш сорарга килсә, Мин, Раббы, аңа Үзем җавап бирермен. 8 Мин, каршы чыгып, аңа хурлык тамгасы салырмын һәм, бүтәннәргә гыйбрәт булсын өчен, аны халкымнан читләштерермен, шул чагында Минем Раббы булуымны белерсез. 9 Әгәр дә инде пәйгамбәр, вәсвәсәгә бирелеп, пәйгамбәрлек итсә, димәк, аны Мин, Раббы, вәсвәсәгә салганмын; һәм Мин, кулымны аңа таба сузып, аны Үз халкым Исраил арасыннан юк итәрмен. 10 Алар икесе дә – сораучы да, пәйгамбәр дә – бер дәрәҗәдә гаепле булып, тиешле җәзасын алачак. 11 Алга таба Исраил халкы Миннән йөз чөермәсен һәм, җинаять кылып, үзен нәҗесләмәсен, Минем халкым булып калсын, ә Мин аларның Алласы булсын өчен, шулай эшлим Мин моны». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе. Гөнаһлыларның һәлак булуы 12 Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 13 – И адәм углы! Әгәр нинди дә булса бер халык, Миңа тугрылыгын сакламыйча, Минем алда гөнаһ кылса, шул чакта Мин, аңа таба кулымны сузып, аны ризыктан мәхрүм итәрмен, аңа ачлык җибәрермен һәм кешеләрен вә терлекләрен һәлак итәрмен. 14 Хәтта ки анда шушы өч ир – Нух, Даниил вә Әюб яшәп торсалар да, тәкъвалыклары белән алар фәкать үз җаннарын гына коткарып калыр иде, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. 15 Әгәр Мин, шушы җирне бөлдерү өчен, анда кыргый җәнлекләр җибәреп, шушы җәнлекләр аркасында әлеге җир беркем йөрмәслек булып ташландык хәлгә килсә, 16 һәм бу өч ир шунда булса, Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – алар үзләренең угылларын да, кызларын да коткарып кала алмаслар, бары тик үзләре генә котылып калыр, ә җир чүлгә әйләнер иде. 17 Әгәр Мин шул җиргә таба кылыч юнәлтеп, кылычка: «Җир буйлап үт», – дисәм, һәм ул андагы кешеләрне вә терлекләрне һәлак итә башласа, 18 Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – әлеге өч ир үзләренең угылларын да, кызларын да коткарып кала алмас, фәкать үзләре генә котылып калыр иде. 19 Әгәр Мин, ул җирдәге кешеләрне вә терлекләрне юк итәр өчен, үләт чире һәм кан койдыргыч ярсуымны җибәрсәм, 20 Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – Нух та, Даниил да, Әюб тә угылларын да, кызларын да коткарып кала алмас, тәкъвалыклары белән үз җаннарын гына коткарыр иде. 21 Чөнки Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Әгәр дә Мин, Иерусалимнең кешеләрен вә мал-туарын юк итәр өчен, дүрт төрле коточкыч җәзам – кылыч, ачлык, ерткыч җанварлар вә үләт чирен шунда җибәрсәм, үтә куркыныч булачак. 22 Әмма аларның анда угыл-кызларыннан исән калучылар булыр; аларны шәһәрдән алып чыгарлар, һәм алар сезнең янга килерләр; шунда сез аларның үз-үзләрен ничек тотуын һәм кылган гамәлләрен күрерсез һәм Иерусалимгә Мин җибәргән бәлаләрнең асылына төшенеп юанырсыз. 23 Аларның үз-үзләрен тотышын вә кылган гамәлләрен күреп юанырсыз, чөнки Мин шәһәрдә эшләгәннәрнең юкка гына түгел икәнлеген белерсез». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia